
Блог пользователя Абдуллина Лилия Ринатовна
Портрет Абдуллина Лилия Ринатовна
Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни? — дисәләр,
Сөенечем — таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни? — дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул? — дисәләр,
Бәхет — шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
- Войдите на сайт для отправки комментариев
Абдуллина Лилия Ринат кызының 4 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
ТЕМА: «Минем дустым»
Максат:
1. Укучыларны текстның эчтәлеге белән таныштыру.
2. Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
3. Укучыларда үзара дуслык хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, тест биремнәре, таратма карточкалар.
Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек).
Ссылка на мой личный сайт
Хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә шатмын. http://nsportal.ru/abdullina-liliya-rinatovna Әлеге сайт 2013 нче елны теркәлде. Сайтны үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашу һәм сезнең белән турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдым. Сайттагы эшләр, башлангыч сыйныфларнын рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәби уку дәресләрен укытучы мөгаллимнәр өчен күпмедер дәрәҗәдә файдалы булыр дип уйлыйм. Үзегез өчен файдалы булган мәгъүматларны таба алсагыз, мин бик шат булыр идем. Үзегезнең фикер, тәкъдим һәм киңәшләрегез белән дә уртаклашуыгызны телим. Авыр, ләкин шул ук вакытта кызыклы эшебездә иҗади уңышлар!
Эссе "Мин - укытучы"
Мин – укытучы
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора.
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Саф күңелле кечкенә бала, мәктәпкә аяк басу белән, беренче укытучысының җылы карашын тоя, ягымлы тавышын ишетә.Укытучы алда торган максатына ирешү юлларын ача: сабыйларга белем һәм тәрбия бирә. Уйлап карасаң, укытучы һөнәре – бик катлаулы, авыр һөнәр. Укытучыдан һәр балага игътибарлы булу сорала. Сыйныфтагы укучының психологик һәм яшь үзенчәлекләрен белү һәм аңа шәхси якын килү – бик җитди эш. Дәресләрне оештыру - укытучының әйтеп бетерә алмаслык зур хезмәте.