SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Яңа укыту-методик комплектлар гамәлгә куела

IMG_1080

Совет районының 161 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында “Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен укыту үзенчәлекләре” дигән темага семинар булып узды. Аның эшендә рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдән 102 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты. Ул соңгы вакытта гамәлгә куелган норматив-хокукый документлар белән таныштырды, федераль исемлеккә кергән дәреслекләр, укыту әсбаплары бастырып чыгара торган нәшриятлар турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Р.Р.Шәмсетдинова, кафедра доценты, филология фәннәре кандидаты
Л.Г. Гыйлаҗева “Сәлам” укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре, аны апробацияләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Казан шәһәре Вахитов районы 39 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.В.Кашафетдинова, Р.Ч.Гаппасова, Идел буе районы 6 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Гарипова “Сәлам” укыту-методик комплекты белән эшләгәндә укучыларның эшчәнлеген оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, предмет нәтиҗәләренә ирешү ысуллары, дәресләрнең структурасы, универсаль уку гамәлләре формалаштыру алымнары, балаларның белемнәрен бәяләү формалары турында сөйләделәр, дәресне проектлаштыру буенча киңәшләрен бирделәр, видеодәресләрне җентекләп анализладылар.
Семинарда катнашучылар өчен консалтинг үткәрелде.