SMI.KAZANOBR.RU Учитель года города Казани-2024

Проектлар тормышка ашырыла

IMG_5783

Вахитов районы “Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейда рус телле төркемнәрдә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр кулланып, укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү” темасына семинар үткәрелде. Семинарга В.Н.Мещерякова системасы буенча быел эшли башлаган педагоглар һәм аларга ярдәм итүче тьюторлар чакырылды. Семинар айга бер мәртәбә даими үткәрелеп килә.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы мзгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Р.И.Шәяхмәтова катнашты.
Семинарны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин ачты һәм чыгыш ясады. Ул ике ел дәвамында Казан шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Заман укытучысына-заманча технологияләр” проектын тормышка ашырулары, проектның үзенчәлекләре турында сөйләде. Проект кысаларында укытучыларның өч даими семинары эшли: В.Н.Мещерякова системасы кулланып, татар телен укыту; татар телен сөйләм калыпларына салып өйрәнү һәм “Сәлам” укыту-методик комплексларын гамәлгә кую. Проектта катнашучылар, ай саен җыелып, тәҗрибә уртаклашалар, татар телен укытуны яхшырту юллары турында фикер алышалар.
Семинарда 116 нчы лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Ә.Габдинова татар телен укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү алымнары турында сөйләде һәм “Уйнап белем алабыз” темасына мастер-класс үткәрде. Ул кече яшьтәге балаларны уен технологияләренә нигезләп укытканда, дәреснең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Балаларның татар теле дәресләренә теләп йөрүләрен, сөйләм телләренең дәрестән дәрескә камилләшә баруларын ассызыклады.
Авиатөзелеш районы 117 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.К.Гаязова рус телле аудиториядә татар телен укытуда коммуникатив технологияләр куллану тәҗрибәсе белән таныштырды һәм “Дәресләрдә уен технологияләре” темасына мастер-класс уздырды. Фәния Камилевна үзенең чыгышында татар телен укытканда психологик рәхәтлек, тел мохитенә “чумдыру”, тел үзләштерүдә табигыйлек юлын сайлау, минимакс принципларын тормышка ашыру балаларда тел өйрәнүгә уңай йогынты ясавын, мотивация тудыруын билгеләп үтте.
Семинарда катнашучылар “Татар телен укытуга заман таләбе” темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Р.И.Шәяхмәтова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Г.М.Шакирова чыгыш ясады. Алар чыгышларында укытучыларның һөнәри компетентлылыгын күтәрү, татар телен укытканда яңа нәтиҗәле технологияләр куллану, тьюторлар эшчәнлеген җәелдерү, министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән төрле проектларда, грантларда катнашу мәсьәләләрен яктырттылар.