SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Блог пользователя Петрова Гюзелия Рузаловна

Эш тәҗрибәм

Дәрестә

Педагогик эшчәнлегемдә татар галиме, язучысы, бөек философ Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләренә таянып эш итәм “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, техниканың үсеш кичерүе һәм башка сыйфатлар белән билгеләнә. Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш.

Эссе "Мин - укытучы"

фото

"Мин - Укытучы"
Йөрәгемне балаларга бирәм..
(Сухомлинский)
Табигатьтә кыш. Бөтен җир ап-ак. Ак кар өстенә матур итеп балалар рәсем ясый. Ак кар! Яңа гына мәктәп бусагасына аяк баскан бала күңеле дә нәкъ шулай ап-ак! Бүгенге көн вакыйгаларын тагын бер тапкыр күңелдән кичереп, аларны күз алдымнан берәм-берәм үткәреп, алдагы көннәргә яңа планнар корып, үз уйларыма бирелгән хәлдә, таныш сукмактан әкрен генә өйгә таба атлыйм. Уйларым еракларга юл ала.
Укытучыны изге затка тиңләгән заманнар булган. Булган, әмма узган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә укытучының дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз шул әле. Шулай да Рәсәйдә соңгы вакытта мәгариф өлкәсенә булган игътибар бездә өмет чаткылары уятты. Белем бирү өлкәсендәге күпсанлы проблемаларның кайберләре генә булса да чишелде, өметләребезнең бик азы гына булса да акланды.