SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

эш тәҗрибәсе

Сайфуллина Ильмира Илдар кызы

Казан шәһәренең Идел буе районы “6 нчы гимназия” муниципаль бюджет белем бирү оешмасының 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Белем: югары, 1999-2004 еллар, Ульяновск дәүләт педагогика университеты.
Диплом буенча квалификация: «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы»
Педагогик стаж: 11 ел.
Тормыштагы девизы: “Хезмәт кешене төп өч төрле явызлыктан – сагыштан, бозыклыктан, мохтаҗлыктан коткара.”
Педагог позициясе: “Яхшы укытучы – укыта, талантлы укытучы илһамландыра.”
Методик темасы: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү”
Максаты: заман таләп иткәнчә, мөстәкыйль фикерли, үз фикерен татарча әйтә белүче шәхес тәрбияләү; укучыларны татар телендә ирекле сөйләшергә өйрәтү, татар теленең матурлыгы, аның аһәңлеге, бай әдәби мирасы белән таныштыру; укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.
Бурычлары: укыту процессын кызыклы, файдалы, аңлаешлы, җанлы оештыру; татар теле һәм әдәбияты фәненә уңай мотивация үстерү; татар теле җәүһәрләре аша укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Дәресләрдә куллана торган педагогик технологияләр:
 коммуникатив технология;
 уен технологиясе;
 сәламәтлекне саклау технологияләре;
 индивидуальләштереп укыту технологиясе;
 проектлар технологиясе.

Эш нәтиҗәләре:

Татар теле буенча сыйфат күрсәткече: 2011-2012 уку елы - 69%,
2012-2013 уку елы - 72%, 2013-2014 уку елы - 76 %, 2014-2015 уку елы – 79%. Татар теле һәм әдәбияты буенча район, шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә укучылар теләп катнашалар. 2015 елда Г.Тукайның туган көненә багышланган “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсында Гайфуллина Динара 3 урынны яулады. Район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда укучылар актив катнашалар. 2009 елда Туренко Дмитрий район турында 2 урынны яулады, ә 2014 елда Калсанова Надежда муниципаль турда призлы урынга лаек булды. “Белмәмеш сораулары”, “Йомшак керпе” дистанцион олимпиадаларында, “Минем яраткан укытучым” иҗади эшләр конкурсында, кечкенә сыйныф укучылары, актив катнашып, мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Вакытлы матбугат белән эшләү фәнгә карата кызыксынуны арттыра. Шуңа күрә соңгы елларда укучылар белән бергәләп күпләп “Салават күпере” журналына язылабыз. Бу журнал мәктәпкә килә, һәр саны буенча 1-2 дәрес үткәрелә . “Салават күпере” журналыннан рәхмәт хатлары да бар. Укытучылар өчен чыга торган басмаларны да өйрәнеп барам, “Ачык дәрес” газетасы, “Мәгариф” журналындагы материалларны эшемдә еш кулланам.
2014 нче елда “Татар авыллары тарихы” дип аталган халыкара иҗади эшләр конкурсында җиңүче булдым. Инде ничә ел рәттән татар теле һәм әдәбияттан Халыкара олимпиадада оештыручы – педагог буларак катнашам. Ел саен “Татар егете”, “Татар кызы”, театраль конкурсларга балалар әзерлим. 2014 елда “Сәйяр” фестиваленда “Яшьлек” театр коллективыбыз диплом белән бүләкләнде.

Эш тәҗрибәсеннән:
Балаларны сөйләшергә өйрәтү өчен иң уңышлылардан коммуникатив метод дип санаганга, бу аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексын еш кулланам. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты - сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Нигез итеп укучыларда кызыксыну уятуны алабыз. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт булып тора.
Роза Зәки кызы Хәйдарова дәреслекләре белән эшлим. Яхшы татар теле дәреслеге – милли байлык, ләкин бер дәреслек тә укучыларны сөйләшергә үзе өйрәтми. Дәреслек белән эшләгәндә, һәр укытучының методик осталыгыннан, тәҗрибәсеннән чыгып, иҗади якын килеп эшләве зарур. Бу дәреслек тематик принципта төзелгән. Темалар укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә тотып сайланган. Телдән аралашу өчен кимендә ике кеше кирәк. Шуңа да дәресләрнең соңгы биремнәре парларда яки төркемнәрдә телдән эшләү өчен бирелә. Тема ахырында дәресләрдә сөйләшү өчен бирелгән ситуацияләр нигезендә, аларны берләштереп һәм йомгаклап, проблемалы сораулар куеп, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре үткәрелә. Мәсәлән: “Көз” темасын үткәч, укучыларга уен формасындагы эшләр кушыла. “Нәрсә җитми?” уенында өстәлгә яшелчәләр рәсемнәре тезеп салына, укучылар әйтеп чыгалар, ә аннары бер рәсем яшерелә, укучылар җитмәгән яшелчәне атарга тиеш. “Сорау кисәкчәләре” темасын кертеп, “Көз” темасына башта сүзләр генә әйтеп чыгалар, ә аннары шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр. Проблемалы һәм коммуникатив технологияләрне керткән уеннар да бик еш куллана. Мәсәлән, “Көн – төн”, “Чылбыр” уены, “Лексик йомгак”, һ.б.
Роза Зәки кызы Хәйдарованың дәреслеге рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллыкка корылган. Цикл – уку материалын диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру, лексик - грамматик күнекмәләр формалаштыру, диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала.
Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование - әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Роза Зәки кызы Хәйдәрова дәреслекләре буенча аудирование өчен күп кенә кызыклы күнегүләр бирелгән. Шушы ук дәреслекләргә интерактив ресурслар да эшләнгән. Үз дәресләремдә алардан актив файдаланам. Һәм бу материалларның кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән булуы балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята дип уйлыйм. Чөнки укучылар бу биремнәрне яратып эшлиләр, БАЛА.RF сайтын кулланып үткәрелгән дәресләр дә бик уңышлы үтә.
Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану - болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.
Шушы методлар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген белү, алга таба эшен планлаштыру, кирәк булса төзәтмәләр кертү өчен ул даими мониторинг алып бара. Моның өчен һәр яртыеллыкка бер тапкыр Третьяков методикасы буенча диагностик тестлар куллана.
Бу методика укучыларның белем һәм күнекмәләрне үзләштерүләрен 5 дәрәҗәдә өйрәнә: 1) тану
2) истә калдыру
3) аңлау
4) үрнәк буенча эшли белү.
5) иҗади куллану
Бу тестларда биремнәр, гадәттә, гадидән катлаулыга таба бара. Беренче биремдә - чагыштыру, артык сүзне табу, сайлап алу кебек биремнәр булса, бишенчесендә җөмләләр яки текст төзү кебек катлаулырак биремнәр бирелә. 1,2 нче биремне эшләгән укучылар “3”- ле билгесе алса, “5” ле билгесе 5 нче биремне эшләгән укучыга гына куела. Бу тестларның нәтиҗәләре буенча укытучы аналитик таблица төзи, һәм шушы таблицалар буенча укучының өйрәнгән темаларны нинди дәрәҗәдә үзләштерүе күренә. Берничә таблицаны чагыштырып караганда һәр укучының индивидуаль үсеш траекториясын күзәтергә була. Мондый мониторинг алып барганда , ата-аналар җыелышларында чыгыш ясарга да уңайлы, бала белән индивидуаль эшне планлаштыру өчен дә нигез булып тора.

Фамилия, имя Полностью и правильно выполнены задания
Выводы
Уровни обученности
различение запоминание понимание умение перенос
Андреева Валерия + + + + - 4
Бикмухаметов Ильяс + + + + + 5
Валеева Эрика + + + + - 4
Депресова Настя + + + - - 3
Исмаилов Амир + + + - - 3
Кабиров Айрат + + + - + 4
Камалов Марат + + + + - 4
Муслумова Джамил + - - + - 2
Пьянов Егор + + + - - 3
Трофимов Сергей + + + - - 3
Тукаева Регина + + + - - 3
Хабибуллина Лейла + + + + + 5
Халимов Айназ + + + + - 4
Хитрова Устина + + + - - 3
Миронова Саша + + + + - 4
Хуснеева Саина + + + + - 4
Яковлева Эльвина + + + + - 3
Ященков Вадим + + + + - 4
5В сыйныфы (рус төркеме) укучыларының программа материалын үзләштерү дәрәҗәсе мониторингы
1. Диалогик һәм монологик сөйләм
2. Ишетеп аңлау
3. Язма сөйләм
Башкача уйларга өйрәнү — белем нигезендәге ташларның иң мөһиме. Уку эшчәнлеге ул баланың үзенчәлекле формадагы активлыгы. Укучының активлыгы дәрестә өйрәнә торган төшенчәләр белән эш итүнең гомум принципларын ачуга һәм куллануга юнәлтелгән була. Шулай эшләгәндә укучының мөмкинлекләре киңәя, ул чын мәгънәсендә уку эшчәнлегенең субъектына әйләнә. 9 нчы сыйныфларның рус төркеме укучылары белән берәр текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштырып сораулар куям, проблемалы биремнәр бирәм, проблемалы бурычлар куям. Проблемалы ситуация тудыру өчен капма-каршы сөйләшүләр кулланырга яки яңа материалга нигезләнеп кенә үтәлергә мөмкин эш тәкъдим итәм. Дәрестә хезмәттәшлек, проблемалы сорауга бергәләп җавап эзләү атмосферасы тудырам.
Уку эшчәнлегенең актив субъектына әйләнүе укучының танып-белүгә омтылышын арттыра, фикерләү, хәтерләү сәләтен активлаштыра, аңарда һәр яктан камил шәхес сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә. Бала үз-үзен үзгәртә, үстерә.
Урта һәм өлкән сыйныфларда Розалия Рәхмәтулла кызы Нигъмәтуллина дәреслекләре белән эшлим. Бу укыту алымы укучыны стимуллаштыра һәм киләчәктә тагы да югарырак уңышларга этәрә, дип саныйм. Бу укыту-методик комплекты белән эшләгәндә, мин индивидуальләштереп укыту технологиясен уңышлы кулланам.
Укучылар бер-берсенә охшамаган. Ләкин аларның һәрберсе чит телне үзләштерә ала, кайберләре материалны тиз үзләштерә, ә кайсыларына ике, өч дәрестән соң гына барып җитә. Аларны “ күп сөйләшүче” һәм “сөйләшмәүче “ләргә бүлеп карарга була. Ә аңлашу ике яклы буырга тиеш, үзеңнең фикереңне әйтә белү һәм әңгәмәдәшеңне дә аңлый белү. Шуңа күрә мин дәрестә “сөйләшүчән” укучылардан активлык таләп итәм, “сөйләшмәүчән” балаларда үз - үзләренә ышыныч тудырырга ярдәм итәм, чөнки алар да катнашалар – тыңлыйлар.
Минем фикеремчә, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уяту - компьютер технологияләрен кулланганда бик уңышлы килеп чыга. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:
- дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була;
- укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар;
- контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары;
- төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру;
- дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.
Болар барысы да, компьютер технологияләрен кулланганда, укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар.
Мәктәп шартлары миңа дәресләрдә төрле компьютер технологияләрен уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинет интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, интерактив такта, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә төрле презентацияләр, интерактив тактаның күп төрле мөмкинлекләрен кулланам. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән, укыган әсәргә иллюстрацияләр күрсәтәм. Укытуны интенсивлаштыру максатыннан, тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар. Проектлар методы проблемалы эзләнү методы белән үрелеп китә. Үз эшемдә информацион-коммуникатив технологияләрнең түбәндәге юнәлешләрен кулланам: Microsoft Office (Word, Excel, Power Point һ.б.). Бу юнәлешләр укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч итә, күрсәтмәлелек проблемасын чишә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, үзконтроль күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә.
Белем һәм тәрбия бирү процессының сәламәтлекне саклау принципларына нигезләнеп төзелергә тиешлеге бәхәссез. Укытучы буларак, мин дәресләрдә сәламәтлекне саклау өчен шартлар тудырырга, сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем һәм күнекмәләрне формалаштырырга тиеш. Дәресләрдә һәрдаим шигырьләр, җырлар өйрәнеп, физик күнекмәләр белән үрелеп барган физминутка кертәм. СанПиН таләпләрен үтәргә, уңай эмоциональ кәеф, уңыш ситуациясе тудырырга тырышам.
Белемле кеше тәрбияле дә, тәрбиясез дә булырга мөмкин. Ә тәрбияле кеше, әлбәттә, һәрдаим үз белемен күтәрү өстендә эшли. Укытуның нигезе – тәрбия. Балалар тәрбияләү – гаиләнең төп бурычы. Һәр ата-ана үз баласының эш сөючән, белемле, ихтирамлы, кешелекле, итагатьле булуын тели. Алар үзләренең шәхси үрнәкләре белән балаларының мәхәббәтен яулый. Шуның өчен дә ата-аналарның үзләре белән тәрбия эшләрен алып барам. Әти-әниләр белән бергәләп төрле кызыклы чаралар оештырам, киңәшеп-аңлашып эшлибез. Шул рәвешле, укытучы-тәрбияче һәм ата-ана хезмәттәшлегенә корылган тәрбия тагы да нәтиҗәле була. Укучылар белән төрле әдәби кичәләр әзерлибез, театр – спектакльләр куябыз. Музей-галереяларга йөреп, укучыларда эстетик зәвык тәрбиялим.
Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар.Уңышка ирешүнең төп юлы – алга таба үсәргә омтылу, үзеңнең аң – белемеңне даими арттыру, эзләнү, башка укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү.
Укытучы, китап һәрчак бергә
Пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына,
Нигезе нык була тормышның.