SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе

DSC03134

“Мин- укытучы” (эссе)
Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый.
А. Эйнштейн

Мин- укытучы. Шушы мактаулы, авыр, катлаулы, җаваплы хезмәтем белән мин горурланам. Элек- электән мөгаллимнәр иң дәрәҗәле һөнәр ияләре булып саналган. Алар әйткән сүзгә колак салганнар, бәхәс килеп чыкса, киңәш сорап килгәннәр.Укытучы хезмәте укучыларының уңышларын күреп сөенгән, бу шатлыктан көне буе кош тоткандай йөргән минутлардан, нахак сүзгә әрнеп, төннәр буе йоклый алмый яткан сәгатьләрдән тора ул.
“Укытучы һәм тәрбияче булып туарга кирәк; алар белән тумыштан бирелгән сәләт идарә итә”,- дип яза күренекле рус язучысы Лев Толстой. Минем дә хезмәтем- каты, әмма аның җимешләре бик татлы шул. Һәрбер “чын укытучыга”сәләт тумыштан бирелә. Шул сәләтне дөрес якка куллана, тагын да камилләштерә белергә кирәк.
Һәрбер бала да менә сәләтле булып туа. Әлеге сәләтне вакытында күрү, дөрес якка үстерү бик мөһим. Укытучы бит ул бик нечкә психолог та. Һәрбер балага индивидуаль якын килеп, аның сәләт үзенчәлекләрен истә тотып эш итә. Укучылар белән эшләгәндә белемле, тәртипле, таләпчән, ягымлы, кайгыртучан, белем чишмәсенең маягы, креатив, бай кругозорлы булырга, куйган максатларыңа төрле кызыклы юллар белән ирешергә, гомумән, көчеңне 100% кулланып эшләргә кирәк.
Мин үз һөнәремне горурланып әйтәм. Мин- укытучы!Мин әле яшь укытучы, миңа әле хезмәт баскычлары буйлап үсәргә дә үсәргә, үз-үземне камилләштерергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Мәктәпкә мин үсеп килүче яшь буын белән бергә булу өчен килдем. Кеше, әгәр үзенең тормыштагы максатын һәм аңа ирешү юлларын билгели алса, шәхес буларак формалаша. Заман белән бергә атлап кына укытып һәм тәрбияләп була. Димәк, бу һәр вакытның үз рухы, үз әхлакый нигезе бар дигән сүз. Без ике вакыт- үткәннең һәм киләчәкнең чигендә торабыз. Без яңа гасырда нәрсә кыйммәтле булачагын белмибез, ә һәрчак нәрсә кыйммәтле булганын беләбез. Шуңа күрә укытучның төп максаты- белемле һәм тәрбияле шәхес формалаштыру нигезендә нәрсә ятуын яктырту, тормышта чыннан да нәрсә кыйммәтле, мәгънәле булуын күрсәтү.
Укытучыларны икенче әти-әни, юл күрсәтүче, белем бирүче, үрнәк һәм өлге итеп саныйлар. Ә чынлыкта, укытучы да башкалар кебек үк кеше. Ул тылсымчы да, табиб та, бар яктан килгән идеал да түгел. Яхшы укытучы илһам, бик яхшы укытучы белем бирә. Ә иң-иң яхшы укытучы бала үзе төшенсен өчен шартлар тудыра. Һәрбер укытучы үзенә сорау куя. Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгенге буынга халкымның мәңгелек мирасын тапшыра аламмы? Ничек укытырга? Укытуны ничек һәм нәрсә ярдәмендә оештырырга? Нәтиҗәне ничек бәяләргә? Мәктәп укучысының белем алуында мин нинди уңышларга ирештем? Һәм башка бик күп бетмәс- төкәнмәс сораулар, сораулар... Һәм минем каршымда балалар.
Һәм мин аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә, белем һәм тәрбия, бүгенге заман таләпләренә яраклашкан шәхес булдырырга тиешмен.Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә дә булса үзләштерә, укый, белем күтәрә. Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Без- мөгаллимнәр, күбәләктәй беркатлы балаларыбызга кул суза беләбезме? Һәр баланың үзенең эчке дөньясы, халәте... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Безнең бурыч- туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш- гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып- көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.
Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кереп, беренче эш көнемне башлап җибәргән идем. Хәтердә, бик хәтердә ул көннәр, тәүге адымнар. Әй, үткән гомер, инде күпме сулар аккан. Бүгенге уңышларыма ирешүдә минем дә яраткан остазларымның урыны бик зур. Сез хәзер кайда? Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез, кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез? Мине онытмадыгызмы?
Мин Сезне онытмадым. Сезне һаман да сагынам, миңа өйрәткән белемнәрегез, тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә. Сезгә әйтер сүзләрем бар... Сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иям.
“Укытучы!Сүзе дә нинди бит!..Укытучы!Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы-беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге-укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез”,-ди А. Фадеевның “Яшь гвардия” романында Матвей Шульгин. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән,олылап искә ала торган укытучысы бар.
Мин гап-гади шәһәр укытучысы,
Байлыгым юк, юк шул даным да.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.

Прикрепленный файлРазмер
тәҗрибә уртаклашу56.5 кб
тәҗрибә уртаклашу8.79 Мб
DSC03134.JPG139.13 кб
Дәрес планы 2015.doc31.5 кб

Комментарии

Диляра Газизовна,сезне чын күңелемнән котлыйм.Эшегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне телим.

Диляра Габделгазизовна, Сезгә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм әлбәттә сабырлык.

Иҗади уңышлар телим. Син чын укытучы!

Хакимова Мадина Сагидулловна

Уңышлар Сезгә!