SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Мөгаллимнәр белемнәрен камилләштерә

IMG_0530

Туган телләр көне чаралары кысаларында Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар уздырылды. Семинар эшендә 50 дән артык укытучы катнашты. Семинарда катнашучылар “Ә.Еники дәвере” дигән фотографияләр күргәзмәсе белән таныша алдылар. Ә.Еники әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылган иде.
Семинарда Ә.Еникинең оныклары катнашып, истәлекләр белән уртаклаштылар.
“Мәктәптә Ә.Еникинең иҗади мирасын өйрәнү: хәзерге хәле һәм перспективалар” темасына КФУ галимнәре, дәреслек авторлары, укытучылар, укучылар һәм студентлар чыгыш ясады, фикер алышу үткәрелде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Ә.Еники иҗаты буенча тест тәкъдим ителде. Тест нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыючы укытучыларга дипломнар тапшырылды.
Семинарны нәтиҗәле итеп оештыруда КФУның Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты, доцент М.М. Хәбетдинованың роле зур булды.