SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Кызыклы очрашулар

222

“2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында, Совет районы 90 нчы гимназиягә Баулы районы Кызылъяр авылындагы “Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин музее”ннан виртуаль экскурсия килде. Актлар залында Фәнис Яруллинның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Музей җитәкчесе Гүзәл Миргазияновна Газизуллина Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәи иҗаты белән таныштырды, күренекле язучы белән күп тапкыр күрешү мизгелләрен яңартты. Укучылар Ф.Яруллинның музей-йорты буенча виртуаль экскурсиядә булдылар, музей ачылу көнендә төшерелгән видеоязма карадылар, язучының әкиятләре буенча презентацияләр, “Фәнис Яруллинның очышы” фильмы белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.