SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңача укыту-заман таләбе

IMG_2628

2019 нчы елның 28 нче мартында Казан шәһәре Яңа Савин районының 113 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Сәлам” укыту-методик комплекты белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр семинары булды. Семинарның эшендә 100 артык укытучы катнашты.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Р.Р.Шәмсетдинова, институтның мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты З.И.Җамалетдинова татар теле һәм әдәбияты дәресләрен проектлаштыру, педагогик технологияләрне иҗади куллану, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру, укытучыларны педагогик осталык бәйгеләренә әзерләү мәсьәләләре буенча эчтәлекле чыгыш ясадылар.
Авиатөзелеш районы 33 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Х.Х. Хөснетдинова, Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.М.Маркова, Идел буе районы 9 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Гарипова, Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Х.Закирова “Сәлам” укыту-методик комплекты белән үткәрелә торган дәресләрне модельләштереп күрсәттеләр, уен технологияләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, семинарда катнашучылар белән мастер-класслар уздырдылар.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин укытучылар өчен консультация үткәрде.
Педагоглар семинарларның бик файдалы һәм нәтиҗәле булуын ассызыкладылар.