SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

“ Хәрәкәт активлыгын үстерәбез”

Әти-әниләр өчен искәрмә

Төзеде: Миронова Гөлия Ринатовна 184-нче б/бакчасы тәрбиячесе

7 яшькәчә формалашкан хәрәкәт актывлыгы баланың киләчәгенә, мәктәпкә әзерлегенә, спорт буенча күрсәткечләренә нигез булып тора. Дөрес оештырылган хәрәкәт активлыгы баланың акыл үсешенә уңай тәэсир ясый, чөнки нерв һәм башка системаларны көйли, хәтерне үстерә. Балаларның бар психик процеcслары ( фикерләү, күзаллау, сөйләм һ.б. ), шулай ук фикерләү операцияләре ( чагыштыру, анализлау, синтез, гомумиләштерү һ.б. ) камилләшә.
Шуңа күрә:

  • Баланың көндәлек режимын дөрес оештырыгыз;
  • Иртәнге гимнастика, чыныктырулар белән өй шартларында шөгыльләнергә онытмагыз;
  • Балаларны спорт уеннары уйнарга өйрәтегез ( өстәл теннисы, бадминтон, шәһәрчекләр һ.б. ), спорт уеннары элементлары белән таныштырыгыз ( хоккей, футбол, волейбол һ.б.);
  • Спорт төренең берсен яки берничәсен гаилә белән башкаруны максат итеп куегыз ( чаңгыда йөрү, йөгерү, йөзү, велоспорт һ.б. );
  • Өйдә, бакчада нинди булса да спорт комплексы булдырырга тырышыгыз ( таган, канат, спорт стенкасы һ.б.), чөнки әлеге җайланмалар хәрәкәт күнекмәләрен камилләштерүдә ярдәм итә;
  • Утырган, баскан торышта һәм атлап, йөгереп йөрүдә гәүдәнең дөрес торышына игътибарлы булыгыз;
  • Шәхси һәм гомум гигиена таләпләре күнекмәләрен даими үтәргә өйрәтегез ( кул юу, кием һәм аяк киеменә сак караш, уенчыкларның чисталыгы һ.б. );
  • Балаларны гәүдә өлешләрен дөрес атарга өйрәтегез, хәрәкәти юнәлешләрне еш кабатлагыз ( өскә, аска, алга, артка, уңга, сулга, әйләнә буйлап һ.б. );
  • Гаилә белән ешрак табигать кочагында булыгыз, поход һәм экскурсияләр оештырыгыз. Аннан бергә күргәннәр буенча әңгәмәләр оештырыгыз;
  • Баланы хезмәткә тартыгыз, бергә эшләнгән эштән канәгатьлек алырга өйрәтегез;
  • Табигать күренешләре, әйләнә-тирә мохит һәм дөнья , хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр тормышы турында белем һәм күзаллауларын даими үстерегез. Чөнки балаларның уен вакытында аларның хәрәкәтләрен кабатлау теләге үсә ( куян булып сикерә, кош булып оча) , бу исә активлыкны үстерә, күңел күтәренкелеге булдыра.