SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа проектлар гамәлгә куела

IMG_1957

Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирә торган 27 нче гимназиясе директор урынбасарлары өчен «Милли гимназиянең белем бирү киңлегендә педагогик кадрларның проект компетенцияләрен үстерү процессы белән идарә итү» темасына шәһәркүләм семинар уздырды. Ул ZOOM платформасында үткәрелде. Семинарның эшендә 68 директор урынбасары катнашты.
Гимназия директоры Л.Г. Хөснетдинова һәм аның урынбасарлары «Проектлар офисы: педагогик кадрларның проектлаштыру компетенциясен үстерү чарасы» темасына чыгыш ясадылар. Алар гимназиядә тормышка ашырыла торган күп төрле проектларга һәм аларның нәтиҗәләренә тукталдылар.
Гимназиядә системалы проектлаштыру системасын гамәлгә ашыру чарасы буларак «Яңарыш» мега-проекты белән югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы Г.В.Нурмыева таныштырды.
«Һ. Такташ музее» модульле проекты турында югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы Н.Г.Әбделманова сөйләде. Ул чыгышында укучыларның мәдәни компетентлыгын үстерүдә музей педагогикасының әһәмиятен күрсәтте.
Милли гимназия шартларында полилингваль шәхес культурасын формалаштыруда «Поликультура лабораториясе» локаль проектының тоткан роле турында беренче квалификацион категорияле инглиз теле укытучысы Л.Х. Сабирҗанова бәян итте. Ул бүгенге көндә бу проектның бик актуаль булуын искәртте.
«Экологик киңлек» локаль проекты белән югары квалификацион категорияле математика укытучысы Г.Г.Гыйльмиева таныштырды. Ул укучыларның экологик культурасын формалаштыруда бу проектның зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин милли мәгариф буенча директор урынбасарлары алдында торган бурычларга тукталды. Ул чыгышында республика һәм шәһәркүләм милли проектларда актив катнашкан гомуми белем оешмаларын билгеләп үтте. Быелгы уку елында гамәлгә куела торган проектлар турында мәгълүмат бирде.
Бу чарада катнашучылар семинарның бик файдалы, нәтиҗәле булуын ассызыкладылар һәм гимназиянең педагогик коллективына зур уңышлар теләделәр.