SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе "Мин - укытучы"

фото

"Мин - Укытучы"
Йөрәгемне балаларга бирәм..
(Сухомлинский)
Табигатьтә кыш. Бөтен җир ап-ак. Ак кар өстенә матур итеп балалар рәсем ясый. Ак кар! Яңа гына мәктәп бусагасына аяк баскан бала күңеле дә нәкъ шулай ап-ак! Бүгенге көн вакыйгаларын тагын бер тапкыр күңелдән кичереп, аларны күз алдымнан берәм-берәм үткәреп, алдагы көннәргә яңа планнар корып, үз уйларыма бирелгән хәлдә, таныш сукмактан әкрен генә өйгә таба атлыйм. Уйларым еракларга юл ала.
Укытучыны изге затка тиңләгән заманнар булган. Булган, әмма узган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз шул әле. Шулай да Рәсәйдә соңгы вакытта мәгариф өлкәсенә булган игътибар бездә өмет чаткылары уятты. Белем бирү өлкәсендәге күпсанлы проблемаларның кайберләре генә булса да чишелде, өметләребезнең бик азы гына булса да акланды.
Кайвакыт күңелемә шундый уйлар килә:”Ә нигә соң әле мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы? Мин кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем, чөнки җырларга, биергә яратам, гел кеше күзе алдында буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем никтер фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәренең мин җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк икәнлеген аңладым. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле үзе дә укучыларны моңа өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә без бит аларның! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар бит.
Өйгә кайтып, укучыларымның сочинениеләрен тикшерергә утырдым. Темасы – “Минем яраткан укытучым”. Төнге тынлыкта, өстәл лампасының саран яктылыгында, балаларның ак кәгазь битләрендә урын алган укытучыларына булган җылы хис-тойгыларын, изге теләкләрен чагылдырган язмалар белән танышам. Кем ничек уйлыйдыр, әмма, минемчә, иҗади эшләрне тикшергәндә, иң элек хәреф хаталары, өтерләр түгел, ә укучыларымның уйларының чисталыгы, фикер йөртүләренең дөреслеге, дөньяга карашларының киңлеге алгы планга чыгып баса.
Нәрсә турында гына язмыйлар?! Укучыларымның күпчелеге иншаларын миңа багышлаганнар. “Тормышта белем кешегә ашый торган икмәк, эчә торган су, сулый торган һава кебек үк кирәк дип әйтсәк, ягъни аны тереклек чыганагы рәтенә кертсәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Бу – төп Закон белән беркетелгән безнең хокукыбыз да, бурычыбыз да. Белемсез яшәп булмый. Әлеге гаять катлаулы, бик тә җаваплы һәм шул ук вакытта мактаулы да булган миссияне башкару Укытучыга йөкләнә. Укытучы мифологик герой Атлант кебек бөтен дөньяны үз җилкәсендә тотып тора кебек”, – дип язган Зилә. Бер укучым үзенең язмасын түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлаган:
Ул зур түгел, әмма олуг үзе.
Гади, ләкин гали сүзләре.
Аның һәрбер сүзе күңелләрдә,
Кояш кебек карый күзләре.
Рәхмәт сиңа, олуг укытучым,
Син дөньда ачтың күземне.
Туган телдә туган халкым өчен
Әйтәчәкмен мин үз сүземне.
Бу юлларны укыгач, күңелем йомшарды, күзләремә яшь бөртекләре килде. Үзең турында укучыларыңнан шундый матур, җылы сүзләр ишетү сөенеч түгелмени? Бу юллар укучыларымның миңа, минем хезмәтемә биргән бәяләре, йокысыз төннәремнең олы нәтиҗәсе бит! Ап-ак кардай ак кәгазь битенә сибелгән шушы юллар тормышта укытучы һөнәрен сайлап ялгышмавымны, балаларым өчен борчылуларым юкка булмаганны күрсәтә түгелме соң?! Һәм мин тагын уйлар диңгезенә чумам... Укучыларымның хөрмәтенә, мәхәббәтенә ничек ирештем соң мин?
Тышта ап-ак кар ява. Бөтен җиһанда аклык, чисталык хакимлек итә! Әйтерсең, бөтен җиргә ак кәгазь япканнар. Бала күңелен дә ап-ак кәгазь битенә тиңлиләр бит. Безгә әнә шул чиста күңелгә матурлык, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыкларын ничек күбрәк салырга? Әдәби китапларны яратып укырга ничек этәрергә, китап белән ничек дуслаштырырга? Шушы сорауларга җавап табарга тырышам, шундый уйлар белән борчылып яшим мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Максатым - балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, аларда туган телебезгә мәхәббәт, әхлак нормалары тәрбияләү, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләре булуга омтылыш уяту.
Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, матур, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Минем бурычым белем бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Дәресләрдә нәкъ менә шуңа ирешергә омтылам. Балаларны һәрбер сүзне уйлап, үлчәп һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү - төп алымнарымның берсе булып тора.
Тырышлык нәтиҗәсез калмый, билгеле. Район, шәһәр һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулап килгән укучыларым районда уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар. Күп кенә укучыларымның фәнни-гамәли конференцияләрдә, иншалар, шигырь бәйгеләрендә катнашып, Мактау грамоталары белән бүләкләнүләре дә йокысыз төннәрем нәтиҗәсе!
Әйе, балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый, ә максатка ирешү өчен, дәрес кысалары гына җитми, боларга төрле класстан тыш чаралар аша гына ирешеп була.
Без мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырабыз. Укучыларымны милләтемнең дәвамчылары, кешелекле, әхлаклы, рухи яктан сәламәт шәхесләр итеп тәрбияләүдә төрле класстан тыш чаралар оештыру тагын бер методик уңышым булуын аңладым. Мәктәптә эшләү дәверендә, ата-аналарның укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә эшләү, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру – уңышка ирешүдә тагын бер баскыч, минемчә.
Икенче баскыч – үз һөнәри осталыгыңны үстерү өстендә эш. 2001 нче елда район укытучылары арасында үткәрелгән “Ел укытучысы” бәйгесендә - III урынны, ә 2007 нче елда – II урынны , 2012нче елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче “Туган тел” мастер-класслар бәйгесендә “Инновацион технологияләрне оста файдаланучы” номенациясендә җиңү яулагач мин моны тагын да тирәнрәк аңладым. Укытучы үсә, камилләшә барырга тиеш бит. Шул чагында гына ул укучылары өчен кызыклы шәхес булып калачак.
Тырышкан хезмәтемнең нәтиҗәләре дә куанычлы: район мәгариф бүлеге тарафыннан “Мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен” грамотасы белән бүләкләндем.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин, шәхсән үз эшем белән чын мәгънәсендә горурланам. Кире кайтып, тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин бу эшемә тугъры калыр идем. Үзем сайлаган язмыштан тайпылмыйча, Ходаем сәламәтлек биреп, шул юлымны ахыргача дәвам итеп бетерергә язсын иде дим.
Тышта ап-ак кар ява да ява. Шул ак карга карап, мәктәпкә юл алган нарасыйларны күзәтәм. Ак кәгазьдәй ак күңелегезгә мәрхәмәт, шәфкать орлыклары сибелсен! Ак карга Сез язган язуларны әшәке куллар пычратмасын! Ак күңелле, пакъ күңелле кешеләр юлдаш булсын сезгә! Ә мин Сезнең янәшәгездә булырмын, тормышның матурлыгын күрергә, аны яратырга өйрәтермен. Ярата белгән йөрәк кенә бәхетле була.
Мин бик бәхетле, чиксез бәхетле! Укучыларымны, тормышны, кешеләрне, үзем сайлаган һөнәрне һәм шушы аклыкны яратам!!!

Комментарии

Башлаган эшеңдә бары тик зур уңышларга ирешүеңне генә телим.

Хөрмәт белән Гүзәлия Шәйхатдаровна.

Аксакова

Эшегездә уңышлар телим.

Рәхмәт.

Петрова Гюзелия Рузаловна