SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Абсалямова Ильмира Хамитовна

Минем эш тәҗрибәм

IMG_0712

“Тел өйрәнүдә сөйләм формулалары һәм сөйләм модельләре ”
Мәгарифебез системасын яңарту процессы югары тизлектә һәм нәтиҗәле бара. Мәгарифтә үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурычлар куя. Беренчедән, ана телебезне саклап калу булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, башка милләт балаларында да татар телен өйрәнергә теләк, ихтирам хисләре уяту. Болар укытучыдан зур һөнәри осталык, сабырлык һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.
Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары Концепциясе укыту-тәрбия процессын оештыруны да, эчтәлеген дә принципиаль үзгәртүне таләп итә. Әлеге эшләрне мавыктыргыч һәм файдалы итү төп проблемаларның берсе булып тора.
Мин, Әбсәләмова Илмира Хәмит кызы, Казан шәһәре, Вахитов муниципаль районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү оешмасының татар теле һәм татар әдәбиятыннан төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәр.

Каршылыклар аша йолдызларга таба...

IMG_0735

Каршылыклар аша йолдызларга таба...

Мин курыкмыйм каршы искән җилдән,
Тамырым нык, чиста уйларым.
Куйган киртәләрне җиңә-җиңә,
Йолдызларга илтә юлларым.

Кешелек дөньясы һәрвакыт җирнең матурлыгына сокланган. Биек таулар, көзгедәй ялтырап ятучы күлләр, куе урманнар, “кылганнар йөгергән” далалар, зәңгәр диңгезләр... Чыннан да, бу матурлыкны күрми мөмкин түгел.
Ә мине нигәдер иксез-чиксез күк йөзе үзенә күбрәк җәлеп итте. Көндезләрен бөтен дөньяга җылы нурларын сибүче кояш сөендерә. Ә инде айлы төннәре, бихисап күп булып бөтен күк йөзенә сибелгән йолдызлары... Бу кадәр камиллеккә ничек инде сокланмыйсың?
Август аенда тугангамы, мин йолдызларга гашыйк. Төнге күккә күтәрелеп карасаң, бер-бер артлы йолдызлар атыла. Бу йолдызлар яңгыры мине уйлар, хыяллар дөньясына чакыра. Йолдызлар да минем укучыларым кебек икән бит! Тирә-юньне нурга күмеп якты янучылары да, тыйнак җемелдәп кабынырга өлгермәгәннәре дә бар. Уйлап куям, иң якты балкучыларын тагын да яктырак итү өчен күпме көч, сабырлык, хезмәт, йокысыз төннәр бүләк итә укытучы!

Минем шәхси сайтым

IMG_9516

Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Минем шәхси сайтка рәхим итегез!Анда тупланган материаллар сезнең өчен файдалы һәм кызыклы булыр, дип ышанып калам!Минем сайтымда сез эш тәҗрибәм , минем һәм балаларымның уңышлары белән таныша аласыз. Сайтта әти-әниләр дә,укытучылар да,укучылар да рәхим итеп үз фикерләрен яза алалар. Теләк-тәкъдимнәрегезне, сорауларыгызны языгыз.Көтеп калам!Рәхим итегез!
http://ilmiraabsalyamova.ru