SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

"Гаилә" проекты

Төзеде: Халикова Тәскирә Миннесәйдәшовна, 184-нче б/бакчасының I категорияле тәрбиячесе

Гаиләнең төп бурычы, ягъни, стратегиясе - балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Һәркем баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. Әмма теләк белән чынбарлык арасы, кем әйтмешли, күк белән җир арасы кебек булырга мөмкин. Проект ата-аналарга тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре педагоглар белән берлектә балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Проектны үтәү вакытында балалар проблемалы сорауларга җавап бирәләр, эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр сөйлиләр, рәсем ясыйлар, хикәяләр төзиләр.
Балалар, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән белем алу-практик бурычлар чишеп, уйларга өйрәнәләр.

Проект төре: эзләнүле, төркем эчендә.

Проектның максаты: үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү, үз нәселеңнең шәҗәрәсенә кызыксыну уяту.

Проектның бурычлары:
- тирә-яктагы кешеләргә хөрмәт хисен тәрбияләү;
- туганлык турында күзаллауларын киңәйтү;
- үз гаиләңнең тарихы һәм традицияләре булган шәҗәрә турында күзаллауларын булдыру;
- балаларның сүзлек байлыгын туганлык терминнары белән баету, бәйләнешле сөйләм үстерү;
- бала-ата-ана бәйләнешләрен ныгыту.

Проектта катнашучылар: мәктәпкәчә төркем балалары, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проект үтәлеше вакытында белем өлкәләренең интеграциясе:
- танып белү
- социализация
- рәсем
- физик тәрбия
- музыка
- коммуникация
- матур әдәбият.

Балаларга һәм ата-аналарга проект нәрсә бирер:
- үзләре һәм гаиләләре турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк;
- үз гаиләләренең тарихын белергә ярдәм итәчәк.

Балалар эшчәнлеге нәтиҗәсе:
1. Гаилә яисә нәсел агачын төзү
2. “Үз гаиләңнең образын ясыйбыз” исемле балалар коллажын ясау
3. Бүләкләр ясау
4. “Минем гаилә” рәсемнәр конкурсы.
Проект өстендә эшләү этаплары:

Этап-лар Эшчәнлек Эчтәлеге
1ДОУ педагогларының шәҗәрә төзү кагыйдәләрен өйрәнү - фәнни әдәбият уку
- гаилә фотографияләрен карау
- “Гаилә - бәхет таянычы” буклетын ясау

2 Ата-аналар белән эш-шәҗәрә төзү буенча киңәшләр белән консультацияләр төзү
- шәҗәрә төзүнең эскизларын ясау

3 Балалар белән эш-гаилә фотографияләрен карау
- гаиләләре турында хикәяләр төзү
- тәрбияченең шөгыльдән тыш әңгәмәсе

Проект үтәлешенең этаплары:
№п/п Эшчәнлек Үтәлү срогы Җаваплылар Нәтиҗә

1. Өлкәннәрнең балалар белән бердәм эшчәнлеге:
1. “Минем гаиләм”
2. “Шәҗәрә - борынгы традиция”
3. “Минем гаилә образы”
4. “Минем нәсел шәҗәрәсе – минем гаилә образы”
Ике ай дәвамында
- тәрбияче
- ата-аналар
- музыка җитәкчесе
- балаларның гаилә, туганнар турында белемнәре;
- гаилә әгъзаларына, туганнарына, әби-бабаларына ярату һәм хөрмәт;
- нәсел һәм шәҗәрә турында күзаллау;
- коллектив эшчәнлек күнекмәләре.

2. Әңгәмәләр:
1. “Минем тату гаиләм”
2. “Әти –минем яхшы дустым”
3. “Минем якыннарым”
4. “Ничек мин өйдә булышам”
5. “Безнең сәяхәтләр”

3. Практик биремнәр:
1. Нәсел шәҗәрәсен төзү
2. “Минем гаилә” коллажы
3. Бүләкләр ясау
4. Гаилә гербын ясау
5. Матур әдәбият уку
- иҗади эшләр

4. Уен эшчәнлеге:
1. Сюжетлы-рольле уеннар “Гаилә”, “Бала-әни”
2. Дидактик уеннар “Өй”, “Һөнәр уйныйбыз”, “Кем булырга”.

4. Рәсемнәр күргәзмәсе:
1. “Минем әнием – иң яхшысы”
2. “Безнең тату гаиләбез”
3. “Ничек без ял итәбез”
Тәрбияче
- рольләрне башкару;
- сабырлык һәм дустанә мөнәсәбәт

5. Ата-аналар белән өйдә:
- рәсем ясыйлар;
- гаилә фотографияләрен карыйлар
Ике ай дәвамында
Ата-аналар
- коллектив эш күнекмәләре

6. Күңел ачу кичәсе “Гаилә традицияләре”
Проектның ахырында
Тәрбияче
Музыка җитәкчесе
- эмоциональлек
- бәйрәм; атмосферасы;
- гаилә традицияләре.

Ахыргы нәтиҗә:
Балалар:
- туганлык мөнәсәбәтләре турында күзаллау булу;
- нәрсә ул гаилә, гаиләнең тарихы һәм традицияләре турында күзалллау булу;
- шәҗәрә турында гаилә тарихы кебек күзаллау булу;
- тирә-як кешеләргә хөрмәт күрсәтәләр.