SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады.
24 нче сентябрь 2017 ел
1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Татарча хатасыз!» республика олимпиадасы
7 нче октябрь 2017 ел
6-7 яшьлек мәктәпкәчә балалар, 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Матур язу серләре!» республика бәйгесе
22 нче октябрь 2017 ел
2-7 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча «Әдәби марафон» республика олимпиадасы
18 нче ноябрь 2017 ел
2-7 нче сыйныф укучылары өчен татар халкы мәдәниятле һәм гореф-гадәтләре буенча «Әбием сандыгы» республика олимпиадасы
2 нче декабрь 2017 ел
2-5 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Бердәмлектә–көч!» республика бәйгесе
16 нчы декабрь 2017 ел
4-11 сыйныф укучылары өчен татар теленнән, 7-11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан «Балкыш» уен-олимпиадасы
27 нче гыйнвар 2018 ел
Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мин кулыма китап алам» республика олимпиадасы
17 нче март 2018 ел
8-11 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан «Мизгел» республикакүләм интеллектуаль-фәнни бәйге
31 нче март 2018 ел
1-7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән «Эрудит» республика олимпиадасы
7 нче апрель 2018 ел
1-7 сыйныф укучылары өчен татар телендә «Әдәби манзара» республикакүләм әдәби бәйге
14-15 нче апрель 2018 ел
1-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Фәнгә тәүге адымнар» проект һәм тикшеренү эшләре республика бәйгесе (татар теле, татар әдәбияты, тарих, халык авыз иҗаты һәм башка секциялләр)
28 нче апрель 2018 ел
5-7 яшьлек балалар өчен «Мин татарча сөйләшәм!» республика бәйгесе
12 нче май 2018 ел
2-7 нче сыйныф укучылары өчен Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча «Татарстан дигән Ватаным бар» республика бәйгесе

http://magarif-uku.ru/ сайтыннан алынды