SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Проектлар белән идарә итү

IMG_4838

Казан шәһәре Вахитов районы Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе базасында татар телендә белем бирә торган гомуми белем оешмалары директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары семинары булды. Семинар мәгариф оешмасында инновацион проектлар белән идарә итүгә багышланды. Бу юнәлештә гимназиянең бай тәҗрибәсе бар, гимназиядә дистәләрчә проект гамәлгә куела.
Гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева гимназиядә тормышка ашырыла торган проектларга гомуми күзәтү ясады, проектларны формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Проектларны төзегәндә ата-аналар, укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алуларын, бу эштә аларның актив катнашуларын билгеләп үтте.
Директор урынбасары Ч.Р.Рамазанова «Гимназиядә электрон документ әйләнеше», «Педагогик ярдәм төркеме», «Белем бирүнең агым-төркем ысулы проектлары» белән таныштырды. Проектларның яхшы нәтиҗәләр бирүен ассызыклады. Директор урынбасары Р.Р.Миңгалиева административ эшчәнлектә, белем сыйфаты рейтингын булдыруда интерактив панель, электрон такталар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Директор урынбасары А.Э.Хәбирова, укытучылар А.Т.Әхмәтшина, Э.Р.Хөснетдинова, Ф.Ф.Галиева, педагог-оештыручы Э.А.Тимербаева тәрбиягә багышланган проектлар турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы, туган як, Яңа бистә тарихы,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендәге проектлар семинарда катнашучыларда зур кызыксындыру тудырды.
Укытучы Р.Р.Баһаветдинова техник проектларга тукталды. Аеруча балаларның робототехника белән бәйле проектларда теләп катнашуларын билгеләп үтте.
“Укытучының педагогик лабораториясе - яңа белем бирүнең сыйфатын формалаштыру ресурсы” проектының эчтәлеге белән укытучы А.Е.Харитонова таныштырды.
Гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин семинарга йомгак ясадылар, катнашучылар семинар турында уңай фикерләрен җиткерделәр.