Календарь событий профориентационных мероприятий, проводимых организациями в г.Казани в 2024-2025 уч.году


Язын-көзен шау чәчәктә,
Ал чәчкәле тормыш гөлем.
Бәхет гөлем, шатлык гөлем,
Тәрәзәмнән тора көлеп.
Гаиләмә бәхет теләп,
Саулык теләп барчабызга,
Чәчкә ата тормыш гөлем
Йортыбызның учагында.
Борчуларым ашып китсә,
Тормыш гөлем илһам бирә.
Яшәү дәрте, яшәү көче
Ал чәчәкле гөлдән генә.
Тәрәз төбем балкып тора,
Йортыбызга нурлар сибеп.
Гаиләмнең иминлеген
Тормыш гөлем саклый кебек.
Вәзилә Чинаева “Тормыш гөлем”