SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Фәнис Яруллинны искә алдылар

PHOTO-2021-02-09-18-45-05

9 нчы февраль көнне халкыбызның легендар улы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 83 ел тулды. Шул уңайдан, Яңа Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбендә Фәнис абый Яруллинның туган көненә багышланган музыкаль-әдәби кичә булды. Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре,эстрада артистлары, шагыйрьнең туганнары катнашты. . Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова,мәктәп укытучылары һәм укучылары башкардылар. Шундый матур-матур җырлар, тирән эчтәлекле, рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь Фәнис Яруллин һәрвакыт безнең белән.