SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Нафикова Алия Ринатовна

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы... Күпме мәгънә һәм көч салынган шушы гади бер сүзгә. Ул – мөгаллим дә, остаз да, үрнәк-өлге дә, яклаучы һәм саклаучы да, һәм барысына да өйрәтүче дә. Шуңа күрә бу язмамда мин укытучы сүзенең мәгънәсен киңрәк планда яктыртырга тырышырмын. Укытучы – ул, минем күзаллавымда, сине якты дөньяларга аваз салган көннән бирле сине олы тормыш диңгезендә җитәкләп алып баручы, акны карадан, хакны нахактан, дөресне ялганнан аера белергә һәм, гомумән алганда, тормышка өйрәтүче, үз тәҗрибәсен, белемен һәм вакытын сиңа сарыф итүчедер. Шуның өчен үземнең тәүге укытучыларым итеп мин әти-әнием һәм дәү әниемне саныйм, чөнки һәрбер бала тәүге тәҗрибәне үз гаиләсендә ала. Дөрес, һәр баланың әти-әнисе зур уку йортлары бетереп укытучы булмасалар да, үз баласы өчен һәр әти-әни дә – “укытучы”. Мәктәп яшенә кадәр бала тәрбия, әхлак, тәртип төшенчәләрен үзенең беренче укытучылары – әти-әнисеннән ала. Әти-әни балага үзенең һәр гамәле, сүзе белән үрнәк булып тора. Әти-әнидән сабый һәрчак нәрсәгә дә булса өйрәнә. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, чөнки минем тәрбиямә ак яулыклы әбием дә үзенең өлешен керткән.

Шәхси сайт.

jpg

Хөрмәтле коллегалар, минем эшчәнлегемне күрсәткән тулырак материаллар (дәрес эшкәртмәләре, дәрескә презентацияләр, укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттесциясенә әзерләү алшартлары) шәхси сайтымда бирелә: http://nsportal.ru/nafikova-aliya-rinatovna Сезне үземнең сайтымда күрүемә шат булачакмын.

Минем педагогик тәҗрибәм.

jpg

Мин, Нәфыйкова Алия Ринат кызы, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Эш стажым 5 ел. Башлангыч һәм урта звенода рус телле укучылар белән эшлим. Аралашу, нигездә, рус телендә алып барылган шәһәр мохитендә татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә проблемалар шактый: рус балаларының татар телен икенче тел буларак өйрәнү теләкләре аз, хәтта татар булганнарының да ана телен белү дәрәҗәсе чамалы. Ә бит Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Мин, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, дәүләт заказын тормышка ашыру юлларын хәл итүне үземнең бурычым дип саныйм. Шуңа күрә дә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эшләргә алындым. Сайланган теманың актуальлеген шуның белән дәлилли алам: