SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Милли мәгариф хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаша

IMG_1842

Казан шәһәре Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназия базасында мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе эшләде. Ул «Заман укытучысына – заманча таләпләр» темасына багышланган иде. Аның эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе И.И.Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары И.Г.Һадиуллин, министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Л.М.Әхмәтҗанова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы И.Р.Һидиятов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев, министрлыкның, шәһәр мәгариф идарәсе, Мәгарифне үстерү институтының җаваплы хезмәткәрләре, галимнәр, Россия Федерациясе, шул исәптән Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.Конференциягә Россия төбәкләреннән 150, Татарстаннан 180 педагог килде.
Конференциядә катнашучылар 4 методик мәйданчыкка бүленеп эшләделәр. Көннең беренче яртысында алар Совет районының 67,143,162 261, Киров районының 81нче мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Совет районы 180 нче күп профильле полилингваль гимназия, Вахитов районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы урта гомуми белем мәктәбе”, Мәскәү районы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназия”, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия- Милли мәгариф үзәгендә булдылар.Конференция кунаклары бу уку йортларының бай педагогик эш тәҗрибәсе белән таныштылар, шулай ук шәһәребезнең 6,8,11,27,155 гимназияләре, 4 нче гимназия-интернат, 121 нче лицей, 67, 175 нче мәктәпләр, 2 нче лицей-интернат, 7 нче лицей-интернат, Дәрвишләр балалар иҗаты үзәге җитәкчеләре, татар теле теле һәм әдәбияты укытучылары, педагоглар, тәрбиячеләр төрле темаларга мастер-класслар күрсәттеләр. Конференциядә катнашучылар төрле методик күргәзмәләр белән таныша алдылар.
Секцияләрдә һәм пленар утырышта докладлар, чыгышлар формасында оештырылган конструктив дискуссияләр барышында татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, милли мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбияты укытудагы төп тенденцияләр барланды, беренче дәрәҗәдәге бурычлар билгеләнде.
Кунаклар конференциянең югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар. Милли мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бер төркем педагоглар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.