SMI.KAZANOBR.RU

Проект.Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.

IMG-20241223-WA0013

Проект эше
Тема: Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолалары.
Кереш. Проектың актуальлеге.
Бөек татар халкын, бай тархихын,
Гасырлардан килгән мирасын,
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап соклансын!
Гореф- гадәтләрне, җыр- биюне,
Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,
Белсен иде җирдә һәрбер бала
Әнисеннән алган үз телен!
Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Проект эшенең максаты:
Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре , мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы, һәряклап үсеш алган, иҗади шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Укучыларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
Халкыбызның бай рухи дөньясы белән таныштыру;
Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү ;
Татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу

Бу максаттан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдек:
- тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф- гадәтләрен, бәйрәмнәрен белү, алар белән кызыксынуларын үстереп баларга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.
- татар халкының милли бәйрәмнәре, йола уеннары, гореф- гадәтләре аша балаларның аралашу, коммуникатив осталыгын, сөйләм телен үстеру.
- халкыбызның милли тадицияләрен саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола- бәйрәмнәре ( “ Сөмбелә”, “ Карга боткасы”,
“ Нәүрүз”. “Сабантуй”) белән баларны таныштыру.

Проектың методлары:
- ата- аналар белән эш
- альбом төзү;
- танышу;
- күзәтүчәнлек;
- экскурсия;
- әңгәмә;
- уку, ятлау;
- рәсем ясау, кисеп ябыштыру;
-видеофильм карау;
-очрашулар;

Проектта катнашучылар: укучылар, ата- аналар, сыйныф җитәкчесе.
Проектның төре: мәгълүмати юнәлештә, иҗади-эзләнүле.
Гамәлгә ашырылу вакыты: дәвамлы, 2024-2025 нче уку елын сыйдырган вакыт аралыгында үтүче проект.
Проект эшчәнлегенең тәэмин ителуе:
- Күргәзмә һәм дидактик материаллар .
-Татар халкының милли иҗаты турында материал туплау.
- Проектта куллану өчен кирәкле материал табу.
-Рәсем , фото күргәзмәләр , кул эшләре күргәзмәсе булдыру.
-Татар халык аваз иҗатын куллану.
Проекттан көтелгән нәтиҗә:
-әхлаклылык, әдәплелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес, матур итеп аралашырга өйрәнә.
- татар халкының электән сакланып килгән бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнәләр.
- халык – аваз иҗаты белән кызыксыналар, аңа хөрмәт белән карыйлар.
Сентябрь
“Без тарихта эзлебез”
“Әбиемнең серле сандыгы”
( истәлекле, буыннан- буынга мирас булып калган
ядкарьләрне барлау)

Октябрь
Халкыбызның милли бәйрәме-Сөмбелә бәйрәме
“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч бәйрәм килә. Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе “Сөмбелә” алтын сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән.
Ноябрь
Халкыбызның милли бәйрәме-Каз өмәсе
Көзге-кышкы күмәк йолалар арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар.
Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр.шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә.Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган.
Декабрь
Нардуган бәйрәме
Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык тәкъвимендә (календарь) кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә. Керәшен татарларында бу вакытны Нардуган, яки шайтан туе дип атыйлар. «Нар» монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә «дуган» – туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен кояш, табигать уяну бәйрәме белән бәйләгәннәр. Башкортлар һәм удмуртларда бу бәйрәм – Нардуган, чувашларда – Нартукән яки Нартаван, мокша һәм эрзя халыкларында Нардван яки Нардава дип йөртелә.
Нардуган йолалары турында беренче белешмәләр 19-20 гасырларга барып тоташа. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: әле декабрьгә кадәр, кыр эшләре тәмамланып, һәм әкренләп кышка әзерлекләр башлангач, татарлар киләчәк ел турында чынлап торып кайгырта башлаганнар. Алар хәтта, төрле сынамышларга ышанып, киләчәкне алдан белү өчен төрле йолалар башкарганнар. Декабрь азагында, гадәттә, ул 25 нче декабрь булган, кичен авыл яшьләре, төрле битлекләр һәм костюмнар киеп, өйдән-өйгә кереп йөри башлаганнар. Йолаларның иң мөһиме биюләр, аларның хәтта билгеле бер башкару тәртибе дә булган. Мәсәлән:
1) ишегалдында башкарылган сәламләү биюе
2) өйгә кергәндә башкарыла торган бию
3) эрләүче әбинең һәм бабайның биюе
4) рәхмәт йөзеннән башкарылган бию
5) саубуллашу биюе
6) багу, күрәзәчелек белән бәйле булган биюләр
7) уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән әйләнү.
Иң элек биюләргә көйне скрипка ярдәмендә чыгарганнар. Соңыннанрак аны гармун алыштырган. Иң танылган биюләр «Эт биюе», «Сарык биюе», «Елан биюе», «Чиратлы бию», «Кара каршы бию» дип аталганнар. Аларның төп максаты киләсе елда уңышны булдыру һәм яшьләрнең шәхси тормышын яхшырту булган.
Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры – учак ягу санала. Күпчелек авылларда бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар. Әгәр учак аша сикергән парның (егет һәм кызның) куллары ычкынмаса яки алар сикергәч учактан ялкынлы күмерләр күтәрелсә, алар өйләнешәчәкләр дип фараз кылганнар.
Март
1.Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Халкыбызның милли бәйрәме-КАРГА БОТКАСЫ
2.Халкыбызның милли бәйрәме-Нәүрүз
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Май
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр. Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.
Халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй

Халкыбызның дини бәйрәмнәре
Халкыбызның дини бәйрәме-Корбан бәйрәме
Корбан бәйрәме элек заманнарда ничек үткәрелсә, хәзер дә шулай ук бәйрәм ителә. Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен. Заманча: ”теләктәшлек көне” Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласы¬на корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Итнең өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә өләшәләр. Хуҗа бәйрәм табыны әзерли. Анда дин әһелләре һәм башка кунаклар чакырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп, вәгазьләр сөйләнә. Гает көннәрендә барча мөселманнар мәчеткә намаз укырга баралар, бер-берсенең хәлен белешәләр, вафат булган ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары рухына багышлап, дога кылалар, хәер бирәләр.

Халкыбызның дини бәйрәме-Рамазан ае
Ураза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз. Фитр сәдакасының күләме 3260 грамм хөрмә яки 3260 грамм арпа (гадәттә диния назәрәте аның акчалата күләмен билгели).
Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.
Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый.
Халкыбызның дини бәйрәме-Ураза бәйрәме
Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать белән кылына торган бәйрәм, ике рәкәгать бәйрәм намазын (Гает намазын) уку белән билгеләнә. Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб эшләрдән санала. Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр. Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң укыла.
Халкыбызның дини бәйрәме-Кадер кичәсе
Рамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәдне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

Укыту һәм тәрбия процессында гореф-гадәт, йолала-бәйрәмнәрнең тоткан урыны

Бала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Шул “ак кәгазь” гә шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек, матурлык орлыкларын ничек күбрәк салырга, ничек туган телебезгә мәхәббәт уятырга?
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты - белем һәм тәрбия бирү процессында милли үзаң формалаштыру. Бу иң беренче чиратта үз телеңне, халкыңның гореф – гадәтләрен, милли йолаларын, мәдәниятен яхшы белү булса, икенчедән башка халыкларның да телен, мәдәниятен өйрәнү .
Укыту- тәрбия процессында халык педагогикасына, халык авыз иҗаты, милли йолаларыбызны өйрәнеп, аларны эшемдә файдалануга игътибар итәм. Балаларда милли үзаң формалаштырып, халкыбызның гореф- гадәтләренә кызыксыну уятам. Кабинетта тупланган бай материал , беренчедән әзер материал булса, икенчедән укучылар белән берлектә баетылып барыла.
Милли бәйрәмнәр, йолалар – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык – олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе – яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә.
Программа буенча без башлангыч сыйныфлардан башлап милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Безнең халыкта “Сөмбелә, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп. Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Шуңа күрә мин укучыларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен һәм яңадан-яңа мәгълүматлар белән таныштыру максатыннан әлеге теманы өйрәнгәндә өстәмә материалдан файдаланам. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышканда мин укучыларга таныш булмаган бәйрәмнәр, уеннар турындагы текстлар тәкъдим итәм, чөнки татар халкының бай мәдәниятьле халык булуын укучыларга тырышам. Укучылар татар халкында кызыклы бәйрәмнәр күп булуын укып беләләр. Ә инде мәктәп күләмендә татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү бездә күптәнге традиция. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме мәктәбебездә елдан-ел бик күңелле итеп уздырыла. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
“ Теле барның киләчәге бар “дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Татар халкы элек-электән белемле, мәдәниятле булган. Күренекле татар галимнәре, әдипләре, үз телләрен камил белүдән тыш, берничә чит телдә җиңел аралаша алган. Без дә алардан үрнәк алып, халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятне сакларлык, башкаларга хөрмәт белән карарлык укучылар тәрбияли алсак иде.

Төп өлеш:
Проектның практик өлеше.
Проектны гамәлгә ашыру этаплары.
әзерлек - сентябрь
төп – октябрь - апрель
йомгаклау – май

Ай Блок Балалар белән эшчәнлек Ата- аналар белән эшчәнлек Йомгаклау чарасы
Сентябрь “ Тау башына салынгандыр безнең авыл” - Без яшәгән төбәк белән таныштыру.
Презентация карау”
-Әңгәмә “ Халкым бизәкләре” ( түбәтәй, калфак, )
- А.Алиш иҗаты белән танышу.
“ Буяу сатыш” уены өйрәнү. -“Без тарихта эзлебез”

“Әбиемнең серле сандыгы”
( истәлекле, буыннан- буынга мирас булып калган
Ядкарьләрне барлау) китапханәче белән очрашу.
“ Казаным тарихы”

Октябрь Татар халкының милли бәйрәме “Сөмбелә” - Татар халык әкияте” Өч кыз”
- “ Бас кызым Әпипә” (бию элементларын өйрәнү).
- «Халкым ашлары»
- Абдулла Алиш
“ Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерү. (Язд. диск )
- театральләштерүче әкиятләргә костюмнар тегү.
“көзге ярминкә”,күргәзмә эзерләү.
“Тәрбия баскычлары”
Видеофильм тәкъдим
итү.

“Көз бизәкләре” күргәзмә оештыру

Ноябрь Халкыбызның милли бәйрәме-Каз өмәсе

“Каз өмәсе” татар халкының күмәк йолаласы белән танышу
кул эшләре

Презентация ясау

Декабрь “ Яңа елга төкле аяк белән!” Нардуган бәйрәме
- “Итекләрем- читекләрем” кисеп ябыштыру.
- “Кыш бабайның итеге”
-“Милли киемнәр” фотоальбом карау.
“ Йөзек салыш” уены. Өйрәнү. -фото- күргәзмә “

“ Кыш бабайга хат”
Чыршы бәйрәме: “ Кыш бабайга кунакка”
Гыйнвар Татар халкының милли бизәкләре -“ Милли бизәкләр” слайдлар карау.
-“ Татар халкының милли киемнәре һәм алка- чулпылары”, әңгәмә.
- Р.Вәлиеваның “ Түбәтәй һәм калфак” шигырен уку.
- «Тубәтәй» уенын өйрәнү. -Папка: «Татар халык бәйрәмнәре».
-Күргәзмә «Милли ризыклар».
“Эбием сандыгы”. Музыкаль кичә.
Февраль Халкыбызның дини бәйрәмнәре

Милли ризык « Кош теле”
“ Капкалы” уенын өйрәнү. Корбан бәйрәме
Ураза бәйрәме
Рамазан ае
Кадер кичәсе Презентация ясау
Март Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасы.
Халкыбызның милли бәйрәме-Нәүрүз «Татар халкының милли бәйрәм-йолалары “
- Рамазан аенда” шигырен уку. (372бит Балачак аланы)
-“Нәүрүз кайчан туган?”
Әңгәмә.
“ Бер яшьлектә, бер картлыкта” ( Ак яулыклы татар әбиләре белән очрашу) “Язгы чәчәк бәйләме”, иҗади күргәзмә. Татар халкының яз каршылау бәйрәме “ Нәүрүз”
Апрель “Г.Тукай әкиятләренә сәяхәт” -Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышу. Слайдлар карау.
“Г.Тукай-балар язучысы!”
Әңгәмә.
- “ Туган тел” шигырен өйрәнү.
«Боз карау» йоласы. Әңгәмә.
“ Су анасы” уенын өйрәнү.
- “Минем яраткан героем” рәсем, иҗади эш. –Бәйрәмгә костюмнар тегү.
“Эй, шурәле, шурәле, безнең янга кил әле!” музыкаль кичә.

Май Халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй
«Жыен» йоласы белән таныштыру.
- Тозлы камырдан “ Чәк-чәк” ясау.
Ш.Галив “ Сабан туе батыры” шигырен өйрәнү.
“Минем шәҗәрәм”
Нәсел агачы ясау-төзү

“Милли хәзинәбез - Сабантуй” “ Әй милләтем, минем горур халкым, гасырларга җитәр авазың” Гомүмиләштерелгән уен- тамаша.

Йомгаклау:
Бүгенге көндә алда торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.
Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Кояшкай” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Кулланылган әдәбият:
1 Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995
2 Балачак аланы: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011,-560б.
3 Тылсымлы куллар (журнал), мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балары өчен, башлангычсыйныф укытучылары һәм тәрбиячеләр өчен
4 Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
5 Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары.-Казан: татар кит.нәшр,.1987
6 Күңел ачыйк бергәләп: Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре өчен ярдәмлек.- Казан: Мәгариф, 2003.-