SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Файзрахманова Фирая Рашитовна

Бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел"мастер-класс бәйгесенә 127нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файзрахманова Фирая Рәшит кызына бәяләмә

Заявка

Заявка на участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел" на учителя татарского языка и литературы школы №127 Приволжского района города Казани Файзрахмановой Фираи Рашитовны

представление

Отдел Управления образования ИКМО г.Казани по Вахитовскому и Приволжскому районам выдвигает на участия во Всероссийском конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел"

Мой край, моя школа, моя педагогическая деятельность

Для просмотра материалов для конкурса "Мастер класс" "Туган тел" о педагогической деятельности "Мой край, моя школа, моя педагогическая деятельность" Файзрахмановой Фираи Рашитовне учителя татарского языка и литературы , МБОУ №127 Приволжского района города Казани, можно скачать и просмотреть по ссылке https://yadi.sk/d/JdbxNkXkpsPTm

Педагогик эшчәнлек

Файзрахманова Фирая Рашит кызы 1994 нче елдан Казан шәһәре Авиатөзелеш районының №115нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 2014нче елдан башлап Идел буе һәм Вахитов районнарының №127нче мәктәбендә эшен дәвам итә. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Фирая Рашит кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә.

Эссе "Моё педагогическое мастерство"

Мин - укытучы!
Инде тәҗрибә туплаган, укучыларының уңышларын күреп сөенү ләззәте кичергән Укытучы! Күп еллар эшләсәм дә,кайвакыт күңелемдә шундый сораулар туа:”Ник мин укытучы һөнәрен сайладым соң? Ә сайлап ялгышмадыммы?

Сайт учителя татарского языка Файзрахмановой Ф.Р. МБОУ "Школа№127" http://infourok.ru/user/fayzrahmanova-firaya-rashitovna

 ФР

Сайт учителя татарского языка и литературы Файзрахмановой Ф.Р. МБОУ "Школа№127" Приволжского района . Здесь Вы можете ознакомиться с дополнительными материалами и достижениями учителя. http://infourok.ru/user/fayzrahmanova-firaya-rashitovna

Описание опыта работы учителя татарского языка Файзрахмановой Ф.Р. МБОУ "Школа№127" Приволжского района

JPG

Педагогик эшчәнлегемдә татар галиме, язучысы, бөек философ Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләренә таянып эш итәм “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, техниканың үсеш кичерүе һәм башка сыйфатлар белән билгеләнә. Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш. Һәм заман укучысына белем биргән, тәрбияләгән заман укытучысына, әлбәттә, бу үзенчәлекләрне исәптә тотып эш итәргә кирәк.
Педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләрне куллану”.

Эссе "Гордимся прошлым - строим будущее" Файзрахманова Фирая Рашитовна учитель татарского языка МБОУ "Школа№127" Приволжского р.

Мин - укытучы! Инде тәҗрибә туплаган, укучыларының уңышларын күреп сөенү ләззәте кичергән Укытучы! Күп еллар эшләсәм дә,кайвакыт күңелемдә шундый сораулар туа . Ник мин укытучы һөнәрен сайладым соң? Ә сайлап ялгышмадыммы? Кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем бит мин! Җырлау, бию дисеңме, гел кеше күзе алдында булырга омтылумы?! Болар –барысы да минеке! Әйе, минем хыяллар иде бу! Үсә төшкәч, үзгәрә икән фикерләр, ай үзгәрә икән! Укытучы һөнәренең үзем өчен җитдирәк тә, кызыклырак та , алдагы көн өчен кирәклерәк тә, файдалырак та икәнлеген аңладым. Вакытында аңладым! Моның өчен Ходаема мең рәхмәт!!!Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле укучыларны да моңа өйрәтә ала! Артист көн саен сәхнәдәме? Юк! Ә мин көн саен укучыларым каршында чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, аларны киләчәк тормышка әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, башларыннан сыйпап, җылы сүз әйтүче; матурлыкны тоярга, тормышны яратырга өйрәтүче, укучыларның үз-үзләренә ышаныч уятучы кеше дә укытучы бит! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар шул!