SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Эссе Киләчәк укытучысы

Эссе

Киләчәк укытучысы

«Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез -

Сез иң күркәм кеше икәнсез”

Укытучы! Остаз! Мөгаллим! Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган. Һәр кеше аңа үз төсмерен сала, үз буяуларына буый. Безгә бик еш кына тормышта “укытучысы яхшы булгандыр” дигән сүзләрне ишетергә туры килә, чөнки бала тормышында укытучының роле чиксез зур. Баласына битараф булмаган ата-ана, дөрестән дә, баласы өчен белемле, акыллы, тәҗрибәле, үз эшенә бирелгән остаз эзли. Бары тик үз үрнәгеңдә һәм үзеңне үрнәк итеп күрсәтеп кенә балага дөрес тәрбия биреп була. Бала үз укытучысына охшарга тырыша, аның кебек атлап йөри, аның кебек көлә, аныңча фикер йөртергә тырыша. Остазының сүзе, фикере – иң дөресе, иң акыллысы. Тормыш дигән олы юлга озатучы да укытучы, җир йөзендәге барлык тереклекне уятучы кояш кебек бик күп нәрсәләргә баланың күзен ачучы да – укытучы!

Әле берничә ел элек кенә минем бу сүзләрем белән һәркем берсүзсез килешер иде. Ә бүген бу юлларны укучыларның йөзләрендә: “Ай-һай, шулай микән?” дигән кинаяле елмаю чагылырга мөмкин. Соңгы вакытларда матбугат чараларында, интернет челтәрендә иң еш күтәрелә торган тема – укытучылар, белем бирү системасы турында, дисәм, ялгыш булмастыр. Аерым укучыларның, ата-аналарның гына түгел, бөтен җәмгыятьнең укытучыга мөнәсәбәте үзгәрде кебек. Күптән түгел Санкт-Петербург универститеты галимнәре өлкән сыйныф укучылары арасында “Синең кумирың кем?” дигән анкета уздырганнар. Балаларның 87 проценты – кумирлар дип Интернет челтәрендә танылган блогерларны атаган. 1-2 дистә ел элек укытучы әйткән сүз дәрәҗәле булса, бүген укучылар, үз блогында фәнни исбат ителмәгән фактларны кызык итеп тәкъдим итүенә карап, блогерларга күбрәк ышана. Мәктәпкә көн саен йөрүгә караганда өйдә видео-дәресләр белән укуны кулайрак күрүче, балаларына белем алуның гаилә формасын сайлаучы әти-әниләр арта бара. Чөнки теләсә нинди мәгълүматны бала үзе минут эчендә эзләп таба ала, телефонында интернетка акча гына түләнгән булсын. Җәмгыятьнең белем бирү системасы белән канәгатьсезлеге укытучы абруена бары тик кире йогынты гына ясый. Теләсәң дә, теләмәсәң дә укытучы һөнәренең киләчәге өчен борчыла башлыйсың. Сколково фәнни эзләнүләр институты ел саен үз сайтында киләчәктә булачак профессияләр турында фаразлаучы мәгълүмат урнаштыра. Алар фикеренчә, берничә елдан соң белем бирү өлкәсендә түбәндәге һөнәрләр актуаль булачак: уен педагогы (игропедагог), белем алу траекторияләре белгече, белем бирү проектларын оештыручы, тьютор, уен белгече (игромастер), интенсив белем бирү платформалары координаторы һәм башкалар. Мондый шартларда мәктәптәге гади укытучы “юл башы”, “күзләрне ачучы кояш” булып кала аламы соң?

Әлбәттә! Баланың күңелен аңлый белүче, белемгә омтылыш уятучы, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче, кечкенә генә уңышларын да күреп сөенүче укытучыны бер генә супертехника да, электрон мәктәп тә алыштыра алмый. Баланың мөстәкыйль кеше, яхшы белгеч булып үсеп җитүендә укытучының роле әйтеп бетергесез. Олы вакыйгадан кечкенә генә бер мисал. 1870 нче елда Пруссия корольлеге үзеннән зур һәм көчле Франция империясен тар-мар иткәч, бу җиңүнең сәбәпләрен белү теләге белән, канцлер Отто Бисмаркка мөрәҗәгать иткәннәр. Ул: “Укытучылардан сорагыз. Яшьләрне алар тәрбияләде”, – дип җавап биргән.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер. Сыйныфтагы кырыклап баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз эченә сыйдыра алган укытучы гына балалар өчен җылытучы кояш була ала. Кырык төрле бала, кырык язмыш. Укытучы күз алдында характерлар формалаша. Якын, бик якын дус кирәк андый чакта. Күңелдә эз калдырырлык кеше кирәк. Шагыйрә Энҗе Мөэминова сүзләре белән әйтсәк:

Кыяларга сукмак салу читенрәк,

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк.

Синең бурыч – күңелләргә сукмак салу,

Сукмак салыр үзәннәрне эзләп табу!

Тагын юл... сукмак... Баланы олы тормыш юлына әзерләр өчен, иң элек аның күңеленә юл табарга тиеш бит әле укытучы! Укытучының беренче дәресе – бала күңеленә юл башы. Беренче адымнардан сукмакка, аннары олы юлга әйләнсә генә, бала күңеленә белем орлыклары чәчеп-үстереп, тәрбия гөлләрен сугарып булачак. Бөек педагог В.А.Сухомлинскийны “кояшлы укытучы” дип әйтүләре мәгълүм. “Укытучы укучыларын башта үзенә гашыйк итәргә тиеш, аннары алар аның укыта торган фәненә гашыйк булачаклар”, – дигән ул. Күпме осталык, акыл, җаваплылык таләп итә бу һөнәр! Укытучы үз өстендә эшләмәсә, дөньяда барган вакыйгалардан хәбәрдар булмаса һәм балаларның, ата-аналарның сорауларына җавап бирә алмаса, беркайчан да абруйга ирешмәячәк. Ә яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да, үз сыйфатларын югалтмый.

Баланың күңеленә юл таба белү өчен, педагогик алымнарны дөрес кулланып, “ачкыч”ны дөрес бора белергә кирәк шул. Мин дә, дәресләрем кызыклы булсын өчен, инновацион технологияләр эзлим, аларны укучыларыма яраклаштырып кулланам. Татар теле һәм әдәбиятын күбрәк укыткан саен, үземнең һөнәремә дә, татар әдәбиятына да көннән-көн ныграк гашыйк булганымны аңлыйм. Мин – татар теле укытучысы, ана теле сакчысы! Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле укытучыларын. Милләт, телле булу, милли мохит булдыру – бүгенге глобальләшү заманында менә шул гына безне саклап калачак. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр – минем педагогик эшчәнлегемнең төп максаты. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң – укытучы бул!” дигән бер галим. Мин аның сүзләрен үзгәртеп, “Үзеңнән соң җирдә татар милләте яшәсен дисәң, ана теле укытучысы бул һәм шундый итеп укыт, кызыгып, башка милләт балалары да өйрәнә башласын!” – дияр идем. “Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү,” – дип язып калдырган бөек инглиз язучысы Оскар Уальд. Өйләреннән яки авыр дәресләрдән соң кәефләре төшкән укучыларым минем татар теле, татар әдәбияты дәресләренә тыныч күңел белән килергә, файдалы белемнәр алып, дәресемнән елмаеп, канатланып чыгып китәргә тиешләр.

Әйе, әлегә алар дәрестән чыгуга телефоннарын кабызырлар, өйгә кайткач, интернетта яраткан блогларын укырлар, дуслары белән интернет аша аралашырлар... Бу – бүгенге чынбарлык. Мин аларны замана чирләреннән качырып кала алмыйм. Ләкин модага кереп бара торган начар гадәтләргә күзләрен ачарга тырышам. Һәр көн мин аларның күңелләренә миһербанлык, хаклык, мәхәббәт орлыклары чәчәм, үземнең елмаюым, мәрхәмәтлелегем белән сугарам, шытып чыккан хисләрне күреп сөенәм, саклап кына үстерәм. Олы тормышка чыккач, үз юлларын тапкач, бу үсентеләр чәчәк атачаклар. Замана чирләре аларны шиңдермәсеннәр иде. Аларны саклап калу–минем изге бурычым. Һәр баланың күңел түрендә чын мәгънәсендә УКЫТУЧЫ булып калсам иде.

“Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

Сорасалар багышларга кемгә, диеп.

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән,

Укытучыга, дияр идем, башны иеп.”

(Лена Шагыйрьҗан.)