SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы... Күпме мәгънә һәм көч салынган шушы гади бер сүзгә. Ул – мөгаллим дә, остаз да, үрнәк-өлге дә, яклаучы һәм саклаучы да, һәм барысына да өйрәтүче дә. Шуңа күрә бу язмамда мин укытучы сүзенең мәгънәсен киңрәк планда яктыртырга тырышырмын. Укытучы – ул, минем күзаллавымда, сине якты дөньяларга аваз салган көннән бирле сине олы тормыш диңгезендә җитәкләп алып баручы, акны карадан, хакны нахактан, дөресне ялганнан аера белергә һәм, гомумән алганда, тормышка өйрәтүче, үз тәҗрибәсен, белемен һәм вакытын сиңа сарыф итүчедер. Шуның өчен үземнең тәүге укытучыларым итеп мин әти-әнием һәм дәү әниемне саныйм, чөнки һәрбер бала тәүге тәҗрибәне үз гаиләсендә ала. Дөрес, һәр баланың әти-әнисе зур уку йортлары бетереп укытучы булмасалар да, үз баласы өчен һәр әти-әни дә – “укытучы”. Мәктәп яшенә кадәр бала тәрбия, әхлак, тәртип төшенчәләрен үзенең беренче укытучылары – әти-әнисеннән ала. Әти-әни балага үзенең һәр гамәле, сүзе белән үрнәк булып тора. Әти-әнидән сабый һәрчак нәрсәгә дә булса өйрәнә. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки минем тәрбиямә ак яулыклы әбием дә үзенең өлешен керткән. Шул ук тәртип, әхлак төшенчәләрен дәү әнием миңа матур әкиятләр сөйләп, җырлар көйләп һәм Коръән сурәләрен, аятьләрен ятлатып иңдергән... Һәм менә шушы минем иң газиз кешеләрем белән янәшә гел күңелем түрендә, әлбәттә, мине беренче сыйныфка кабул итеп алган беренче укытучым... Әле дә хәтерлим: сабыр күз карашы, сөйкемле елмаюы, ачык күңеле... Мәктәп бусагасының беренче көннәреннән үк укытучым мине үзенә җәлеп итте. Әле кулга каләм тотып та карамаган, кояшта каралып беткән нәни кулымны учына алып укытучым мине беренче хәрефләрне язарга өйрәтте һәм хәреф танытты. Минемчә, бала яхшы укысын өчен төп ике фактор үтәлергә тиеш: беренчесе, әти-әни тәрбиясе һәм, икенчесе, көчле, төпле белемле беренче укытучы, чөнки ни генә димә, бала тәүге адымнарын ясап, мәктәп бусагасын атлап кергәндә, аның күңеле ап-ак чиста дәфтәр битенә тиң. Һәм әлеге дәфтәр битенә матур язулар төшсен өчен, беренче укытучы үзенең бөтен көчен куя, шуның белән укучыга алга таба белем алу өчен ныклы нигезне сала. Мин рәхмәтлемен үземнең мәктәптәге беренче укытучыма: шундый таләпчән дә, белемле дә, кирәк чакта кырыс һәм йомшак та була белгәне өчен. Укытучы бала өчен һәрчак үрнәк. Шуның өчен укытучының һәр гамәле матур булырга тиеш. Ул матур киенергә дә, матур итеп сөйләшергә дә, матур итеп көлә дә белергә һәм Баланы да матурлыкка өндәргә тиеш. Беренче укытучым ул минем хәзерге тормышымда да яхшы кинәшчем дә, якты маягым да. Күпме изгелек сыйган соң шул җанга... тик чәчләренә генә бераз бәс кунган. Шул чаларган чәчләрне күргән саен, йөрәк кысылып уйлап куям: “Бу көмеш чәчләрдә минем дә өлешем бардыр, остазым... Изгелегең меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын иде...”
Урта мәктәптә минем шәхес буларак формалашып җитүемә һәм киләчәк һөнәремне сайлауда үзеннән зур өлеш керткән укытучым – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Бареевна. Мин кечкенәдән телебезгә гашыйк идем, ә Венера апа мине үзе белән әдәбият дөньясына да дәште. Аның мавыктыргыч итеп сөйләве, катлаулы темаларны гади генә итеп аңлата белүе үзенә җәлеп иткәндер, күрәсең...
Күпләр ни өчен нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип сорыйлар. Җавап гади – мин гашыйк: телебезгә һәм әдәбиятыбызга (дөрес, чит ил әдәбияты белән дә даими рәвештә танышып барам!). телебез яшәсен иде, татар балалары гаиләдә дә татарча сөйләшсеннәр һәм әдәбиятыбыз күгендә Яңа йолдызлар балкуын дәвам итсен иде...
Әлбәттә, яшь булу сәбәпле, минем әле эш тәҗрибәм аз, ләкин мин чын күңелемнән сөенәм: минем шәхес буларак формалашуымда чын, төпле белемле укытучылар катнашкан. Киңәш кирәк чакта һәрчак укытучыма барам, аннан киңәшләр сорыйм һәм аннан алган тәҗрибә-киңәшләрне, заман таләбенә яраклаштырып, яңа инновацион чаралар кулланып укучыларыма җиткерәм.
Минем ышанычым зур – үз хезмәтем белән мин дә үземнән телебезне, әдәбиятыбызны саклауга күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертәм һәм кайчан да булса, үземне укыткан укытучыларым кебек, мин үзем дә укучыларым язмышында якты маяк булып янармын.

Прикрепленный файлРазмер
в моей жизни.docx16.35 кб