SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Из опыта работы

Укытучы - нинди бөек исем!
Һәр баланың анда язмышы,
Аның бүгенгесе, киләчәге,
Мөгаллимнең күңел түрендә,
Алтын йөрәгендә.
Өмет тулы күзләре очкын чәчеп торган нәни балаларны серле дә, могҗизалы да белем дөньясына алып керүне мин зур бәхет дип саныйм. Тәүге адымнар, тәүге ачышлар, тәүге сөенечләр! Ә аларның нигезендә эзләнүләр, борчылулар, йокысыз төннәр тора. Ата-аналарның ышанычын аклый алырмынмы, серле белем юлларыннан балаларны үрләргә алып менә алырмынмы? Гомер үткән саен кеше үткәннәренә борылып карарга ярата.Дөрес яшәлгәнме, хата-ялгышлар кылынмаганмы? Мин дә үткәннәрне искә төшерергә яратам. Әлбәттә, адәм баласы хаталардан хали түгел. Абына-сөртенә дөрес юлны табабыз бит. Ялгышлыкларны ясап, яшәргә өйрәнәбез. Мин үземнең дөрес юл сайлавыма еллар үткән саен инана гына барам. Һәр бала иҗади шәхес, алай гына түгел, төп бурычларның берсе-иҗади фикерләүче, коммуникатив, төпле белемле балалар тәрбияләү.
Шушы сукмактан кереп киткәнемә инде 22 ел үтеп киткән. Хезмәт юл башы Идел буе районының 18 нче гимназиясендә башланды. Борчылулар,уйланулар, эзләнүләр... Замана белән бер сулышта булыр өчен үз өстемдә эшләргә тырыштым. 1995 нче елда район күләмендә оештырылган яшь укытучылар конкурсында җиңүче булдым. Минем бу җиңүемә үземнән бигрәк укучыларым сөенде. Ничек инде аларның ышанычын акламыйсың?! Без алар белән бер-беребезне яңа җиңүләргә канатландырып, бердәм эшли башладык.
• 1996 нчы елда мин районның “ Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсында җиңү яуладым. 1997 елда әлеге конкурсның шәһәр этабында беренче урынга лаек булдым. Иң белемле, эрудицияле укытучылар белән бергә эшләү мине үз өстемдә туктаусыз эшләргә этәрде. Бүгенге укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү белән берлектә киләчәктә ул үзенең кылган гамәлләренә бәя бирә белергә, үзлегеннән карар кабул итәргә, хезмәттәшлеккә сәләтле, туган иленең язмышы, киләчәге өчен кайгыра белергә тиеш. Бүгенге җәмгыятькә белемле, әхлаклы, эшлекле шәхесләр кирәк. Укытучы балаларны бүгенге көндә билгесез ачышлар ясарлык, конкурентлылыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Бу үз чиратында алдынгы технологияләрне кулланып, элекке методикалар белән беррәттән, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшләүгә этәрә. Минем методик темам:«Кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗади сәләтен үстерү чарасы буларак проект-тикшеренү эшчәнлеге».Максатым:татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив һәм тел компетенцияләрен формалаштыру.Максатларымны тормышка ашыру өчен дәресемдә төрле метод һәм технологияләрне кулланам. Миңа ярдәмгә презентацияләр килә. Кызыклы мәгълүмат туплаган презентация балаларның исендә әйбәтрәк кала.Белемнәрне ныгыту дәресләрендә түгәрәк өстәл артында төркемнәргә бүленеп, яисә парларда эш үткәрүне кулай күрәм. Төркемдә алар, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Татар теле укытучысының төп максатларының берсе дә бит – укучыны аралашырга өйрәтү. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.Укучыларда кызыксыну,эзләнү, нәтиҗәгә ирешергә омтылыш тудырырга тырышам.

Укуелы Сыйныф Укучылар саны Өлгереш Укусыйфаты
2013 -2014 2 кл. 22 100% 70,5%
2014 -2015 3 кл. 22 100% 73,3%
2015 -2016 4 кл. 26 100% 74%

• Проект-тикшеренүгә килгәндә, мин күп еллар эшемдә аларны кулланып килгәнмен. Балалар белән язучыларның әсәрләрен сәхнәләштереп, төрле конкурсларда урыннар яуладык. Бу исә үз чиратында эзләнүләргә китерде. Гайнутдинов Алмаз “Театр маскасы- тоям, аңлыйм, тапшырам” дигән темага тикшеренү эше белән районда 2008 елда 3 урынны яулады.2011 елда Мухамадиев Илдар Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган республика шигырьукучылар конкурсында җиңүче булды. 26 апрельдә, туган тел бәйрәмендә, Пирамида күңел ачу комплексы сәхнәсендә танылган артист Илдус Әхмәтҗанов белән Тукай шигырен бергә сөйләү- рус телле бу баланың туган теленә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. 2014 елда Лихачев исемендәге IX шәһәр фәнни-гамәли филологик конференциядә Мингазова Дилия “Иске әкият яңача” темасына тикшеренү эше белән катнашты. Безнең ирешкән уңышларыбыз:
Бөтенроссия интеллектуаль конкурсларда (Классики) призерларһәмкатнашучылар(2014)
• Мәскәүнең III ачык онлайн-олимпиадасында(математика) 13 җиңүче, 6 катнашучы.(2015)
• Татар тел белеменнән ачык шәһәр олимпиадасында: Мингазова Дилия, Хасаншина Лиана – җиңүче; Сафиуллин Илназ, Исмагилова Камилә, Фәйзрахманов Илшат-призерлар (2015)
• Лихачев исемендәге IX шәһәр фәнни-гамәли филологик конференциядә Мингазова Дилия катнашты.(2015)
• Районның “Хыял” иҗади конкурсында Хакимов Салават, ХалимоваРамиляпризлыурыннаряуладылар.(2014)
• “Безнең гаилә сәләтле” район конкурсында Халиуллин НиязI урын (2014)
• “Безнең өйдә яңа ел” конкурсында Халиуллин Нияз I урын (2015)
Мин үзем дә профессиональ бәйгеләрдә катнашам. 2010 елда “Ел укытучысы конкурсының” район этабында 3 урынга лаек булдым. 2012 елда республиканың “Безнең иң әйбәт укытучы” грантына лаек булдым. Балаларда туган телебезгә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Туган ягым экологиясе” темасына авторлык программасы эшләдем.2014 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы авторлык программасы” конкурсында катнашып, сертификат алдым. Бүгенге көндә КФУ белән берлектә 4 сыйныфлар өчен тестлар җыентыгы әзерлибез.
Балаларга белем бирү, тәрбияләү- катлаулы процесс. Мин – укытучы. Укытучы – белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын таратыр, дөнья көтү юлларын өйрәтүче олы көч, акыл ул. Мин көн саен узган сукмак – мәктәп белән гаилә арасын бәйләп торган изге юл. Шушы юлда дөреслекне күрсәтүче дә без – укытучылар.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү бирү, аларны саклау, туган телеңне үстерү – укытучыга тапшырылган изге бурыч, шуңа хыянәт итмик! Зиһенебездә булган белемне, күңелебездәге тәүфыйкъ һәм иманны киләчәк буыннарга тиешенчә өйрәтик! Укытучы сумкасында яткан гади генә китапларның зур байлык, бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуын балалар күңеленә җиткерик!
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-
Мин бәхетле!
Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,
Хаталарын вакытында төзәтсәм,
Шаян көлеп уйнауларын күзәтсәм,
Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм-
Мин бәхетле!
Тирә-юньнән иҗатыма илһам алсам,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,
Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,
Җылы учын учларымда тойсам-
Мин бәхетле!

Прикрепленный файлРазмер
25.JPG39.96 кб