SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Описание опыта работы учителя татарского языка Файзрахмановой Ф.Р. МБОУ "Школа№127" Приволжского района

JPG

Педагогик эшчәнлегемдә татар галиме, язучысы, бөек философ Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләренә таянып эш итәм “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, техниканың үсеш кичерүе һәм башка сыйфатлар белән билгеләнә. Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш. Һәм заман укучысына белем биргән, тәрбияләгән заман укытучысына, әлбәттә, бу үзенчәлекләрне исәптә тотып эш итәргә кирәк.
Педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләрне куллану”.

Прикрепленный файлРазмер
ен турында.docx47.96 кб