“Нәни чебиләр маҗарасы”
“Нәни чебиләр маҗарасы” Физик тәрбия бирүче инструктор Валеева М.Н, тәрбияче Кабирова Л.Р
Мәрзия Фәйзуллина шигырьләре ярдәмендә уртанчылар төркемендә физик тәрбия бирү буенча күңел ачу чарасы.
Максат:балаларда театральләштерү элементларын кулланып, физкультура белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту.
Бурычлар:
1)Гимнастик скамьядан барганда тигезлекне саклап йөрүне күнектерү.
2)Үрмәләп бару күнекмәләрен үстерү.
3)Хәрәкәтләрне эшләгәндә көйне тыңлап эшләүне үстерүне дәвам итү.
4)Дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү.
5)Бер-береңә ярдәм итүне дәвам итүне күнектерү.
Балалар белән эзерлек эшләре: шигырьләр, җырлар, хәрәкәтләр өйрәнү.
Белем бирү: балаларны бер колонна белән йөрергә, үрмәләргә, ике аякта сикерергә, бер рәткә куелган конусларны әйләнеп үтәргә өйрәтү.
Тәрбия: физкультура дәресләренә уңай караш, үз-үзеңне тота белү, чыдамлык тәрбияләү.
Материаллар һәм җиһазлар: гимнастик скамья, үрмәләп чыгу өчен дугалар, кәрзин, гөмбәләр, болытлар, кояш, чеби, каз битлекләре, куян, керпе костюмнары, музыка аудиоязмасы.
Чара барышы:
Күңелле музыка аудиоязмасы яңгырый. Залга бер-бер артлы тезелеп тәрбияче һәм балалар керә.
Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн кунаклар. Балалар да кунаклар белән исәнләшә.
Тәрбияче: балалар без бүген сезнең белән күңелле сәяхәткә барырбыз.
Күңелле музыка яңгырый. Балалар тәрбияче артыннын зал буйлап баралар. Бер рәткә куелган конусларны әйләнеп үтәләр, 50см ераклыкта куелган “бүрәнәләр” аша атлап үтәләр, зал буйлап йөгерәләр. Алдагы күнегүләрне эшләгәннән соң балалар бер рәткә тезелеп басалар.
Тәрбияче: Балалар, бүген көн нинди?
Балалар: Урамда болытлы, кояш та юк.
Тәрбияче: Кояш еракта болытлар артында йоклаган. Аннан башка җылы да, якты да юк. Безгә Кояшны табарга һәм аны уятырга кирәк.
1 нче бала: Әйдә, бергәләп барыйк,
Кояшның оен табыйк.
2 нче бала: Юлда берәрсе очрамас микән,
Кояшның өен күрсәтмәс микән?
Тәрбияче: Бүген без сезнең белән Кояшнын өен табарга тырышырбыз. Ләкин сәяхәткә чыккынчы мин сезгә нәни сары чебиләргә эйләнергә тәгъдим итәм.
Серле музыка яңгырый. Балалар үзләре тирәли 3 тапкыр әйләнәләр һәм чеби битлекләре кияләр.
3 нче бала: Тышта бик җылы булса да
Тун кигәннәр чебиләр.
Яңа гына тусалар да
Йөгерешеп йөриләр.
Эремчек, тары ярмасы,
Суалчан яраталар.
Суалчан дип ботинкамның
Бауларыннан тарталар.
Көш-көш, дигәч, китсәләр дә,
Тагын килеп тарталар.
Тарта-тарта ботинкамның
Бауларын чуалталар.
Тәрбияче: Менә без нинди матур чебиләргә әйләндек. Чебиләр канатларын ничек селкиләр? ( балалар кулларын күтәрәләр һәм төшерәләр) .Яхшы! Ә суны ничек эчәләр? (балалар кулларын артка сузып алга иеләләр.) Тавыкларның ничек йөргәнен курсәтегез әле? (Тәрбияче артыннын кабатлыйлар).
Тәрбияче: менә без Кояшның өен эзләргә эзер. Ә хэзер күңелле чебиләр зарядкасы ясап алыйк.
4 нче бала: Нәни чебиләр барсы да
Сары майка кигәннәр
Зарядка ясарга диеп
Бер урынга килгәннәр.
“Чебиләр зарядкасы” (М.Фәйзуллина сүзләре, Л.Хайрутдинова көе) җырына зарядка ясау.
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер юл буйлап барыйк! Ә монда бүрәнә ята. Әйдәгез бурәнә өстеннән егылмыйча, гәүдәне төз тотып барыйк. (Гимнастик скамейка өстеннән бару).
Тәрбияче: Сез шундый җитезләр! Бик яхшы. Әнә чыршы астында керпе утыра, бәлки ул безгә Кояшның кая икәнен әйтер. Исәнме, Керпе. Безгә Кояшны табарга булыш әле.
Керпе: Мин сезгә булыша алмыйм. Бер зур гөмбәм югалды. Сез аны күрмәдегезме?
Чебиләр: Юк, күрмәдек, Керпе.
Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп эзләп карыйк. (Балалар кәрзингә гөмбәләр җыялар).Гөмбәләрне керпегә бүләк итик.
Керпе: Рәхмәт, чебиләр. Сез миңа ярдәм иттегез. Әнә анда куян сикерә. Сез аннан сорагыз.
Тәрбияче: Исәнме, Куян, син Кояшның кая яшәгәнен белмисеңме?
Куян: Белмим. Күлдә каз бәбкәләре йөзә, бәлки алар Кояшны ничек табасын беләдер.
(Куян артыннын бер рәткә тезелгән конуслар арасыннын сикереп баралар.)
Тәрбияче: Исәнме, Каз.
5 нче бала: Су буенда ике бәбкә
Бер суалчан тапканнар
Икесе ике башыннан
Бик нык итеп капканнар.
Тарта торгач бу суалчан
Кинәт өзелеп китеп,
Ике бәбкәике якка
Мәтәлделәр леп итеп.
Тэрбияче: Чебиләр, әйдәгез без дә көч сынашып карыйк әле! Кем көчлерәк икән. Бер, ике, өч безнең кулда көч. ( Канат тарту).
Тәрбияче: Каз, ә син кояшның кая яшәгәнен белмисеңме?
Каз: Кояш биек тау астында яши дип уйлыйм. Аны болытлар каплаган.
(Яңгыр тавышы).
6 нчы бала: - Апа, безгэ артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
-Кем дә дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.
“Кулчатыр” уены. Балалар тугәрәк ясап басалар. Түгәрәк уртасында зонтик тоткан тәрбияче. Ул тугәрәк тирәли бара һәм түбәндәге сүзләрне әйтә:
Кулчатырым, кулчатыр
Җылы яңгырны чакыр
Яусын әйдә курыкмыйм
Кулымда минем чатыр.
(Л. Гусманова)
Сүзләрне әйтеп бетергәч балалар төрле якларга йөгерешеп китәләр. Тәрбияче берәр баланы кулчатыр белән каплый, ә балалар кем юк икәнен беләргә тиеш.
Тәрбияче: Ә хәзер, чебиләр, Кояшка булышыйк, йокысыннан уятыйк, болытлардан аралыйк. (Һәр бала дугалар аша чыгып болып рәсемен йолкып ала.)
Тәрбияче: Болыт мамык кебек җиңеләйде һәм очып китте. Яктырып кояш чыкты.
Кояш, кояш, җылы кояш
Нурларыңны сип җиргә
Без сине бик яратабыз
Син бик тә кирәк безгә.
Тәрбияче: Кояш һәркемгә рәхмәтле!
7 нче бала: Без барыбыз да катнаштык
Уенны әзерләүдә
Һәркем тырышып эшләде,
Тик тормады берәү дә...
- Лейсан Райнуровна Кабирова's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии