SMI.KAZANOBR.RU

Эссе "Мин - укытучы"

DSC06986

Мин – укытучы

Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора.
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Саф күңелле кечкенә бала, мәктәпкә аяк басу белән, беренче укытучысының җылы карашын тоя, ягымлы тавышын ишетә.Укытучы алда торган максатына ирешү юлларын ача: сабыйларга белем һәм тәрбия бирә. Уйлап карасаң, укытучы һөнәре – бик катлаулы, авыр һөнәр. Укытучыдан һәр балага игътибарлы булу сорала. Сыйныфтагы укучының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен белү һәм аңа шәхси якын килү – бик җитди эш. Дәресләрне оештыру - укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.

Прикрепленный файлРазмер
Эссе Абдуллина.docx17.48 кб

Комментарии

Әфәрин!!! Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә.

Уңышлар сезгә! Сез - үз эшегезне яратып эшләүче укытучы!!!

Алина

Уңышлар телим.