SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Гордимся прошлым - строим будущее" Файзрахманова Фирая Рашитовна учитель татарского языка МБОУ "Школа№127" Приволжского р.

Мин - укытучы! Инде тәҗрибә туплаган, укучыларының уңышларын күреп сөенү ләззәте кичергән Укытучы! Күп еллар эшләсәм дә,кайвакыт күңелемдә шундый сораулар туа . Ник мин укытучы һөнәрен сайладым соң? Ә сайлап ялгышмадыммы? Кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем бит мин! Җырлау, бию дисеңме, гел кеше күзе алдында булырга омтылумы?! Болар –барысы да минеке! Әйе, минем хыяллар иде бу! Үсә төшкәч, үзгәрә икән фикерләр, ай үзгәрә икән! Укытучы һөнәренең үзем өчен җитдирәк тә, кызыклырак та , алдагы көн өчен кирәклерәк тә, файдалырак та икәнлеген аңладым. Вакытында аңладым! Моның өчен Ходаема мең рәхмәт!!!Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле укучыларны да моңа өйрәтә ала! Артист көн саен сәхнәдәме? Юк! Ә мин көн саен укучыларым каршында чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, аларны киләчәк тормышка әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, башларыннан сыйпап, җылы сүз әйтүче; матурлыкны тоярга, тормышны яратырга өйрәтүче, укучыларның үз-үзләренә ышаныч уятучы кеше дә укытучы бит! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар шул!

Прикрепленный файлРазмер
фираяга.doc37 кб