SMI.KAZANOBR.RU

Песикәй

Җәйге чыныктыру чорында уенлы эшчәнлек
(беренче кечкенәләр төркеме)

Эшчәнлек темасы: «Песикәй».

Максатлар:
• Танып белү: балаларның иҗади күзаллауларын арттыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.
• Сөйләм үстерү: диалогик сөйләм формалаштыру, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү.
• Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү: балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, бер – берсенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:
• Уенчык мәче.
• Төрле төстәге кечкенә туплар салынган кәрзин.
• Аудиоязма.

Эшчәнлек барышы:

Сюрпризлы момент.
Балалар карагыз эле, җәймә астына кемдер качкан. Кем икән ул, тыңлагыз эле! (тәрбияче песи тавышына охшатып «мияулый») Кем икән бу? Песи.

Уенчыкны карау.
Песигә карагыз әле. Аның исеме Мияу. Әйдәгез әле, песигә исеме белән дәшик: “Мияу”. Сезгә Мияу песи ошыймы? Бик матур песи, әйеме? Аның мыеклары бар, колаклары, авызы, күзләре, койрыгы. Күрсәтеп чыгыгыз әле. Песине сыйпап карагыз әле, аның йоннары нинди? Йомшак.Ә песигә йөгерү һәм сикерү өчен нәрсә кирәк. Тәпиләр.
Песи ничек кычкырганын кабатлагыз эле.
Ягез әле, Мияу турында шигырь сөйләп китик.
Песи, песи, пескәем
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың
Җылы синең туннарың.(Р.Миңнуллин)

Динамик пауза «Нәни песи утыра».
Хәзер песи белән бергәләп уйнап алыйк.
Нәни песи утыра,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Җәелгән кулларны колаклар турына куеп, колаклар селкетү хәрәкәтләре ясала.
Нәни песи өшегән,
Борынын ул каплаган.
Куллар белән чиратлап борынны сыпырыла.
Песи-песи, Мияукай!
Җылытырбыз бик тиз без.
Учларны бер-берсенә ышку.
Тып-тып итеп
Сикерик аяк очында без.
Аяк очларында сикерү.

Дидактик уен «Туплар»
Песи бит кечкенә туплар белән уйнарга ярата. Ул безгә үзенең тупларын да алып килгән. Карагыз эле, минем кулда ничә туп?. Бер. Ә кәрзиндә ничә туп? Күп. Сезнең дә туплар белән уйныйсыгыз киләме?
Хәрәкәтле уен «Тупларны тәгәрәт һәм кәрзингә җый»
Кәрзиндәге тупларны алыгыз һәм идәндә тәтәрәтегез. Ә песи сезгә карап торыр. Ай, бөтен туплар тәгәрәп киттеләр! Тизрәк кәрзингә җыегыз!

Бармак уены «Песи балалары»
Безнең песи балалары (ике кулның да бармакларын күрсәтәбез)
Унау булган – карагыз!
Икесе таза,
Икесе өлгер,
Икесе шаян,
Икесе шук.
Ә икесе бәләкәй
Тик үзләре бик тәтәй! (кул бармакларын парлап суккалыйбыз

Үстерелешле уен: «Серле капчык»
Балалар, сез беләсезме песи нәрсә ашарга ярата? Сөт һ.б. Ә песи тагын балык ярата. Менә бу капчыкта бик төрле ашамлыклар бар, шуннан песигә балыкны алып бирергә кирәк. Тик капчыкның эченә карарга ярамый, кул белән капшап кына балыкны табарга кирәк. Кем песине ашатырга тели? Балыкны тапкач Мияуны гына сыйлыйсы калды. Мииу янына килегез һәм балыкны куегыз һәм әйтегез «Аша, Мияу!».

Музыкаль уен:
Песи безнең белән уйнады, пәрәмәчләр белән сыйланды, ә хәзер аның ял итәсе килә. Әйдәгез без аңа җыр җырлыйк. (хәрәкәтәр белән «Песи» җыры башкарыла)

Куланылган әдәбият:
• З.М.Зарипова, Р.С.Исаева «Үстерелешле уеннар». Казан 2013.
• К.В.Закирова «Уйный – уйный үсәбез». Казан 2010.
• Балалар өчен җырлар җыентыгы. Казан 2012.

Прикрепленный файлРазмер
Песикэй.doc42 кб