SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“Әниләр бәйрәме”

“Әниләр бәйрәме”
Музыка яңгырый, балалар залга кереп басалар.

Каршылау биюе.

Балалар бер – бер артлы
Март башында көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир – табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.

Кар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, Кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме.

Күңелегездә сезнең кояш яна
Нурлы йөзегездә – яз яме,
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме.

Җыр “Хәерле көн”

Балалар бер-бер артлы:
Бакча бүген гөрләп тора
Шаулап тора, күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез?

Кояш көлә, мин елмаям
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме –
Шуңа күңелем шат минем

Әниләрне – әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чынкүңелдән һәммәгезне
Бәйрәмбеләнкотлыйбыз!

Җыр “Бәйрәм белән”
Җырдан соң балалар утыралар.

8 март – әни бәйрәме
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.
Ничек табарга, кайда чәчәк бар?
Кая карамакаплаганак кар.

Хушисленәфисгөлләр
Безнең бакчада үсәләр.
Ямьбиреп бииләр
Әниләрне котлыйлар.
Чәчәкләр белән бию.
Биюдән соң идәндә төрле төсле таҗлы чәчәк кала.

1 алып баручы: Дуслар, карагыз, монда матур чәчәк ята.
2 алып баручы: Кара әле,.......,аның таҗлары башка чәчәкләрнекеннән аерылып тора.
1 алып баручы:Ә-ә-ә.белдем. Бу гади чәчәк түгел. Ул тылсымлы, теләкләрне үти торган чәчәк.
2 алып баручы:Әйдә, алайса, теләкләребезне телик.
1 алып баручы:Әйдә!
2 алып баручы:Әй, дусларым, җәй булсын идехәзер. Чишмә янындагы аланда җырлап , биеп, уйнар идек. (Таҗны өзеп җибәрә,тылсымлы көй яңгырый) (1)

Әйләнәдә җырлап уйнала торган җыр.(Мәсәлән: “Чишмә”Җ.Фәйзи музыкасы, М.Җәлил сүзләре)

Бала: Бие әле, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сезне матур бии диләр
Биетеп карыйк әле.

Татар малайлары биюе.

1 алып баручы: Җитәр, җитәр уздырдың,
Бигрәк тузан туздырдың.
Аягыңны шакылдатып
Колагымны тондырдың.
Инде икенче теләкне үзем телим. Минем артист буласым килә. Әниемә иң матур җырларны җырлар идем. (Таҗны өзеп ташлый, тылсымлы көй яңгырый. Бер бала яки бер тйркем балалар җыр башкаралар) (2)

Җыр
2 алып баручы:Безнең үзебезнең артисларда бар бит. Менә кара әле, ничек шәп уйныйлар.
Балалар оркестры башакаруында музыкаль әсәр.

Тәрбияче: Сез бу тылсымлы чәчәк белән мавыгып киттегез бугай. Бүген бит бәрәм. Оныттыгыз мәллә?
1 алып баручы: Юк,юк. онытмадык. Хәзер әниләрне котлап алыйк.

Шигырьләр сөйләү.
Әбием!
Иртән торсам кояш чыгып
Нурларын сипкән иде.
Әбиемнең чәе кайнап
Коймагы пешкән иде.
Без әбинеяратабыз,
Ул да безнеярата.
Якты йөзе, йомшак сүзе –
Барысы безгә карата.

Әбибезгә “Тәмлеашлар
Һәммәсен пешерәм”, – ди
Балаларым, сез дигәндә
Барысына өлгерәм, – ди.
Әби шул кадәр сагынган
Башлардан сыйпап ала.
Яныннан узып киткәндә
Аркадан сөеп кала.
Әби турында җыр
Чәчәкне тотып бала чыга.
Бала:Эх, мин циркка барыр идем, анда клоуннар карар идем(Таҗны өзеп ташлый, тылсымлы көй яңгырый. Клоуннар килеп керә) (3)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.
Бом: Юк, Бим, әйдә синб еренче исәнләш.
Бим:Юк, Бом, син беренче исәнләш.
Бом:Юк, Бим, син исәнләш.
Бим:Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!
Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?
Бом:Хәзер, хәзер дөреслим.
Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?
Бергә:Хәзер, хәзер тагын бер кат. (бер – берсенә карашып)
– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!
Бом: Сез безне таныдыгызмы?
Бим: Мин – Бим булам!
Бом: Ә мин – Бом булам!
Я, әле, әйтепкарагызәле. (Балалардан әйттерәләр)
Бим:Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?
Балалар:Әниләр бәйрәменә.
Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?
Бим:Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрн дөрес әйтәләрме икән?
Бом:Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.
Бим:Матурым.
Бом:Кечкенәм.
Бим: Мин сине яратам.
Бом: Балам.
Бим: Һ.б.
Бом:Булдырдыгыз!
Бим: Ә хәзер әниләрне сынап карыйк. Алар сезне тавышларыгыздан танырлармы???

Уен: Баланы тавышыннан таны.

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.
Бом: Безнең белән тезел рәткә
Ясыйк бергә физзарядка!
Бим: Кулны куйдык үкчәгә,
Тезләргә һәм жилкәгә.
Ян-якка, билгә,өскә,
Көлми торабыз көчкә.
Ха-ха-ха, хи-хи-хи.
Бом: Без бердәм, без көчле,
Күрегез безнең көчне!
Тыпырдыйбыз, чәбәклибез,
Елмаябыз һәм көләбез.
Бим:Алабыз бер серләшеп,
Биибез бергәләшеп!

Күмәк шаян бию башкарыла. (Клоннар бию бетү белән чыгып китәләр)

1 алып баручы: Ә менә бу таҗны әниләргә бирик. Алар теләк теләсеннәр.

Әниләрнең теләкләре.

2 алып баручы: Карагыз әле, соңгы таҗ калды. Нәрсә генә телик икән дуслар.
Тәрбияче: Минемчә, бу ахыргы таҗ белән дөньяда тынычлык теләргә кирәк. Әниләребезгә безне үстереп тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтергә кирәк.

1 нче бала:Әни – гүя дала –
Колачыкиң, йөзе – кояшлы,
Әни җирдә бөтен игелекнең,
Изгелекнең тугры юлдашы.

2 нче бала: Кая барма, шунда әни йөзе,
Кая барма – әникүңелдә.
Әни ген әшулай безнең өчен –
Җанын биреп яши гомергә!

3 нче бала: Авырсак та янда тора ул,
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый,
Ул безне яклый-яклый.

4 нче бала:Әнием, бәгърем, күзнурым,
Кояшым, аем һәм йолдызым!

Әниләр белән вальс
(Әни кирәк)