SMI.KAZANOBR.RU

Әдәби марафон

Тел һәм моң кавемнең күңелендәге яки эчке дөньясындагы иң мөкатдәс һәм иң нечкә кыллары икәнлегендә бернинди шик юк. Ләкин алар кеше күңелендәге үзләре белән тулы гармониядә булган башка бихисап тойгылар, кичерешләр белән бергә саклана. Күңел – адәм баласының үзе белән генә яши торган дөнья. Монда әйтелмәгән һәм әйтергә теләгән сүзләр дә, үпкә һәм рәнҗешләр дә, төрле рәвештәге кичерешләр дә - барысы да бар. Ул хәтта сер капчыгы да әле. Боларның бөтенесен әйтеп бетерү мөмкин дә түгел. Алар күп вакыт тел һәм моңның камертонын хәтерләтә. Эчке кичерешләр моңыбызның теге яки бу төрлесен адәми затның кәефенә туры китереп дәшәләр сыман.Әгәр ул ниндидер шатлык хисләре кичерә икән, аның эчке дөньясыннан шуңа тәңгәл көй барлыкка килә. Әгәр дә инде аны ниндидер нәрсә борчый икән, үзеннән-үзе шуңа хас моң туа. Яхшы кәефле чакта кайвакытны кешене көне буе диярлек бер моң озатып бара. Болар кычкырып көйләү түгел, алар күп вакыт кешенең үзе генә ишетә торган эчке көйләү, җырлау. Аның эчке дөньясы бары тик үзе өчен генә моңлана. “Моңлы бала түгел идем, миңа ниләр булды икән!”.
Ләкин кешенең эчке дөньясы үз кичерешләре белән генә яшәми. Бу дөнья һәрвакыт аның тышкысы белән хәбәрдар, гармониядә яши. Алар бергә аның күңелендә халык язмышы хакындагы борчылуга әвереләләр.
Дәрдемәнд, гамәли тормышта Закир Рәмиев, гомере буе халкы өчен, аның язмышы өчен ут йотып яшәгән. Рәмиевләр тапкан малларыннан аның яшәешенә өлешләрен кертә торган булганнар. Милли-азатлык хәрәкәтенә дә шактый күп алтыннарын сарыф иткәннәр. Революциядән соң бу байлыклар юкка чыга.
«Казан утлары», Индус Ризак улы Таһиров, «Изге сөткә ни җитәр?», 05.2016