
Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә Ренат Харис музей-комплексы.
Казан шәһәре Киров районы 4 нче татар гимназиясендә
Ренат Харис музей-комплексы.
Ренат Харис- Татарстанның халык шагыйре, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, Татарстан Республикасының М. Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Башкортстан язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган эшлеклесе, Каракалпакстанның, Чуваш республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, 1990 елдан башлап 3 чакырылышта халык депутаты. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстанның Дәүләт символлары буенча эш группасын җитәкләде һәм Татарстанның Дәүләт флагын, гербын, гимнын кабул итүгә әзерләде.
Халкыбыз тарихын өйрәнүдә музей материалларына тукталу - тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә зур урын алып тора. Балаларның үзара мөнәсәбәтләре, бер – берсенә таләпчәнлекләре, мәгълүматларны туплау максатыннан төрле чыганакларны өйрәнүләре, һәр мәсьәләгә иҗади якын килергә омтылышлары күп көч, түземлек сорый һәм алга таба уңай нәтиҗәләргә ирешергә, аларда мөстәкыйльлек, оештыру сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын,
мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.
Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда
музейларның әһәмияте бик зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән
беррәттән, укыту–тәрбия эшендә дә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала.
Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның
мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей
эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын
патриотлар итә.
2009 нчы елда гимназиябездә Татарстанның шагыйре Ренат Харис музее ачылды.
Шул елдан бирле музей укыту-тәрбия эшендә зур роль уйный. Укучылар белән
музейда эзләнү-тикшеренү эшләре алып барыла, күренекле шагыйрь Ренат Харис һәм башка әдипләр белән ачык дәресләр үткәрелә, экскурсияләр уздырыла.
Музейда Ренат Харис һәрьяклап ачыла. Биредә ул күренекле шагыйрь, дәүләт
эшлеклесе буларак та күрсәтелә. 1нче залда аның графикасы, спектакльләреннән һәм аның либреттосы буенча куелган опера, балет афишалары урын алса, музей-кабинетта шагыйрьнең киңкырлы шәхес булуы ачыклана, витриналарда Ренат Харисның шәхси әйберләре, китаплары урын алган.
Музей эшчәнлеге көннән- көн яңара, укучылар белән кызыклы эшләр алып барыла.Гомумән алганда, музей укучыларны шәхес итеп үстерүдә зур роль уйный.
Сыйныф-кабинетта күренекле шәхескә багышланган 6 стенд, 6 витрина, аның турында альбомнар, укучыларның иҗади, эзләнү- тикшеренү эшләре, урын алып тора.
1стенд – Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында. Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Цильна районы Кәшә (Ельховое Озеро) авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның әтисе – Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы, ә әнисе Зәкия ханым – 1939 елда Татарстан укытучылары арасында, беренчеләрдән булып, Мәскәүдә М. И. Калинин кулыннан медаль ала. Шагыйрьнең бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа районында уза. Ул 1958 елда Буа шәһәренең А. В. Луначарский исемендәге рус урта мәктәбен тәмамлый.
2стенд – Ренат Харис Дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән шәхесләрнең берсе.
3стенд – Ренат Харис шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе.
4стенд – Ренат Харис татар әдәбиятында “үз сукмагын салган ” шагыйрь. Шагыйрьнең фәлсәфи рухтагы шигырьләре дә күп. Ул аларда бүгенге тормышны, кешеләрне әйбәт белүен сизде.
5 стенд – Ренат Харис һәм музыка, рәсем сәнгате. Р. Харисның шактый шигырьләре музыкаль әсәрләргә әверелгән. Аның шигырь текстларына 130 дән артык җыр һәм романс, 3 камера-вокаль хор циклы, 5 кантата, 4 оратория иҗат ителгән. Р. Харисның җыр текстлары романс характерда булулары белән аерылып тора.
Шагыйрь буш вакытларында рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә.
6 стендта Ренат Харис турында замандашлары әйткән фикерләр тупланган. “Халыкның иң зур байлыгы – ул исеме һәм Ватаны “ ди шагыйрь.
Витриналарда шагыйрьнең китаплары, шәхси әйберләре, истәлекле бүләкләр, укучыларның эзләнү-тикшеренү эшләре урын алган
Ренат Харис музей-комплексы яңа экспонатлар белән ел саен тулыландырыла. Аларны монда, Гимназия көненә бүләк буларак, шагыйрь үзе алып килә.
Укучыларбыз буш вакытларында журналистик һөнәрен дә үзләштерәләр. Алар гимназиядә үткәрелгән дәресләр, чаралар турында үз хисләрен язып, газета-журналларга юллыйлар. Аларның күбесе матбугат битләрендә урын ала. Күренекле шагыйребез Ренат Харис турында мәкаләребез газета-журнал битләрендә яктыртылып барыла.
- Камалова Милауша Гудаеровна's блог
- Войдите на сайт для отправки комментариев