SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Материалы к конкурсу «Учитель года города Казани-2023» в номинации «Учитель татарского языка и литературы» Заляевой Г.А.

 Г.А.

Мин, Җәләева Гөлүзә Азат кызы, 2017 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге 1 татар гимназиясенә эшкә килдем. Мондый авыр хезмәтне башкара алуыма шикләнеп кенә гимназиягә килсәм дә, укучыларның самимилеге, укытучы хезмәтенең күп кырлы булуы мине үзенә җәлеп итте. Мин шуны аңладым: бу хезмәт миңа тормышта тулы канәгатьләнү, иҗади яктан үзбилгеләнергә мөмкинлек бирә.
Минем төп максатым – укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү, аларда туган телгә, туган җиргә мәхәббәт уяту, халкыбызның үткәненә, Ватаныбыз батырларына хөрмәт тәрбияләп, чын милләтпәрвәрләр итү, киләчәккә алып бару. Әгәр бүген парта артында утыручы укучыларым милләтебезнең дәвамчылары була ала икән, минем бурычым үтәлде дип саныйм.
Быел мин “Ел укытучысы – 2023” бәйгесенең “Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә көч сынашам.
Медиавизиткага сылтама: https://disk.yandex.ru/i/t6DhJMH1qjEMxg
Шәхси сайтка сылтама: http://gulyzazalyaeva.tilda.ws

Прикрепленный файлРазмер
Г.png355.65 кб