SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Тәрбия: киләчәккә караш

untitled

Тәрбия: киләчәккә караш
Укытучым, укытучым,
Тормышымның маягы,
Белем бирдең һәм өйрәттең
Аңларга бу дөньяны.
Кирәк чакта әрләдең дә,
Чама белән мактадың,
Башкалардан сүз тидертми,
Үз балаңдай якладың.
Нур Ахунов
Мөгаллим... Нинди зур мәгънә салынган бу сүзләргә. Аны ишетүгә, күңелләребезне кытыклап, балачак хатирәләре белән бәйле шау-шулы мәктәп еллары, беренче укытучыбыз, урта һәм югары сыйныфларда икенче әниебезгә әверелгән сыйныф җитәкчеләребез искә төшә. Бу чорда нинди генә вакыйгалар булмасын, әлеге истәлекләр йөрәк түребездә җылы “төенчеккә” төрелеп кадерләп саклана. Мөгаллим – ул дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакъ күңелләренә орлык чәчүче сабыр остаз. Ул унбер ел дәвамында сабыр гына аң-белем таратып, тормыш юлына әзерләп янәшәбездән атлый.
Бүгенге көндә замана мәктәбе укытучыларга кытлык кичерә, аеруча, башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм әдәбияты дәресләре укытучылары җитми. Ләкин шуңа карамастан, һәр теләгән кеше укытучы була алыр идеме дигән сорау туа. Минемчә, аңа бер һәм кискен җавап кына биреп була. Әлбәттә, юк! Чөнки мөгаллим булып, бары тик киң күңелле, балаларны җаны-тәне белән яратучы, зирәк, белемле, сабыр холыклы кеше генә эшли аладыр.
Әйе, мин үзем дә укытучы. Әлеге һөнәрне сайлауга сине ни этәрде яки син бу сыйфатларга үзеңне ия дип санысыйңмы кебек сорауларыгыз туарга мөмкин.
Бу юлга, юнәлешкә килеп эләгүем очраклы түгел. Нәселебез тамырлары милләтебезнең күренекле затларының берсе булган Ризаэддин Фәхретдин исеменә барып тоташа. Мөгаллимнәр нәселендә тәрбияләнеп, кечкенәдән курчакларымны тезеп утыртып уйнауларым мәктәп бусагасын атлап керүгә этәргеч булгандыр, мөгаен. Шулай ук нәселебездә тагын бер мөгаллим барлыкка килүгә сыйныф җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мамина Светлана Леонид кызының, мәркәзебезнең 155 нче гимназиясе укытучысы Борһанова Әлфирә Ислам кызының йогынтысы да зур булды. Әлеге ике остазым–бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле кешеләр. Беренчесе мавыктыргыч дәресләре белән туган телебезгә чиксез мәхәббәт уятты, класс сәгатьләрендә Р.Фәхретдин, Г.Исхакый китаплары аша әхлакый тәрбия биреп, безне киләчәктә шәфкатьле, гадел, көчле рухлы шәхес булырлык итеп тәрбияләде. Икенчесе педагогик практика вакытларында укытучы һөнәренең, сыйныф җитәкчесе булуның барлык нечкәлекләренә өйрәтте, төшендерде. Һичшиксез укытучы булачакмын, дигән фикеремне тагын да ныгытты.Бүгенге көндә инде мин үзем укытучы, алай гына да түгел, мин – сыйныф җитәкчесе. Әлеге һөнәр иясе булу белән мин бәхетле, әлеге юлны сайлавыма һич үкенмим.
Педагогик хезмәт юлымны 2013 нче елның август аеннан шәһәребезнең 19 нчы гимназиясендә башлап җибәрдем. Бүгенгедәй хәтеремдә, әле кичә генә студент кыз булган бала, хәзер инде үзе укытучы ролендә мәктәп ишеген ачты. Яшь, тәҗрибәсез булуыма карамастан, мәктәп администрациясе ышанып, мине 5 нче В сыйныфының класс җитәкчесе итеп билгеләде. Беренче уку көнендә балаларның кызыксынучан, ә ата-аналарның сынаулы күз карашлары йөрәгемне, күңелемне җилкеткән дә, куркыткан да иде. Әмма вакыт үтү белән болар барысы да җаваплылык хисе белән алышынды. Бу балалар белән эшләү дәверендә үземдә укытучы өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләдем, тәҗрибә тупладым. Алар белән бергә үстем, сабыр, зирәк, көчле рухлы булырга өйрәндем. Бүген нинди булуым белән мин аларга бурычлы һәм рәхмәтле.
Агымдагы елдан 16 нчы гимназиядә дә сыйныф җитәкчесе булып эшләвемне дәвам итәм. Яңа сыйныф, яңа укучылар, димәк, яңа холык, башка дөнья. Һәр баланың үз дөньясы, карашы, аң-белемгә омтылышы да төрле. Берәве бик сәләтле булса, икенчесе, киресенчә, ялкау. Әмма ничек кенә булмасын, мин һәммәсенең күңеленә ачкыч табып, белем дөньясына алып керергә, сыйныфта дустанә мөхит тудыра алырга тиешмен. Моның өчен дәресләремдә, сыйныфтан тыш чараларда төрле иҗади, кызыклы биремнәр куллану, шулай ук укучылар белән төрле күргәзмәләргә, музейларга, театр-кинога йөрергә тырышу кирәк.
Укытучы һөнәре чорлар алышынуга карамастан, иң кирәкле һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып кала бирә. Укучыларның да киләчәге мөгаллимнең ничек уйлавына, сөйләвенә бәйле. Укытучыны тормыш эталоны дип атарга да мөмкин, чөнки балалар үзләре дә сизмәстән, аңа охшарга, аның кебек булырга тырышалар.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, бүгенге дөнья, бүгенге дәвер әхлакый кыйммәтләрне үзгәртте, ә кайберләрен хәтта югалтты, аяк астына салып таптады. Әмма җәмгыять чыгарылыш сыйныф укучыларына зур таләпләр куюны дәвам итә, ул белемле, эшчән, мөстәкыйль яшьләрне күрергә тели.Ә бу сыйфатларны тәрбияләү укытучыга йөкләнә. Балаларга дөрес юлны күрсәтү, шул юлдан тайпылмаска өйрәтү аның бурычы санала. Остазның дөньяга карашы, аны кабул итүе, актив тормыш позициясе булуы укуыларның шәхес буларак үсүендә, яңа шартларга җайлашуында, җәмгыятьтә үз урынын табуда да зур роль уйный.
Шуңа күрә дә замана укытучысының төп максаты – укучыларның үсеше өчен мөмкинлекләр булдыру, мәктәпне тәмамлап, ата-ана, укытучы канаты астыннан чыккач, аларны җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү.
Нинди генә кыенлыклар белән күзгә күз очрашса да, укытучының бирешергә хакы юк. Укучыларны ничек бар шундый итеп кабул итәргә, яратырга өйрәнергә тиешбез. Аларны хөрмәт итү, ярату – ул аларга ышану билгесе дә. Балаларның булдыра алуларына ышану, сәләтләрен үстерү, талантлы булуларына инандыру чын укытучының көченнән килә, минемчә. Укытучы – баланың остазы да, киңәшчесе дә, өлкән дусты да. Әгәр укытучы эшне укучы кызыксынырлык итеп оештыра алса, ул, һичшиксез, уңышка ирешә алачак...
Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.
Гөлфия Гыйззәтова

Комментарии

Айгөл Рафаэлевна, Сезнең уй-фикерләрегез белән килешәм! Чыннан да укучыларны тәрбяләүдә, аларны киләчәккә әзерләүдә укытучының роле бик зур. Гадел, зирәк, олы җанлы шәхе тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.

Минем сайтыма рәхим итегез!