SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар телен һәм әдәбиятын дистанцион формада укыту

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың төрле районнарында эшләүче милли мәгариф өчен җаваплы методистлар катнашында zoom платформасы аша видеоконференция уздырды. Ул татар телен һәм әдәбиятын дистанцион формада укытуга багышланды.
Конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М. Әхмәтҗанова әлеге проблемага багышлап чыгыш ясадылар.
Казан шәһәре Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.М.Ибраһимова, Совет районы 8 нче гимназия-мәгариф үзәгенең уку-укыту буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.И.Ваганова, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең милли мәгагиф буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Гарипова, шул ук районның 19 нчы гимназиясе милли мәгариф буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Хәйбуллина, Вахитов районы 1 нче татар гимназиясенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ч.Р.Рамазанова татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укытудагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле платформаларда татар теле һәм әдәбиятын укытуны практик рәвештә күрсәттеләр. Аларның чыгышлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксындыру уятты.
Бүген Совет районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен zoom платформасында шулай ук видеоконференция үткәрелде. Ул татар теле һәм әдәбиятын дистанцион формада укытуга багышланды.