SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ

Кеше үз телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас.
Каюм Насыйри.
Туган тел –халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан –буынга күчеп килүче гореф – гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәм һәрьяклап үсәргә тиешле зур хәзинә.
Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Татар телен бүгенге заман шартларына туры килерлек итеп һәм укучыларда кызыксыну уятып укыту, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары алдына куелган бурычларның берсе.
Методик темам: Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану.
Үземнең укыту эшчәнлегемдә инглиз һәм татар телләрен грамматик төзелешләре ягыннан чагыштырып өйрәтергә тырышам. Туган тел чараларына нигезләнеп инглиз телен өйрәтү күпкә җиңелрәк. Инглиз һәм татар телләрен чагыштырып, татар теленең фонетикасы, грамматикасы, морфологиясе, лексикологиясе, сүз һәм саннар ясалышының уртак булуын ачыкладым.
Инглиз телен татар теле белән чагыштырып өйрәткәндә, укучыларда дәрескә карата кызыксыну уяна, алар дәрес белән мавыгалар. XXI нче гасырда әлеге ике телне дә камил белүче яшь буын вәкилләрен тәрбияләү - без яши торган заманның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан мәктәпләрендә белем алучы һәр укучы да рус телендә, татар телендә һәм инглиз телендә камил сөйләшүгә ирешә алса, укытучы алдына куелган бурыч үтәлгән дип санала. Минем өчен мондый укучыны тәрбияләү зур кыенлыклар китереп чыгармый, чөнки үзем дә әлеге телләрдә аралаша алам.
Бу юнәлештә эшләү миңа тагын бер программада катнашырга мөмкинлек бирә. Безнең мәктәптә AFS программасы буенча эш алып барыла. Бу программа – Рәсәйнең «Интеркультура» хәйрия фондының мөһим юнәлешләренең берсе. Әлеге халыкара статус алган ирекле программа күп илләрдә кулланыла. Һәр ел саен Мәскәүгә, лингвистик лагерьга Италиядән, Франциядән, Германиядән, Яңа Зеландиядән, Бразилиядән, Тайландтан студентлар килә. Алар безнең традицияләрне, гореф-гадәтләрне, ә иң мөһиме телне өйрәнергә киләләр. AFS программасы барлык теләгән кешеләргә дә бу мөмкинлекне тудыра. Лингвистик лагерьда берничә көн укыганнан соң, тел өйрәнүчеләр Рәсәйнең төрле шәһәрләренә җибәреләләр. Чит ил студентлары үзләренең укуларын дәвам итү өчен Санкт-Петербург, Чебоксар, Тольятти, Түбән Новгород Казан шәһәрләренең гомуми белем бирү мәктәпләрен сайлап алалар. Мәсәлән, мәктәбебездә 2013 елда Италиядән килгән Марчелла Валери, Гонконгтан килгән Дҗэн Сей, 2014 елда Австриядән Виктория Стикс, Тайландтан Буняви Чаяпут белән татар телен өйрәндек. Әлеге чит ил укучыларына татар телен генә түгел, ә татар халкының мәдәниятен, гореф –гадәтләрен, тарихын, күренекле шәхесләре белән таныштыруны да максат итеп куйдым. Бу проект эшчәнлеге - инновацион технологиянең бер юнәлеше.
Рәсәй һәм Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы бүгенге көндә укытучылардан федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп эшләүне таләп итә. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелә. Федераль дәүләт белем бирү стандартында төп өч таләп бар.
• Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең нәтиҗәле үзләштерелүен таләп итә.
• Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең төзелешен таләп итә.
• Төп белем программасы башлангыч гомуми белемнең тормышка ашырылуын талән итә.
Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләре укытучының дәресләргә технологик карта төзүен дә күздә тота. Бу карта ни өчен мөһим соң?
Әлеге техналогик карта Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләрен тормышка ашыруда аерылгысыз бер өлеш булып тора. Мин дә шундый технологик карта төзеп эшләп карадым.
Дәресләремдә кулланыла торган инновацион технологияләр Федераль дәүләт белем бирү стандарт таләпләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Укытучы укучыларда нәтиҗә күрә, ә татар теле укытуда иң югары нәтиҗә булып, укучыларны татарча аралашуга өйрәтү тора.
Мин үз эшчәнлегемдә, башлангыч сыйныфларда, әлеге стандартлар белән эшлим. Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт белем бирү стандарты дәрес белән беррәттән, дәрестән тыш чараларны да тәкъдим итә. Миңа дәрестән тыш чараларда төп методик кулланма буларак Сергеева Нурзия Гыйлфан кызының “Тылсымлы бизәк” дип аталган әсбабы бик зур ярдәм итә. Китаптагы рәсемнәр ярдәмендә татар халкының милли бизәкләрен буяу, кисү, төрле коллажлар ясау укучыларда белемнәрне үзләштерүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге дәресләрне оештыру эзлекле эшчәнлек технологиясенә нигезләнеп корыла.
Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау, иң беренче чиратта, тәрбия һәм уку-укыту процессында кирәк.
Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга тәрбия бирү чарасы белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы булып та хезмәт итә. Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халкыбызның тарихы, аның тормыштагы әһәмиятле вакыйгалары белән дә танышалар.
Шулай ук, дәрестән тыш чарага төрле җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуны да кертергә була. Мәсәлән, шундый бер очрашуда Роберт Миңнуллин “Шигьри колейдоскоп” дип исемләнгән җыентыкны тәкъдир итте. Бу җыентыкта мәктәп укучыларының һәм укытучыларының шигырьләре тупланган.
Мәктәбебездә ел саен фән көне уздырыла. Әлеге чарага төрле язучылар, галимнәр чакырыла. Мәсәлән, быел язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу булды. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды һәм яңа китапларын тәкъдим итте. Укучылар фәнни, иҗади хезмәтләре белән чыгыш ясадылар, авторга үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр. Укучылар беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге дипломнар һәм язучы тарафыннан китаплар белән бүләкләнделәр.
Ике ел дәвамында Бөтен Рәсәй күләмендә Саха -Якутия укытучылары мәктәбебездә мәгариф өлкәсендә үзләренең уку-укыту системасын камилләштерү йөзеннән тәҗрибә алдылар. Бу стажерлык мәйданында, Татарстан Яңа гасыр телевидениесе белән берлектә, бик файдалы һәм мәгълүмати семинарда дәресемне тәкъдим иттем.
Татарстан фән һәм мәгариф министырлыгы белән Сингапурның “Educare” компаниясе тәкъдим иткән белем бирү проекты, татар телен өйрәтүдә отышлы бер юнәлеш дип уйлыйм. Һәм бик зур канәгатьлегем белән үз дәресләремдә кулланам. Барыбызга да билгеле булганча, әлеге проектның төп асылын: аралашу, хезмәттәшлек, тәнкыйди фикерләү, креативлык тәшкил итә.

Комментарии

Тәҗрибәгез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт.