Минем педагогик табыш!
"Сәнгатьнең иң талантлы, даһи һәм иң югары төре ул - халык тарафыннан сакланган, гасырлар аша үтеп кергән халык иҗаты. Халыкта кыйммәте булмаган сәнгать саклана алмый", - дип язган М.И. Калинин.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр безне халык традицияләренең нигезен саклап калуга ныграк этәргеч ясый.
Бүгенге көндә фольклорның көнкүреш төрләренә, гаилә бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләргә нигезләнгән мәдәни-милли традицияләргә, аларны ныгыту һәм актив кулланышка кертүгә кызыксыну үскәннән үсә.
Балаларны халык мирасына, мәдәниятенә тарту зарурлыгы, милли бәйрәмнәрне торгызу кирәклеге турында сүзләр көннән-көн ешая.
Нәкъ менә шуңа да, фольклор минем өчен мөхим, приоритетлы темага әверелде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, балалар бакчасында "Халык календаре" төзелде. Халык календаре - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне халык традицияләренә өйрәтүче педагогик технология.
Прикрепленный файл | Размер |
---|---|
календаре. Җәй.pdf | 439.45 кб |
== 64 ОПЫТ ХИСАМИЕВА ГФ ДОО64.pdf | 1.48 Мб |
- Хисамиева Гузель Фирдинантовна's блог
- Войдите или зарегистрируйтесь, чтобы получить возможность отправлять комментарии