SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Минем эш тәҗрибәм

IMG_0712

“Тел өйрәнүдә сөйләм формулалары һәм сөйләм модельләре ”
Мәгарифебез системасын яңарту процессы югары тизлектә һәм нәтиҗәле бара. Мәгарифтә үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурычлар куя. Беренчедән, ана телебезне саклап калу булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, башка милләт балаларында да татар телен өйрәнергә теләк, ихтирам хисләре уяту. Болар укытучыдан зур һөнәри осталык, сабырлык һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә. Әлеге эшләрне мавыктыргыч һәм файдалы итү төп проблемаларның берсе булып тора.
Мин, Әбсәләмова Илмира Хәмит кызы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү оешмасының татар теле һәм татар әдәбиятыннан төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәр.
Безнең мәктәптә Россия Федерациясе халыкларының телен, мәдәниятын өйрәнергә килгән чит ил укучылары белән эшчәнлек АFS Интеркультура дөньякүләм волонтерлар программасы гамәлгә куела. Мин дә әлеге программаны гамәлгә куюда актив катнашам. Бер ел эчендә алар диалогик сөйләмнең реактивлык дәрәҗәсенә ( куелган сорауны аңлый һәм урынлы, үзвакытлы реплика белдерә) ирешәләр. Быел бездә Индонезиядән килгән Раян татар телен дә кызыксынып өйрәнә һәм халыкара олимпиадага катнашырга әзерләнә.
Безнең мәктәп россиякүләм инновацион проектларда актив катнаша, стажировка мәйданчыгы булып тора. Мәйданчык эшчәнлегендә мин дә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек үрнәкләре тәкъдим иттем. Якутия һәм Башкортстан педогогик хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклаштык.
Укытучы буларак һәрвакыт яңалыкка омтылам. Алгарыш проекты җиңүчесе буларак 3 ел дәвамында Мәскәүдәге “Югары экономика мәктәбен” дә икенче югары белем алдым. 4 ел дәвамында 21 нче гасыр мәгарифен үзгәртеп кору проектының остаз-укытучысы исемен лаеклы йөртәмен.
Өстенлекле милли проект җиңүчесе, Фән һәм мәгариф министырлыгы тарафыннан укытучылар өчен тәкъдим ителүче грантларда да актив катнашам. Һөнәри осталык бәйгеләрендә дә нәтиҗәле эш алып барам. Иң нәтиҗәле бәйге минем өчен Россия күләмендә Саранск шәһәрендә үткәрелгән “Туган телләр” мастер класс бәйге булды. Мин анда 3 нче урынга лаек булу бәхетенә ирештем!
Укытучылар өчен тәкъдим ителгән проектларда катнашырга тырышам. Бик күп фәнни җыентыкларда татар теленең төрле өлкәләренә караган фәнни хезмәтләрем һәм мәкаләләрем басылды. Хәсән Туфан иҗатына багышланган авторлык электив курс программам дөнья күрде. Шәһәр мәгариф идарәсе ярдәме белән чыгарылган җыентыкта 5нче сыйныфлар өчен ФДББС буеча дәрес эшкәртмәсе һәм технологик карта басылып чыкты, 6 нчы сыйныфлар өчен эш программасы дөнья күрде.
Әмма иң абруйлы казанышым –укучыларым уңышы.
Мәсәлән, Укучыларымның мәктәп, район, республикакүләм казанышлары , хәтта халыкара конференцияләрдә ирешкән уңышлары мактанырлык: ел саен үткәрелә торган “Лингвокультурология» халыкара конференциясендә, “Каюм Насыйри” исемендәге төбәкара конференциядә; Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Н.И.Лобачевский, Ибраһим Хәлфин, Туфан Миннуллин исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә укучыларым призлы урыннар яулыйлар, ягъни алып барылган тикшеренү проектлары укучыларыма татар телен һәм әдәбиятын мавыгып өйрәнү аша матур кичерешләр муллыгын да бирә, бу исә татар теленә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртә – минем укучыларым арасында татар телен сайламаган укучы юк!
Шулай ук иҗади проектларга да укучыларым теләп алына һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Балаларым төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясыйлар, шулар нигезендә текстлар төзиләр, китапчыклар чыгаралар, даими газет булдыралар. Безнең мәктәптә даими рәвештә татарча “Нур” исемле газета чыгарыла. Ул аена бер тапкыр дөнья күрә. Бу газетада минем укучыларым татар телендә үзенең шигырьләрен, мәкаләләрен бастыралар. ”Ялкын” журналында һәм “Сабантуй” газетасында укучыларымның хезмәтләре бастырыла.
Мини-проектларны да укучыларым яратып башкара: котлаулар язу, үз режимыңны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини-эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү.
Минем сыйныфымдагы һәр укучының шәхси порфолиосы тупланган.

Мисал өчен, үзенчәлекле һәм күпкырлы, бик сәләтле, чын мәгънәсендә, иҗади укучым – Свердруп Элиас Антоний турында әйтеп үтәсем килә. Ул татар теле белән кечкенәдән бик кызыксына. Рәсемнәр ясый, татарча җырлый. Өч телдә басылып чыккан китабы да бар! “Сабантуй” газетасында, “Безнең йорт - Татарстан” журналында аның әкиятләре, хикәяләре басылып чыкты. Үзенең әкиятләренә татар телендә мультфильмнар иҗат итә. Шундый эшләренең икесе - ”Тылсымлы карбыз” һәм “ Күбәләкләр” дип аталган әлеге мультфильмнары Россиякүләм кино сәнгате бәйгесендә диплом белән бәяләнде. Халыкара олимпиадада 2 нче урынны яулады. Мәскәү шәһәрендә укучылар өчен үткәрелгән Россиякүләм “Туган телләр” мастер-класс бәйгесендә 3 нче урынга лаек булды! Аның турында бик күп сөйләп була. Хәзерге вакытта без, бик зур проект өстендә эшлибез. Бу проект “Китап бестселлер” дип атала.
Сыйныфның үзенең аерым бер порфолиосы да бар. Ул портфолио елдан ел тулылына. Аны сез минем сайтымда карый аласыз. Сыйныфымның проект эшләре шулай ук елдан ел тупланып бара.
Әйе, чыннанда Татар телен югары дәрәҗәдә, мавыктыргыч методлар кулланып укыту укучыларны иҗади һәм интеллектуаль яктан да үстерергә ярдәм итә.
Шушындый югары нәтиҗәләрнең чишмә башы нәрсәдә соң? Методик темамның максаты:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңышка китергән педагогик табышым - сөйләм формуласын һәм сөйләм модельләрен куллану буенча тәҗрибә уртаклашу.
Эш тәҗрибәм шуны күрсәтә: татар телендә яхшы аралашу өчен, татарның сөйләм телен өйрәнергә теләгән кешегә 700 сүз кирәк. Телгә өйрәткәндә, балага тел гыйлемендә булган барлык төшенчәләрне үзләштерү кирәкми. Баланы ана телендә яки чит телдә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү процессы башкача, ягъни сөйләм формулаларына һәм сөйләм модельләренә нигезләнеп оештырылганда гына, көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп була.
Сөйләм формуласы һәм сөйләм моделельләре дигән төшенчәләр инглиз һәм немец теленә өйрәтү методикасы белән шөгыльлләнүче белгечләр Б.Корндор, Аракин, Миролюбов тарафыннан бик күптәннән кертелгән.
Академик М.З.Зәкиев фикеренчә, һәр телнең үзенә генә хас җөмлә модельләре була. Җөмлә модельләрен җөмлә калыплары дип тә атыйлар. Татар телендә җыйнак җөмләнең 50 ирекле (синтаксис) моделе бар. Болардан 32се – ике составлы, 18е бер составлы модельләр дип яза М.З.Зәкиев.
Төшенчәләрнең асылын ассызыклыйк:
Сөйләм формуласы һәм сөйләм моделе ул – конкрет бер темага сөйләшүне коммуникатив һәм композицион бөтен (микротекст, макротекст), итүче көндәлек тормышта иң еш кулланыла торган сүзләр, җыйнак җөмлә модельләре; сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче мәгънәви чаралар, кисәкчәләр һәм ымлыклар, модаль сүзләр тупланмасы. Сөйләмдә ия, хәбәр, аергыч, гади җөмлә, кушма җөмлә һ.б. фәнни төшенчәләр кулланылмый. Сөйләмдә төп фигура – сөйләүче. Бала, сорау сүзгә карап, сөйләмгә үзе теләгән башка сүзләрне дә өсти ала.
Мин сөйләм формуласын геометрик фигуралар белән, ә сөйләм модельләрен схемалар Һәм таблицалар формасында тәкъдим итәм.
Сөйләм формуласы һәм сөйләм моделе һәрвакыт өч этапта формалаштырыла.
Беренче этап:
• укытучы текстны укый
• текст эчтәлеген ачарга ярдәм итәрдәй сораулар формалаштыра Мисал өчен:
Кем? Кайчан? нәрсәләр? нишли?
• балалар тексттан, сорауларга җавап бирүче сүзләрне эзләп таба һәм таблицада урнаштыра. Мәсәлән:
Кем? Кайчан? нәрсәләр? нишли?
Марат бүген китаплар укый

Икенче этап: төрле сөйләм формулаларын һәм сөйләм модельләреннән -мы / -ме, -мыни / -мени сорау кушымчалары ярдәмендә, сорау һәм җавап (хикәя), тойгылы җөмләләр төзеп оештырыла. Сөйләм формулалары һәм сөйләм модельләре теманың эчтәлеген ачарлык лексик һәм грамматик материал белән тулыландыруны, проблемалы сорау куюны һәм җавап табуны максат итеп куя. Укучылар, парлашып,тема буенча диалог төзи һәм репликалар укый.
Кем? Кайчан? Нәрсәләр? Нишли? (-мы,-ме)
Марат бүген китаплар укыймы?

Өченче этап исә хикәя һәм сорау тезмә һәм иярченле җөмлә калыбын сөйләмгә кертү белән аерылып тора.
Кем? Кайчан? Нәрсәләр? Нишли? чөнки... Кайчан? Нәрсә? Нишли?
Марат бүген китаплар укый чөнки иртәгә имтихан була
Әни җәен җиләкләр җыя чөнки кышын чәй эчә
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: укучыларга телне сөйләм формулларына һәм модельләренә нигезләнеп өйрәтү, татар телен тизрәк, җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Аларның сүз байлыгын, логик фикер йөртү мөмкинлеген арттыра, тупланган сүз һәм җөмлә байлыгын гамәлдә куллану, әңгәмәдәшенең сөйләмен аңлап, үз фикерен әйтеп бирергә мөмкинлекләр ача.
Нәтиҗәдә укучылар проект эшләренә дә бик теләп алыналар. Ягъни сөйләм күнекмәләрен иҗади яссылыкка күчерү мөмкинлеге туа.
Бүген мин эш сандыгыма тәҗрибәләр туплый-туплый горур атлап алга барам. Юлым бик озын, анда киртәләр дә, югары үрләр дә, түбәнлекләр дә очрый. Ничек кенә булмасын, мин кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча алга атлавымны дәвам итәм. Туганнан алып газиз ана телемә булган яратуымны, сакчыл карашымны, милләтем өчен горурлануымны беркемнән дә яшермим. Кадерле дәү әнием канга сеңдергән шушы хисләрне, беренче чиратта, улыма, икенчедән, яраткан укучыларыма да җиткерү – асыл миссиям.

Яшәү юлы уңга-сулга китә
Кыл уртадан килә барасым.
Тукай, Такташ узган юлдан атлыйм,
Мин чыныккан татар баласы.
Үз фәнемдә төрле юллар эзлим,
Кыссалларда килми торасым.
Мең гасырлык газиз туган телне
Шул кысага ничек куясың?
Яңалыкны сөям балалардай,
Тирән аңлыйм заман таләбен.
Буыннарга мирас калдырырга
Әзер тора җитез гамәлем.
Мин курыкмыйм каршы искән җилдән
Тамырым нык, чиста уйларым.
Куйган киртәләрне җиңә-җиңә,
Уңышларга илтә юлларым!