
Дәрестән тыш чара. Музейга экскурсия.
Ренат Харис музей-комплексы ике залдан тора. Беренче залда шагыйрьнең график картиналар галереясе, спектакль афишаларын күрәсез. Бу залда шагыйрьнең төрле темаларга ясалган картиналары урын алган. “Мин кайда гына булсам да, нәрсә күрәм – шуны кәгазьгә төшерәм. Ниндидер эстетик югарылыкка ирешим дип иҗат итмим, чөнки мин профессиональ рәссам түгел,- ди шигъри каләмле рәссам.- Менә бу “Айлы төн дигән картинаны Түбән Камада вакытта тәрәзәдән айлы төнне күзәткәндә ясадым.”
Беренче залда Ренат Харисның графикасы һәм афишалар
Ренат Харис күренекле шагыйрь генә түгел, ул дратург та. Аның спектакльләрен карап барырга тырышабыз, аннан соң фикер алышабыз. Бу залда Ренат абыйның спектактакльләреннән һәм аның либреттосы буенча куелган афишалар белән танышырга була.
Ә хәзер икенче залга рәхим итегез.
Сыйныф-кабинетта күренекле шәхескә багышланган 6 стенд, 6 витрина, аның турында альбомнар, укучыларның иҗади, эзләнү- тикшеренү эшләре, урын алып тора.
1стенд – Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында. Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Цильна районы Кәшә (Ельховое Озеро) авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның әтисе – Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы, ә әнисе Зәкия ханым – 1939 елда Татарстан укытучылары арасында, беренчеләрдән булып, Мәскәүдә М. И. Калинин кулыннан медаль ала. Шагыйрьнең бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа районында уза. Ул 1958 елда Буа шәһәренең А. В. Луначарский исемендәге рус урта мәктәбен тәмамлый.
Аннары ул, Казанга килеп, 2 нче номерлы Төзү-монтаж идарәсендә
(СМУ - 2) слесарь-сантехник булып эшли. 1959-1963 Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963-1964), ВЛКСМ өлкә комитетында инструктор (1964-1965), 1965-1971 еллар арасында “Татарстан яшьләре”, Яшь ленинчы (“Сабантуй”) әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь һәм 1971-1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре вазыйфаларын башкара.
2стенд – Ренат Харис Дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән шәхесләрнең берсе
3стенд – Ренат Харис шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Р.Харис Татарстан АССР культура министры урынбасары итеп билгеләнә һәм бу хезмәттә 1982 елга кадәр була. 1982-1989 елларда ул - “Казан утлары” журналының баш редакторы, 1989-1991 елларда КПССның Татарстан рескомы идеология бүлеге мөдире булып эшли. 1991 елда ул Татарстан Югары Советы органы булган “Татарстан хәбәрләре” (“Мәдәни җомга”) газетасын төзи һәм 1995 елга кадәр аның баш редакторы була. 1995-1999 елларда ул - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Р.Харис 1990 елдан башлап өч чакырылышта халык депутаты. Ул Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстанның Дәүләт символлары буенча эш группасын җитәкләде һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерләде. Соңыннан ул татар, рус, һәм инглиз телләрендә “Татарстан символлары” (2005) китап язды.
Р.Харис биографиясенә 1980-2000 елларга мәдәният министры урынбасары, “Казан утлары” журналы һәм “Татарстан хәбәрләре” газетасы редакторы, Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары, халык депутаты булып эшләү вакытлары керә.Шагыйрьнең егермеләп китабы да шушы елларда чыгарылган. Шуларның алтысы – рус телендә,берәр башкорт, чуваш телләрендә һәм тагын балалар өчен өч китап, калганнары татар телендә. Р.Харис әлеге чор иҗаты шигырьләрендә лиризмның көчәюе, жанрлар төрлелеге, тарихи темаларга тартылуы белән билгеләнә.
4стенд – Ренат Харис татар әдәбиятында “үз сукмагын салган ” шагыйрь. Р.Харис шигырьләре укучыдан билгеле бер актив рухи халәткә көйләнгән булуны таләп итә. Мостай Кәрим билгеләп үткәнчә, “шагыйрь үз сукмагын салды, үз “Баскычлары”на баса-баса үрләде һәм татар әдәбиятында “Ренат Харис шигърияте” дигән үзенчәлекле күренеш барлыкка килде.”
Ренат Харис - 1995-2005 елларда иң актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. Аның соңгы биш ел эчендә генә дә биш китабы дөнья күргән. Алар арасында кече яшьтәге балалар өчен ике китап, шигъри роман, лирик шигырь һәм поэмалар тупланмасы, Татарстан символлары турындагы китаплар бар.
Аның күренекле шәхесләргә багышламалары эчтәлеге һәм стиле буенча повестьларны хәтерләтәләр. Алар җитди, тантаналы, социаль һәи иҗтимагый характерда. Шагыйрь бу шәхесләрнең тормыш юлы турында сөйләп бирүне максат итеп куймый, бәлки мәшһүр шәхесләр эшчәнлегенә үз бәясен бирә, шәхси кичерешләрен ача.
Р. Харисның соңгы елларда язылган шигырьләренә юмор һәм көчле ирония хас. Мондый шигырьләрдә чорыбызның тулы бер җыелма сурәте күренә. Халык мәкальләрен куллану, кинаяле әйтемнәр еш очрый. Аның әсәрләрендә илдәге үзгәрешләргә актив мөнәсәбәт сизелеп тора, халык язмышы, үткәнгә һәм киләчәккә мөнәсәбәт чагылыш таба. Шагыйрьнең фәлсәфи рухтагы шигырьләре дә күп. Ул аларда бүгенге тормышны, кешеләрне әйбәт белүен сизде.
5 стенд – Ренат Харис һәм музыка, рәсем сәнгате. Р. Харисның шактый шигырьләре музыкаль әсәрләргә әверелгән. Аның шигырь текстларына 130 дән артык җыр һәм романс, 3 камера-вокаль хор циклы, 5 кантата, 4 оратория иҗат ителгән. Р. Харисның җыр текстлары романс характерда булулары белән аерылып тора. Ул шулай ук 2 опера либреттосы, балет либреттолары авторы да. Аның шигырьләренә Н. Җиһанов, Р. Яхин, А. Вәлуллин, Б. Мулюков, Ф. Әхмәтов, И. Шәмсетдинов, С. Садыйковалар мөрәҗәгать иткән. Хәзерге буын композиторларыннан М. Яруллин, Р. Еникеев, Р. Гобәйдуллин, И. Якупов, Л. Любовский, Р. Ахиярова, Ш. Тимербулатов, Р. Абдуллин, Р. Абязов, И. Мәҗитов шагыйрьнең шигырьләрен җыр, романсларга әверелдергәннәр. Р. Харис – композитор М. Яруллин белән берлектә татар милли сәнгатендә оратория жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе. Яшьләр дә әлеге иҗатка битараф түгел. Алар арасыннан И. Байтирәк, С. Вәлиди,Ф.Фәйзова, А. Софиийскаялар аерылып тора.
Шагыйрь буш вакытларында рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә.
“Шигырь язган каләм белән.” дигән рәсемнәр һәм шигырьләр китабы татар, рус, инглиз телләрендә дөнья күрде.
Рәсем сәнгате шагыйрьнең шигырь исемнәрендә чагылыш таба. Аның һәр дүрт шигыренең берсе – “төсле шигырь.” Ул Бакый Урманче, Харис Якупов, Фәридә Хәсьянова һәм Н. И .Фешинга багышлап шигырьләр яза. Шагыйрьнең 1997 елда М. Горький музеенда оештырылган күргәзмәсе Х.Якупов, Р.Шаһиевалар тарафыннан югары бәяләнә. Бу күләмле, бай иҗатта әлегә аның 37 поэмасы, 9 поэма-циклы һәм шигъри романы бар. Шагыйрьнең поэмалары төрледән-төрле характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Алар арасында өч драматик поэма, поэма-фантазия, поэма-монолог, тарихи поэма, поэма-хикәят, поэма-баллада, эротик поэма, мифологик поэмалар бар.
Р. Харис поэмалары – әдәбиятның классик жанры кысаларында гына калмыйча, сәнгатьнең башка төрләренә дә әверелеп киткән, тормышчан һәм күп функцияле әсәрләр. Аның поэмалары радиоспектакльләргә (“Сабантуй” поэмасы), телефильмнарга әверелде (“Камил Якуб”). “Зөләйха” поэмасы буенча автор үзе үк балет либреттосы яза.
Шагыйрьнең поэмалары рәссамнарга уңай йогынты ясый. Аның әсәрләренә картиналар иҗат ителде (“Камил Якуб” поэмасы сюжеты нигезендә рәссам В.К.Федоров, “Мулланур” поэмасы нигезендә В.Н.Скобеев) Р.Харис татар әдәбиятында беренче булып “ Кеше” дигән оратория язды.
Татарстанның халык шагыйре Р. Харис драматик поэмалары һәм шигъри романнары белән татар әдәбиятын тагын да баетты, үстерде.
6 стендта Ренат Харис турында замандашлары әйткән фикерләр тупланган. “Халыкның иң зур байлыгы – ул исеме һәм Ватаны “ ди шагыйрь.
Витриналарда шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, истәлекле бүләкләр, укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләре урын алган
Ренат Харис китаплары
Шагыйрьнең музейга бүләк иткән шәхси әйберләре
Ренат Харис музей-комплексы яңа экспонатлар белән ел саен тулыландырыла. Аларны монда, «Гимназия көне»нә бүләк буларак, шагыйрь үзе алып килә
2017 нче елның 24 декабрендә тагын бик кызыклы бүләген тапшырды. «Алтын Урда» балетының видеоязмасы, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан президент Путиннан шагыйрь исеменә килгән открытка, шәхси чәй бокалы – әлеге бүләкләрнең кайберләре. Мөгаен, иң кызыклы экспонат малахит төсендәге яшел карандаштыр. «Мин аны, 4 нче гимназиядәге музейга тапшырырмын дип, кешедән курка-курка гына, махсус рәвештә Кремльдән урлап кайттым», – диде шагыйрь, шаяртып. – Мондый карандашларны безгә Мәскәүдә, сәнгать һәм мәдәният советы утырышларына баргач бирәләр иде». Бу турыда Гимназия көненә килгән шагыйрә, журналист Сания Әхмәтҗанова да “Мәгариф”журналы (24декабрь,2017ел) порталында “Халык шагыйре “Кремльдән экспонат урлавын таныды “ дип язды
204 нче елдан башлап, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә гимназиябезнең иң сәләтле укучыларына Ренат Харис үз премиясен тапшыра. Шул чордан башлап, бу премиягә 30 дан артык укучы лаек булды һәм алар төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. Премия өч номинация буенча бирелә. “Яшь рәссам”, “Бәллүр каләм”, “Яшь музыкант”. Нигезләмә буенча премияне Ренат Харис үзе декабрь аенда “Гимназия көнен” билгеләп үткәндә тапшыра. Шунысы куандыра: ул лауреатлар, чыннан да, иҗади һәм сәләтле кешеләр, алар барысы да үз юлларын тапканнар һәм ренат абыйның премиясен алу алар өчен зур этәргеч булган.
Шундыйлардан:
• Салахова Резеда – К.Тинчурин исемендәге академия театры артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты;
• Галиева Гөлнара – Мәскәүдә Россия телевидениесе журналисты;
• Ханова зөлфия- Казанда журналист;
• Садриева Римма – укытучы;
• Вилданова Зарина – ГИТИС студенты;
• Илсөя Тимергалиева – журналист
“Яшь музыкант”премиясенә таләпләр
• Музыка сәнгатендә югары уңышларга ирешү;
• Музыка әсәрләрен югары биеклектә, оста башкару;
• Иҗат итү һәм инициативалык;
• Татар музыка сәнгатен пропагандалау.
•
“Яшь рәссам” премиясенә таләпләр
• Татар халкының сәнгатен, культурасын тирәнтен өйрәнү;
• Эстетик һәм зәвыклы сәнгать әсәрләре иҗат итү;
• Газета-журнал битләрендә әсәрләрен бастыру;
• Махсус күргәзмәләр оештыру.
“Бәллүр каләм”премиясенә таләпләр
• Сәнгатькә, әдәбиятка сәләт, иҗади хезмәткә һәвәслеге;
• Эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә, һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тудыра белү;
• Район, шәһәр бәйгеләрендә призлы урыннар алу;
• Үз әсәрләреңнән китапчык булдыру;
• Нәшриятлелек, сәясәтчелек тарихы белән танышып бару;
• Бөек шәхесләр турында мәгълүматлар туплау;
• Китапханә белән элемтәдә тору.
•
- Камалова Милауша Гудаеровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев