SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

 эш тәҗрибәм (1)

Минем эш тәҗрибәм
Кыяларга сукмак салу читенрәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк.
Һәр кечкенә сабыйның күңелендә зур хыяллары була. Әлеге хыяллар максатка юл яра, әкренләп теләгән теләкләр чынга аша башлый...
Минем дә зур хыялым бар иде: укытучы булу! Икенче хыялым - укучыларымны милли җанлы, тәрбияле, әхлаклы, үз телен, халкын хөрмәт итүче, үз илен яратучы шәхесләр итеп тәрбияләү, халкымның күңел бизәкләрен дөньяга таныту, милләтемә хезмәт итү.
Беренче максатым тормышка ашты: мин, Нәҗипова Эльвина Рифат кызы, Мөслим районының Бүләр авылында 11 еллык урта белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар теле һәм инглиз телеукытучысы һөнәрен үзләштердем.
Эш тәҗрибәм студент елларыннан ук башланды: Татмедиада “Ялкын” журналы редакиясендә бүлек редакторы булып эшләдем. Икенче курстан бүгенге көнгә кадәр “Тәртип” радиосында “Калеб” тапшыруының редакторы һәм алып баручысы. Радиотапшырулар татар халкының телен, мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешендә уза, халкым, яшь буын төрле шәхесләр белән уздырылган әңгәмәләрне тыңлый , кызыклы мәгълүматлар белән танышып бара ала. КФУ да уку дәверендә, югары уку йортында уздырылган төрле бәйгеләрдә, чараларда актив катнашып килдем. Шуларның нәтиҗәсе буларак, “КФУ ның иң яхшы старостасы”, “КФУ ның иң яхшы чыгарылыш студенты” исемнәренә лаек булдым, “Ягымлы яз” конкурсында, “Милли хәзинә” халык иҗаты фестивалендә “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яуладым. 2016 нчы елны, Татарстанның данын яклап, халыкара “Татар кызы 2016” бәйгесендә катнашып җиңүгә ирештем. Республикамны халыкара дәрәҗәгә чыгару минем өчен зур бәхет һәм сөенеч иде. Педагогик осталыгымны сынап карау максатыннан, “Ана теле” Рәсәйкүләм бәйгесендә катнашып, Гран-прига ия булдым, “Безнең яңа укытучыбыз” гранты оттым, студент вакытта 27 нче гимназиядә педагогик практика узып, үземне чын укытучы дәрәҗәсенә җиткердем.
Менә шулай тәҗрибә һәм осталык туплый-туплый, ниһаять, 27 нче татар телендә белем бирүче гимназиядә педагогик эшчәнлегемне башлап җибәрдем. Миңа зур бурыч йөкләнде: Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов каршында барлык яшь укытучылар исеменнән ант бирдем, бер ел узгач, яшь педагог буларак чыгыш ясадым.
Җәмәгать эшләре дә читтә калмый, төрле оештыру эшләрендә катнашам: татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чараларда, Бөтенрәсәй “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсын, “Иделем акчарлагы” бәйгесен оештыруда, татар теле һәм әдәбиятыннан дистанцион уздырыла торган “Беренчелек” халыкара олимпиадасын, “Эзләнүләр аша камиллеккә” дип аталган Габдулла Каюмов исемендәге Республикакүләм укучыларның фәнни-эзләнү укуларын оештыруда активлык күрсәттем, төрле бәйге, бәйрәмнәрне алып баручы ролендә булдым.
Һәр кешенең үз кумиры була.Ул минем фәнни җитәкчем – Харисов Фираз Фахразович, профессор, КФУ ның педагогика фәннәре докторы, зур тәҗрибәгә ия педагог. Студент елларыннан ук фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашам. Татар әдипләреннән Туфан Миңнуллинны үз итәм, фәнни эшләремдә аның драматургиясен тикшердем, бүгенге көндә туган телне өйрәткәндә, мәгълүмати аралашу чараларын тикшерәм. Фираз Фахразович җитәкчелегендә, мин әлеге тема буенча диссертаця эше алып барам. Мәктәптәге методик темам да шуннан чыгып сайланды: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда мәгълүмати аралашу чараларын нәтиҗәле куллану, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен һәм милли үзаңын үстерү”. Интернет челтәрендәге ресурслардан куллану дәресләрне тагын да нәтиҗәле, кызыклы итә. Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан, үз сайтымны булдырдым, анда урнаштырылган материаллар кемгә дә булса ярдәм итәр дигән өметтә калам. Дәресләремдә халык педагогикасын отышлы файдаланам. Тәнәфестә, җәйге лагерь вакытларында татар халык уеннарын уйнатам, чөнки бүгенге көндә балалар гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне онытып баралар. Минем укучыларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп күрәсем килә. Шулай ук баларның психологиясен өйрәнү минем өчен кызыклы. Гимназиядә эшләү дәверендә бер кызыклы уй туды: әхлакый тәрби бирүче, туган телгә мәхәббәт уятучы әкият геройлары белән бәйле татар телендә тапшыру әзерләү. Әлеге проектның максаты татар уеннарын таныту, милли җәүһәрләрне барлау, укучыларны татар телендә иркен аралашырга өйрәтү. Бер тапшыруны ТНВ каналына да тәкъдим иттек. Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның проблемалы-үстерешле укыту ысулларын кулланып белем һәм тәрбия бирү дәресне җанлы, файдалы, үтемле итеп уздырырга мөмкинчелек бирә. Әлеге ысул укучыларда яңа материаллар өйрәнүгә пассив мөнәсәбәтне үзгәртүгә һәм укучыларда мөстәкыйльлек һәм активлык уятуга юнәлдерелгән. Төрле проблемаларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра. Шулай ук дәресләрдә урынлы кулланылган рольле уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында, фән нигезләрен үзләштерү белән бергә, укучы үз фикерләрен формалаштыра белү күнекмәләре дә ала.
Укуыларның театр, нәфис сүз сәнгатенә битараф булмаганнарын күреп, аларга бу юнәлештә үсәргә булышам. Мәсәлән, һәр елны республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесендә нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясыйлар, Идел буе “Милли хәзинә” фестивалендә театр юнәлешендә әзерләнгән укучыларыбыз 3 нче урынга лаек булды, шәһәркүләм “Татар егете – 2017” бәйгесендә 9 нчы сыйныф укучысы Төхвәтуллин Салават “ Иң уңган егет” номинациясендә җиңде.
Гимназиябез муниципаль дәрәҗәдәге “Яңарыш” Мега - проекты өстендә эшли. Мин әлеге инновацияле проект өстендә эшләүче иҗат төркеменең бер әгъзасы булып торам. Мәгариф өлкәсендә әлеге эшчәнлекнең юнәлеше булып шәхеснең әхлакый үсеше һәм тәрбиясе тора.
Әхлак тәрбисе ул - үсеп килүче яшь буынның югары әхлакый кыммәтләрне үзләштерүе һәм тәҗрибәдә, ягъни тормышта куллануы. белем бирү системасында бу - гармонияле шәхес формалаштыру юнәлешендәге максатчан процесс. Әхлакый кыйммәтләр төшенчәсе дигәндә, без гаиләдә, җәмгыятьтә кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен, яхшылык-явызлык, ялган-дөреслек критерийларына нигезләнгән принцип һәм нормаларны истә тотабыз."Яңарыш" проектының төп идесе - Һади Такташның иҗат мирасы , татар һәм рус мәдәниятенең гореф-гадәтләре аша балаларга әхлакый тәрбия идеяләрен җиткерү. Укытучы һәм укучы үзара эшчәнлек алып баралар, бер-берсе белән аралашалар. Укучылар белән сыныфтан тыш эш уздыру, алар белән формаль булмаган аралашу, иң мөһиме – музей булдырудагы уртак эшчәнлек бер-береңә хөрмәт , башка милләттән , мәдәнияттән булган кешеләргә карта кайгыртучанлык, игътибарлылык тәрбияли. Татар милләтеннән булган бала кече яшьтән үзенең милләте, күп газаплар кичерүгә карамастан, үсеш - үзгәрешкә омтылып, үз юлын булдырган, бөек тарихы булган халкы белән горурланырга тиеш. Укчыларда ышаныч тудыру кирәк, алар татар халкы тарихының тере хәзинә , акыл һәм көч чыганагы икәнен аңларга тиешләр.
Әлеге проектны тормышка ашыру гимназия эшчәнлегенең сыйфатын һәм эффектлылыгын үстерәчәк, татарстан мәктәпләренә дә кертелсә, республика мәгариф системасының эффектлылыгын үстерәчәк. Проектны тормышка ашыру барышында укучылар түбәндәгеләргә ия булачак:
- социаль мәсьәләләрне чишү тәҗрибәсе;
- программаны тормышка ашыру барышында социаль роль үтәүдә үз-үзеңдә ышаныч булдыру;
- социаль мөһим эшчәнлектә тәҗрибә туплау;
- лидерлык сыйфатлары булдыру;
- төрле яшьтәге укучылар төркемендә үзеңне актив тоту, аралаша белү;
- уку йортындагы мөһим мәсьәләләрне чишкәндә, үз проектыңны булдыру тәҗрибәсе.
Шушы проект кысаларында гимназиядә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр катнашында түгәрәк өстәлләр уза. Укучылар түгәрәк өстәл вакытында үзләрен борчыган мәсьәләләрне яктырта һәм аларга сораулар таба алалар. Шулай ук тәнәфес вакытларында “Әдәби мәйданчык” уздырыла. Укучылар, бик теләп, шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, бию осталыкларын күрсәтәләр.
Гимназия КФУ һәм белем күтәрү институтының стаж күтәрү мәйданчыгы булып тора, елга берничә тапкыр республика, Бөтенрәсәй күләмендә семинарлар уздырыла. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, бик теләп, үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, хезмәттәшләребезнең уңай фикерләрен ишетү безгә тагын да канатланып эшләргә көч бирә.
Гимназия базасында регионара олимпиада, “Ел укытучысы”, “Мастер-класс” бәйгеләре уза. Әлеге чараларны оештыруда үзебездән зур ярдәм күрсәтәбез. Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан чараларның югары дәрәҗәдә узуы билгеләп үтелә.
Без киң җәмәгатьчелек белән тыгыз элемтәдә торабыз: “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте, “Бөтендөнья татар конгрессы”, “Язучылар берлеге”, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы белән төрле өлкәдә хезмәттәшлек алып барыла.
КФУ тарафыннан чыгарыла торган җыентыкларда эш тәҗрибәм яктыртылган, төрле мәсьәләләргә кагылышлы күпсанлы мәкаләләрем басыла. Шулай ук төрле дәрәҗәге конференцияләрдә, киңәшмәләрдә чыгыш ясыйм.
Минем әле тагын бер хыялым бар: һәрвакыт үз укучыларым белән горурлану! Мин аларга бәхетле булулары өчен Ватанны яратуларын, бирелеп эшләр өчен яраткан эш, һәрвакыт ярдәмгә килүче дуслары, бу дөньяны мәгънәле итәр өчен мәхәббәтләре булуын теләр идем!