SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Халык гореф гадәтләре аша балаларга белем һәм тәрбия бирү.

Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлек тәрбияләү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Димәк, балага үз- үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана.
Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклылык кебек матур сыйфатлар тәрбия ята. Шул ук вакытта, буыннардан буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күптөрле. Мәсәлән, халыкның йола бәйрәмнәре, календарь бәйрәмнәр, кунакчылылык кагыйдәләре, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлы-биюле хәрәкәтле уеннар, ярышлы уеннар(узышу, йөгерешү) яки аларның җыелмасы- сабан- туе.
Шунысы аяныч, бүгенге көндә әби- бабаларыбыз да борынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләп үк җиткермиләр. Чөнки аларның яшьлегенә шул бәйрәмнәребезне, милли гореф- гадәтләребезне җимерү, бетерү еллары туры килгән. Әлбәттә, авылларда искиткеч зиһенле, матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез дә бар әле. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде...
Шуны да истә тоту кирәк. Тормыш шартлары үзгәрү, бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу табыгый. Шуның өчен дә теге яки бу бәйрәмне, йоланы элеккечә үткәрергә тырышу, әлбәттә дөрес түгел. Безгә бәйрәмнәребезне, аларга нисбәтле аерым йолаларның сәламәт, халыкчан рухын кайтарырга кирәк. Гомуми бәйрәмнәр оештыруда әзер “сценарий” көтеп утырмау, аны үзең табу мөһим. Безнең балалар бакчасында эшләүчеләр дә нинди матбугаттан нәрсә алырга була икән дип тормыйлар. Үсеш яшенә туры килерлек итеп кичә барышын педагоглар үзләре язалар.
Без үзебезнең “Ләйсән” балалар бакчасында халыкның иң беренче педагогик әсәре булып саналган бишек җырларын, моңлы, аһәңле халык җырларын, кешенең гүзәллеген, сафлылыгын, аның хыялларын чагылдырылган әкиятләрне, эчтәлекләре бик гыйбрәтле һәм үтә тапкыр тәрбия чарасы булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне киң кулланабыз. Балаларның зирәклеген, тапкырлыгын белү өчен 57 нче мәктәптәге беренче класс укучылары белән мәктәпкә әзерлек төркем балалары арасында конкурс оештырабыз. Ул конкурска балалар бик теләп катнашалар. Бер бала да үзен сынатмаска тырыша. Шулай итеп без балаларның тел байлыкларын үстерәбез, балалар бик яратып өйрәнәләр һәм үзләренең көндәлек эшләрендә, уеннарында, күңел ачу кичәләрендә киң кулланалар.
Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр , биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу- танышулар шушы көннәрдә була.
Безнең балалар бакчасы белән 57 нче мәктәп арасында аралашу традициягә кереп китте. Бакчада үткәрелә торган Каз өмәсе, Сабан- туй, Озын толым, Сөмбелә,Карга боткасы бәйрәмнәре мәктәп балалары белән берлектә уздырыла, алар ул бәйрәмнәрне үткәргәндә зур көч куялар. Мәсәлән Сабирзянов Айрат Сөмбелә бәйрәмендә бабай ролен,Галиева Гөлнара Сөмбеләне уйнады. Карга боткасы бәйрәмендә Яруллина Динара Нәүрез булды. 57 нче мәктәптә урнашкан музыка мәктәбенең филиалына йөрүче балаларны, безнең балалар бакчасының көтеп алган кунаклары. Алар балалар алдында татар халкының моңлы көйләрен баянда уйнап, җырлы- биюле түгәрәк уеннарын уйнап күрсәтәләр.
З урлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балалар, мәктәп укучылары алдында үзләренең яраткан әкиятләрен мәктәп бинасында бик теләп уйныйлар. Мәсәлән “Шалкан”, “Тавык, Көртлек һәм Тычкан”, “Теремкәй”,”Чукмар белән Тукмар”,”Йомры икмәк” һ.б. әкиятләре күрсәтелә. Бу эштә безнең тәрбиячеләр актив катнашалар.
Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән берлектә без Казан шәһәренең тарихи истәлекле урыннарына сәяхәт ясыйбыз. Бу мизгелләр балалар күңелендә мәңге сакланыр. Бүгенге көндә балалар бакчасында туган традецияләр мәктәпләрдә дәвам иттерелә.
Без бердәм эшләгәндә генә үсеп килүче яшь буында бер-береңә ярдәмчелек, игелеклелек,игътибарлылык, үз халкының тарихын, гореф- гадәтләрен белергә омтылыш тәрбияли алачакбыз.