SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Бөтенроссия бәйгесендә җиңү

 2

Мәскәүдә “Туган тел һәм туган тел әдәбияты ” фәне укытыла торган гомуми белем бирү оешмалары педагог хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә иң яхшы тьюторлык механизмнары” дигән темага Бөтенроссия конкурсы булып узды.
Конкурсның финал этабында Татарстан Республикасы, Чечен Республикасы, Коми Республикасы, Калмыкия Республикасы, Пермь крае, Ростов, Саратов, Чиләбе өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре педагоглары көч сынашты.
Бу конкурста Татарстан данын Казан шәһәре Савин районы 9нчы урта гомуми белем мәктәбенең директор урынбасары,туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Акашина Ниля Мөхәммәт кызы яклады.
Конкурсны Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты баш белгече Дмитриенко Мария Андреевна ачты һәм чыгыш ясады.
Әлеге бәйгедә Акашина Н.М. 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Ниля Мөхәммәт кызын зур җиңүе белән котлыйбыз.