SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе утырышы

6.12.

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы булды. Утырышны шәһәр мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин ачты.
Утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе мәгълүмати - методик бүлекнең педагогик кадрларны үстерү секторы мөдире И.А.Николаевская, бердәм федераль бәяләү материалларын кулланып, педагогларга аттестация уздыруның яңа моделе белән таныштырды. Ул 2020 елдан гамәлгә кертеләчәк аттестация үткәрүнең яңа формасының үзенчәлекләре, аңа әзерлек эшләре, шушы мәсьәләләргә багышлап, Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән конференция эшенең йомгаклары турында сөйләде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин үзенең чыгышында педагогларның мәгълүмати-коммуникатив компетентлылыгын яктыртты. Ул мәгълүмати-коммуникатив компетентлылык структурасының төп компонентлары асылын бәян итте; электрон белем бирүнең төрләре, аларны укыту-тәрбия эшендә куллану мөмкинчелекләренә тукталды.
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.И.Тарханова үзенең чыгышында белем бирү системасында персональ сайтларның роле зур булуын ассызыклады. Ул шәхси сайтының структурасы, андагы материалларны татар теле һәм әдәбияты укытканда файдалану мөмкинлеге турында турында сөйләде.
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Р.Нуриева татар теле һәм рус ана телен укытканда инновацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татар әдәбиятын укытканда электрон чараларны файдалануның нәтиҗәле булуын дәлилләде.
Семинар ахырында методберләшмә әгъзалары эш дәфтәрләрендә укыту-тәрбия эшендә кулланыла торган электрон белем бирү чаралары турында мәгълүмат бирделәр, эш тәҗрибәләрен яктырттылар.