SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Измайлова Гульназ Фарисовна

ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ

Кеше үз телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас.
Каюм Насыйри.
Туган тел –халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан –буынга күчеп килүче гореф – гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәм һәрьяклап үсәргә тиешле зур хәзинә.
Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Татар телен бүгенге заман шартларына туры килерлек итеп һәм укучыларда кызыксыну уятып укыту, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары алдына куелган бурычларның берсе.
Методик темам: Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану.
Үземнең укыту эшчәнлегемдә инглиз һәм татар телләрен грамматик төзелешләре ягыннан чагыштырып өйрәтергә тырышам. Туган тел чараларына нигезләнеп инглиз телен өйрәтү күпкә җиңелрәк. Инглиз һәм татар телләрен чагыштырып, татар теленең фонетикасы, грамматикасы, морфологиясе, лексикологиясе, сүз һәм саннар ясалышының уртак булуын ачыкладым.

Эссе "Мин - укытучы"

мин

Мин – Укытучы

Һәр ел саен җиргә көзләр килә
Сары нурдай яфрак коела.
Мәктәбемә илтә торган сукмак
Алтын сипкән кебек тоела.
Мин әкрен генә Казан шәһәре буйлап атлыйм. Тирә-якта алтын көз. Сары яфрак түшәлгән сукмак мине мәктәбемә илтә. Ә яфраклар бер-бер артлы төшәләр дә төшәләр. Көн артыннан көн уза, дәрес арты дәрес.
Мәктәпкә беренче адымнарымны атлаган көннән, никадәр дәрес узган. Балаларның телләре, кыңгыраудай, чыңлаган да чыңлаган, бик күп сорауларга җавап табылган.
Укучылар көтә мине бигрәк,
Янып, көлеп тора күзләре.
Бер-бер артлы меңәр сорау ява,
Алтыннан да кыйммәт үзләре.