SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Наиля Нургазизовна Синкевич

“Әниләр бәйрәме”

“Әниләр бәйрәме”
Музыка яңгырый, балалар залга кереп басалар.

Каршылау биюе.

Балалар бер – бер артлы
Март башында көннәр матур тора,
Мулрак түгә кояш яктысын.
Җир – табигать шулай котлый сыман
Кешелекнең олы яртысын.

Кар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, Кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме.

Күңелегездә сезнең кояш яна
Нурлы йөзегездә – яз яме,
Җирдә яшәү җырга әверелсен,
Котлы булсын дөнья бәйрәме.

Җыр “Хәерле көн”

Балалар бер-бер артлы:
Бакча бүген гөрләп тора
Шаулап тора, күрегез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез?

Кояш көлә, мин елмаям
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме –
Шуңа күңелем шат минем

Әниләрне – әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чынкүңелдән һәммәгезне
Бәйрәмбеләнкотлыйбыз!

Җыр “Бәйрәм белән”
Җырдан соң балалар утыралар.

8 март – әни бәйрәме
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.
Ничек табарга, кайда чәчәк бар?
Кая карамакаплаганак кар.

Хушисленәфисгөлләр
Безнең бакчада үсәләр.
Ямьбиреп бииләр
Әниләрне котлыйлар.
Чәчәкләр белән бию.
Биюдән соң идәндә төрле төсле таҗлы чәчәк кала.

1 алып баручы: Дуслар, карагыз, монда матур чәчәк ята.