SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Осталыкның чиге юк

IMG_1368

2020 нчы елның 5 нче мартында Авиатөзелеш районының 117 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Башлангыч сыйныфларда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә компетентлы якын килү” темасына багышланган семинар-практикум уздырылды. Семинарда рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең «Сәлам» укыту-методик комплектлары һәм В.Н.Мещерякова система белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул шәһәр күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен эшләп килә торган даими семинарлар турында мәгълүмат бирде. Бүгенге семинарның максаты, бурычлары, анда күтәреләчәк мәсьәләләр турында бәян итте.
Мәктәп директоры Андреева С.А. федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә балаларга татар телен укыту үзенчәлекләре, бу юнәлештә мәктәп укытучылары алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының барысы да белем күтәрү курсларында үзләренең осталыкларын камилләштергәннәр. Укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләр кулланып эшлиләр, төрле проектларда актив катнашалар.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Ф.Баязитова, К.Р.Нәҗмиева, Г.И.Сафиуллина, Ф.К.Гаязова 1 нче, 2 нче һәм 4 нче сыйныфларда укучы рус телле балалар белән “Өегез зурмы”, “Минем дустым”, “Вакыт”, “Ашамлыклар” темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучыларның педагогик осталыклары, балаларның телне үзләштерүдәге уңышлары семинарда катнашучыларны сокландырды. Семинарда укучыларның татар телен теләп өйрәнүләре, дәресләргә яратып йөрүләре күренде.
Мәктәпнең чит тел укытучысы Л.А.Гыйззәтуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.К.Гаязова күрсәткән мастер-класс укытучылар өчен файдалы булды, Мастер-класста үзләштергән педагогик техникаларны семинарда катнашучылар үзләренең эшләренә өлге итеп алдылар.
Семинарда катнашучыларга, ТАССРның 100-еллыгына багышлап, “Гасырлар авазы аша” дигән дәрестән тыш эшчәнлекның (педагоглар Г.Ф.Баязитова, В.А.Сираҗева) бер формасын күрсәттеләр. Чарада укучыларда формалашкан төрле компетенцияләрне күрергә мөмкин иде.
Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы З.И.Җамалетдинова тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Аның чыгышы функциональ грамоталылыкны формалаштыруга багышланган иде. Ул чыгышында халыкара тикшеренү нәтиҗәләре, функциональ грамоталылыкны формалаштыру юлларына тукталды, укытучыларның күп төрле сорауларына җавап бирде.
Семинарда катнашучылар семинарның файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Семинарны үткәрүдә мәктәп директорының милли белем һәм тәрбия буенча урынбасары Л.Р.Галимованың зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.