SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Туган тел һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты

IMG_2533

25-27 нче мартта Казан кооператив институтында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс конкурсы узды. Анда Татарстан Республикасының гомуми белем оешмаларында эшләүче рус , татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрен һәм әдәбиятын укытучы педагоглар һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә – Чувашия Республикасы, Удмуртия Республикасы, , Башкортостан Республикасы, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Астрахань, Төмән өлкәләре, Пермь крае мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, бәйгенең алдагы елларында Гран - прига ия булган педагоглардан торган мәртәбе жюри конкурста катнашучыларның портфолиоларын өйрәнде, эсселарына, интернет-ресурсларына бәя бирде. Конкурсантлар хезмәттәшләре каршында мастер-класс бирделәр, алар белән дәрес уздырдылар.
Бу бәйгедә Казан шәһәре данын Авиатөзелеш районының 117 нче урта мәктәбе, Совет районының 167 нче урта мәктәбе, Вахитов һәм Идел буе районнарының 27 нче гимназиясе, 114 нче урта мәктәбе, Киров районының 67 нче урта мәктәбе укытучылары яклады.
Гран – при Вахитов районы 27 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурмыева Гөлгенә Вазыйх кызына бирелде, Авиатөзелеш районы 117 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова Фәния Камил кызы конкурс номинациясе җиңүчесе булды.
Конкурсның тантаналы өлеше Казан кооператив институтында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының милли сәясәтне гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Д.М.Мостафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Р.Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары А.М.Әсадуллина катнашты.