SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Конспект занятия по познавательному развитию "Көзге уңыш" (старшая группа)

Тема: "Көзге уңыш."

Максат: балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету һәм ныгыту, яшелчәләрне характерлы үзенчәлекләренә: тәменә, төсенә, формасына карап аера һәм исемнәрен әйтә белергә, гомумиләштереп "яшелчә" сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Халык аваз иҗатын кулланып, табышмаклар чишәргә өйрәнү. Сенсорик күзаллауны үстерү. Трафаретлар кулланып яшелчәләрнең рәсемнәрен ясау һәм акварель буяулары белән буяу.

Җиһазлар: интерактив такта, яшелчә рәсемнәре; чи һәм пешкән яшелчәләр(кишер, суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр, шалкан, чөгендер); табышмаклар, туп, яшелчә трафаретлары, альбом бите, акварель, пумалалар, һәм карандаш.

Шөгыль барышы.

- Балалар, әйтегез әле, хәзер кайсы ел вакыты?
- Көз.
- Сез көз турында нәрсәләр беләсез?
- Көз көне яфраклар саргая, коела.
- Чәчәкләр сула.
- Яңгыр ява, салкын була.
- Яшелчәләр, җиләк-җимешләр өлгерә.
- Кошлар җылы якка китә.
- Бик дөрес әйттегез, балалар. Көзен кешеләр яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын җыеп алалар. Сез көзге уңыш турында ниләр бләсез икән? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын уйлагыз.

1. Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып. (Кишер)

2. Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

3. Үзе йомры - ай түгел,
Төсе сары - май түгел,
Койрыклы - тычкан түгел. (Шалкан)

4. Җир астында җиз бүкән,
Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

5. Өч кат тун кигән,
Кем салдырса, шул елый. (Суган)

6. Озын яшел - түтәлдә,
Сары, тозлы - кисмәктә. (Кыяр)

7. Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт. (Кабак)

(Балаларның дөрес җавапларыннан соң интерактив тактада яшелчәләрнең рәсемнәре чыга.)

- Балалар, рәсемдә сурәтләнгән әйберләрне бер сүз белән ничек атыйбыз?
- Яшелчәләр.
- Яшелчәләр кайда үсәләр?
- Бакчада, түтәлләрдә.
- Хәзер без бер уен уйнап алырбыз. Ярым түгәрәккә басабыз.

1нче уен.

1нче тапкыр. (Һәр бала белән уйнала.)
- Мин кемгә туп бирәм, шул бала бер яшелчә исемен әйтә.
2нче тапкыр. (Һәр бала белән уйнала.)
- Мин кемгә туп бирәм һәм яшелчә исемен әйтәм, шул бала яшелчәнең төсен әйтә.
- Кыяр - (яшел)
- Суган - (сары)
- Кишер - (кызгылт-сары)
- Чөгендер - (шәмәхә-кызыл)
- Кәбестә - (яшел)
- Шалкан - (сары)
- Помидор - (кызыл)
- Бәрәңге - (сары)

2нче уен. "Тәмен татып бел."

Балага күзе йомылган килеш яшелчә кисәге каптырыла, бала аның нәрсә икәнен, пешкәнме яки чиме икәнен, тәмен әйтә.

3нче уен. "Серле янчык."

Янчыкта яшелчәләр(кыяр, суган. кишер, чөгендер, кәбестә, шалкан, помидор, бәрәңге). Бала янчыкка кулын тыгып бер яшелчәне тота һәм формасына, зурлыгына карап исемен әйтә(күрмәгән килеш). Аннан соң яшелчәне алып балаларга күрсәтә һәм аның характерлы үзенчәлекләрен саный. (Тәрбияче сораулар биреп, булыша.)

- Кишер. Җир астында үсә, кызгылт-сары төстә, озынча конуссыман, татлы, пешереп тә, чи килеш тә ашыйлар.
- Кыяр. Җир өстендә сабакта үсә, яшел, озынча овалга охшаган, сусыл, чи килеш ашыйлар.
(Һәр бала берәр яшелчә турында сөйләп чыга.)

- Балалар, яшелчәләр витаминнарга бик бай, аларны ашаган кеше нык, сәламәт була. Ә сез, яшелчәләр ашыйсызмы, балалар?
- Әйе, ашыйбыз.
- Әйдәгез, алайса, без дә яшелчә ашы пешерик. Әйтегез әле, ашка нинди яшелчәләр салырбыз икән?
- Бәрәңге.
- Кишер.
- Суган.
- Кәбестә.
- Помидор.
- Ашка салыр өчен бу яшелчәләрне нишләтергә кирәк?
- Юарга, чистартырга, турарга.

"Аш пешерү" уены.

Ярдәм көтеп тормыйбыз, (Гәүдәне яртылаш уңга-сулга бору)
Яшелчәләр турыйбыз.

Чиста итеп юабыз, (Куллар белән юу, турау хәрәкәтләре)
Без кәбестә турыйбыз.

Без кишкр кырабыз, (Учларны каплап, ике кул бармакларын бер-берсенә
ышкып алу)

Ваклап суган турыйбыз, (Суган турау хәрәкәтләре, бармакларны бергә
Тозлап, майлап алабыз, җыеп селкетү)

Яхшылап болгатабыз, (Болгату хәрәкәтләре, кулларны алга сузу)
Бигрәк тәмле, ашагыз!

- Булдырдыгыз, балалар. Шундый тәмле, файдалы яшелчәләр бүләк иткән көз турында үзебезнең өйрәнгән җырыбызны да башкарыйк инде. (Балалар фонограммага җыр башкаралар.)

"Көз"
Көз, көз, көз,
Сине көттек без.
Алма, кавын һәм карбызлар
Өлгерми синсез.

Көз, көз, көз,
Көзсез күңелсез.
Алтын-сары яфраклар да
Коелмый синсез.

- Ә хәзер, балалар, өстәл артына утырабыз. Трафаретларны алып, карандаш белән альбом битенә 2-3 төрле яшелчә рәсеме тәшерәбез һәм төсен туры китереп, буяулар белән буйыйбыз.

- Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез. Табышмакларга җавап бирдегез, яшелчәләр турында сөйләдегез, уйнадыгыз, җырладыгыз, рәсем ясадыгыз. Үзегезнең белемле булуыгызны күрсәттегез. Бик тырыш булганыгыз өчен көз сезгә күчтәнәчләр җибәргән. (Көзге яфраклар белән бизәлгән кәрзиндә алмалар.)