SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ЭССЕ "Каршылыклар аша йолдызларга таба"

jpg

ЭССЕ
“Каршылыклар аша йолдызларга таба”

Якутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән.
Габделҗәббар Кандалый

Кандалыйның бу шигъри юлларында тирән мәгънә ята, алар безне вакытның кадерен белергә чакыра. Дөрес, кеше үз гомеренең кадерен белергә, исәнлеген сакларга, һәр көнгә сөенеп яшәргә тиеш. Вакыт - ул бер карасаң бик күп кебек, ә икенче яктан ул беркайчан да җитми. Кеше гомер буе каядыр ашыга, чаба, эзли, таба... Әмма шул чабуы, ашыгуы, эзләнүләре белән ул зур уңышка ирешә, үз якутын таба.
Һәр эшнең нәтиҗәсенә ирешү өчен, үз максатларыңа тугры калып, алга барганда төрле кыенлыкларга очрыйсың. Билгеле, бер эш тә җиңел генә бармый. Әмма үз-үзеңә ныклап ышану барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә.
2016 нчы ел... Август аеның иң кызу, җылы, матур һәм минем өчен иң мөһим, шатлыклы көннәре. Мин, 25 нче августтан 5 нче сентябрьгә кадәр аралыкта, Чиләбе шәһәрендә үтүче Халыкара “Татар кызы – 2016” бәйгесендә Татарстаныбызны тәкъдим итәм. Үземә ныклап ышану, ә иң мөһиме - күңелемдә татар рухы ташып торуын сизәм! Ничәмә-ничә меңлек тамашачыны сыйдыра алган “Трактор” боз сараенда Татарстаныбызның йөзе булып чыгыш ясау – минем өчен зур горурлык һәм бәхет булды! Аннан да бигрәк, мин быел, ниһаять, югары уку йортын тәмамлап, Укытучы булып беренче адымнарымны ясаячакмын! Әлеге бәйгедән кайтуга, үземнең булачак укучыларыма нинди горурлык хисләре белән әлеге бәйгедә “Иң камил” һәм “Татар телен иң яхшы белүче” исемнәренә лаек булганымны сөйләячәгемне дә күзалладым.
Зур шаукым һәм уңышлар белән бәйге тәмамланды. Мин Казаныма кайттым. Шатлык тулы сөенечләр эчендә зур сызлану, авырту бар иде. Бәйге дәвамында көчле авыртуларга дучар булган аягымның сынган булуын, мин 5 нче сентябрьдә, Казанга кайткач кына белдем. 10 көн дәвамында авыртуларга түзеп, артык игътибарга алмыйча, “иртәдән кичкә кадәр булган репетицияләрнең тәэсире генәдер бу, үтәр” диюемнең нәтиҗәсе бер дә сөендермәде. Аяк бармакларымның сынуыннан бигрәк, мин быел беренче тапкыр Укытучы булып мәктәпкә бара алмаячагымны аңлап өзгәләндем. Табибның сүзләренә ышанасы килмичә, “Мин барыбер мәктәпкә барам, мин әлеге эшемне 5 ел уку дәверендә көтеп алдым” дип, икенче көнне эшкә киттем. Салына торган гипс куйдырдым, шулай берничә көн эшкә барып карадым. Әйе, карадым гына шул...
Аягым тагын да көчле авыртып, мин урын өстенә калдым... Шулай бер ай узды...Шул вакыт аралыгында минем тирәмдә әллә нинди уйлар йөрде. Берара әллә мәктәп эшеннән баш тартыргамы дип тә уйладым. Чөнки үземнең авыруым белән тирә-юньдәгеләрне уңайсыз хәлгә куям кебек тоелды. “Вакытында эшли башламагач, аннан ничек әлеге эш белән дуслашырмын да, укучылар ничек мине кабул итәрләр инде?” - дип, үз-үземне бимазалап яттым. Әмма мин түзмәдем, таягымны иптәшкә алып, эшкә чыктым. Гел юк укытучыны белгәнче, ичмаса, таяклы килеш белерләр дип, үз эшемә тотындым. Әлбәттә, башлап җибәрү җиңелләрдән түгел иде. Гипслы аяк булгач, матур күлмәкләрне дә киеп булмый. Гел кара чалбардан йөрергә туры килә. Өстәвенә сиңа бөтен укучы да сорау тулы күзләр белән бага. Аларның берсе дә бит сине кайчандыр бары тик күлмәк-итәктән, матур милли калфаклардан йөргәнеңне белми. Алар өчен син яңалык.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Бу һөнәрне сайлау – тынгысызлык, эзләнү юлына басу, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырышлык, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз. Боларның һәммәсен аңлап, мин үз җилкәмә төшкән авырлыкларны, авыртуларымны җиңә бардым. Озакламый, иптәшемә әйләнгән таягымны да өйдә калдырып, матур түфлиләремне, күлмәкләремне дә кия ала башладым. Әкрен генә сикәлтәле юллар аша, мин үз якутымны табуга барганымны тойдым.
2017 нче елның август аенда, мин Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов һәм барлык яшь булачак укытучылар каршында, аягымда нык басып, сүз тоттым!
“Нәкъ бер ел элек, мин дә әлеге сәхнәдә укытучы антын биргән идем. Бүгенге көндә үз һөнәремә тугрылыклы калган укытучы буларак басып торам. Әлбәттә, бер ел белем биреп кенә ниндидер нәтиҗәләргә килеп буладыр дип уйламыйм, әмма мин шуны тәгаен аңладым: Дустым, әгәр син укытучы һөнәрен сайлагансың икән, аны, иң беренче чиратта, ярат, хөрмәт ит, үз исемеңне акла! Без, мөгаллимнәр, балалар өчен укытучы гына түгел, икенче әти-әни дә, һәр баланың күңелендә белем учагын кабызучы да.
Хөрмәтле яшьләр, мәктәпкә барырга курыкмагыз! “Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый” диләр бит. Билгеле, бер эш тә җиңел генә бармый. Күп кенә кыенлыкларга да очрыйсың. Әмма үз-үзеңә ныклап ышану барлык кыенлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Шуны онытмыйк: укытучы ул - гуманлы һәм хөрмәтле профессия!
Безгә бүгенге заманлашып килгән дөньяда үз һөнәребезнең чын остасы булу мөһим! Шуның өчен без берничә телдә иркен сөйләшә алабыз, яңалыклар белән танышып барабыз, яңа укыту ысул-алымнарын кулланабыз.
Хөрмәтле яшь укытучылар, Сезгә теләгем шул: җәмгыятебезгә кирәкле, үрнәк гражданнар үстерү өчен, укучыларда үз телләренә, туган җирләренә, әти-әни, дус-туганнарына булган мәхәббәтне тагын да үстерик! Кешелеклелек сыйфатларын арттырыйк! Без, укытучылар, ил күген тагын да якты йолдызлар белән баетыйк!
Үземнең әлеге йолдызларны кабыза алуымны тоеп, горурлык хисләре уяна. 2 сыйныфтан укыта башлаган укучылар арасында сүз сәнгатенә гашыйк балаларны күреп, “Дулкыннар” Республикакүләм бәйгесендә катнаштырган идем. Укучыларда туган телләренә, сүз сәнгатенә булган мәхәббәтләре тагын да артуы сизелде. Шул мәхәббәт укучыларымның берсен Искәндәр Хәйруллинның театр мәктәбенә алып килде! Әлеге укучымның бәхетле, очкын тулы күзләрен күрү минем өчен аңлатып бетергесез шатлык булды! Өстәвенә, шәһәркүләм “Татар егете – 2017” бәйгесенә әзерләгән егетебез “Иң уңган егет” исеменә лаек булды. 9 ел буена үзен биюдә, җырда, сүз сәнгатендә сынап карамаган, бары тик спорт белән генә шөгыльләнгән егетебезне, барлык авыр турлар аша үтеп, финалга алып бара алуыбызга аерым сөендем. Укучының күңелендә үз-үзенә ныклап ышануы, киләчәккә якты уй-максатлары артуы – без, укытучылар өчен зур нәтиҗә! Укытучыны ниндидер фәнне укыту белән генә күзаллау дөрес булмас. Ул тормышта үз урыныңны, үз кыйблаңны табарга булышучы да.
Минем бүген күңелемне горурлык хисләре били, сөенәм, шатланам! Без тәрбияләгән, белем биргән укучыларыбыз, ничә еллар узса да, күңелләрендә үз телләренә, милләтенә тугры калачаклары бүгенге гамәлләреннән билгеле. Киләчәктә аларның, үз балаларын җитәкләп, безнең татар гимназияләренә алып килүләрен күрербез дигән ныклы ышанычта калам мин! Нинди генә авырлыкларга дучар ителсәк тә, онытмыйк, вакыт - дәва! Үз-үзеңә ышанып, алга атлаганда гына, күктәге иң ерак йолдызга да ия булырга мөмкин! Якутлар табыла вакыт белән!